Бөгелмә педагогия укуханәсе
Бөгелмә педагогия училищесы, рус. Бугульминское педагогическое училище — Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Бөгелмә шәһәрендә 1929 елдан 2008 елга кадәр (2008-2015 елларда көллият буларак) эшләгән урта-һөнәри белем бирүче дәүләт мохтариятлы белем бирү йорты. 2015 елда мөстәкыйль эшчәнлеген туктата, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенә кушыла.
Директор (2015 елга кадәр) — Елена Александр кызы Плеско.
Файл:Бөгелмә педагогика көллияте 1.JPG
училище бинасы (2015 елга кадәр)
Тарих
- 1917 елда Февраль инкыйлабыннан соң, Самара губернасы Бөгелмә өязенең мөселман халкы (өяз халкының 48% ы) яши торган авыллары өчен укытучылар әзерләү максатында, Бөгелмәдә Татар-башкорт семинариясе (4 еллык педагогик куслар) ачыла. Уку йортының җитәкчесе — Габдрахман Сәгъди. Укытучылар — Һади Атласи (1920-1929 елларда тарих һәм алман теле укыта), А. Таһиров, С. Рахманкулов, И. Чанышев, Фазыл Туйкин, Кәбир Туйкин, К. Исхаков, Х. Бастамов һ.б.
- Ватандашлар сугышы елларында семинария эшен туктатып тора.
- 1926-1927 уку елында семинария 2нче баскыч мәктәп итеп үзгәртелә.
- 1929 елда ТАССР халык мәгарифе комиссариаты карары белән 2нче баскыч мәктәп җирлегендә Бөгелмә педагогия техникумы ачыла[1]. Техникум буларак, уку йорты 1929-1937 елларда эшли. Техникумның беренче директоры (1929-1937 еллар) — Фәттах Шәймөхәммәт улы Халиков.
- 1948 елда техникум Бөгелмә укытучылар институты итеп үзгәртелә. Институт урта мәктәпнең 5-7 сыйныфлары өчен укытучылар әзерли. Физика-математика факультеты, филология факультеты, табигать фәннәре-география факультеты оештырыла. 1955 елда институт ябыла.
- 1984 елда элекке 2нче мәктәп-интернат җирлегендә, ТАССРның көньяк-көнчыгыш регионы мәгариф оешмаларын педагогик кадрлар белән тәэмин итү максатында, Бөгелмә педагогия училищесы ачыла. училище 23 чыгарылыш ясый, 6 116 белгеч әзерли. Алар Татарстанда, Башкортстанда, Самара, Ырынбур, Төмән һ.б. өлкәләрдә хезмәт куя. 11 кеше мәктәп директоры, 36 кеше балалар бакчасы мөдире булып эшли.
- 2008-2009 уку елыннан Бөгелмә педагогика көллияте.
- 2015 елда Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте белән берләштерелә[2][3].
Белгечлекләр
Укытучылар институтын тәмамлаучылар
Моны да карагыз: Төркем:Бөгелмә укытучылар институтын тәмамлаучылар
- Ләбиб Ибраһимов (1933―2007), Әлмәт политехник техникумы директоры (1964―2006), РСФСР (1983) һәм Татарстанның (1994) атказанган укытучысы.
Техникумны тәмамлаучылар
- Николай Дмитрий улы Баздырев, Советлар Союзы Герое.
- Николай Андрей улы Барышев (1907-1944), Советлар Союзы Герое.
- Герасим Павел улы Кудряшев, Советлар Союзы Герое.
- Фатыйх Зариф улы Шәрипов, Советлар Союзы Герое.
- Әкълим Мөхәммәтҗанов, «Татнефть» генераль директоры (1980-1990), ССРБ нефть һәм газ сәнәгате министры урынбасары (1990-1991).
- Камил Фасиев, КПСС Татарстан өлкә комитеты сәркатибы (1957-1959), Г. Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИН директоры (1960-1963).
- Шакирҗан Җәләев, Азнакай районы мәгариф бүлеге мөдире.
Кызыклы факт
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Е. Плеско. Көллиятнең үзенә тартып торучы имиджын һәм позитив репутациясен формалаштыру. «Мәгариф», 2014 ел, № 1. [рус.]
Сылтамалар
- Бөгелмә педагогия училищесы «Милләттәшләр» сайтында [рус.]
- Көллиятнең элекке рәсми сайты [рус.]
- Берләштерелгән көллиятнең «Татарстанның электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2020 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. [рус.]
- Бөгелмә педагогика көллияте [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ ТАССР халык мәгарифе комиссариаты карары 15.07.1929
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 224 06.04.2015
- ↑ Көллиятнең рәсми сайты
- ↑ РФ мәгариф һәм фән министрлыгының № 1199 29.10.2013 фәрманы белән белгечлек бетерелгән
- ↑ Ш. Җәләев. Юл башында. «Республика Татарстан», 10.06.2010 2022 елның 1 октябрь көнендә архивланган.