Үзбәк Алпаров

Үзбәк Гыйбадулла улы Алпаров рус. Узбек Гибадович Алпаров; 11 сентябрь 1914, Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы яисә Корманай13 август 2003, Казан) — Совет һәм Россия төзүче-инженеры. ТАССРның (1968) һәм РСФСРның (1975) атказанган төзүчесе. 1961–1985 елларда «Татаргражданпроект» институты директоры[1].

Тормыш юлы

1914 елның 11 сентябрендә Уфа губернасының Стәрлетамак өязе, Корманай авылында (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) күренекле тел галиме, профессор Гыйбадулла Алпаров гаиләсендә туа.

1936 елда Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтының (ККИИС) юл факультетын тәмамлый һәм «шәһәр юл хуҗалыгы инженеры» белгечлеге ала.

Хезмәт эшчәнлеген 1936 елда Казан шәһәр советының архитектура-планлаштыру остаханәсендә инженер-проектлаучы булып башлый.

1941 елдан — СССР Архитекторлар берлеге әгъзасы.

Бөек Ватан сугышы елларында аэродромнар һәм юллар төзелешен проектлауда катнаша.

1951–1961 елларда — «Татпроект» конторасы җитәкчесе[2]. 1961 елда «Татпроект» нигезендә ТАССР Министрлар Советының «Татаргражданпроект» проект институты оештырыла, һәм Ү. Алпаров аның директоры итеп билгеләнә.

1961 елның апрелендә, яңа төзелә торган биналарның берсе (Яңа-Кремль урамындагы торак йорт) җимерелү сәбәпле, Ү. Алпаров «эшчәнлектәге җитешсезлекләр» өчен директор вазифасыннан алына һәм партия шелтәсенә дучар була. Тикшеренүләр проектта хата булмавын, ә төзелеш технологияләре бозылуын күрсәткәч, институт коллективы таләбе буенча, 1963 елда ул вазифасына кире кайтарыла[2].

1963–1985 елларда — кабат «Татаргражданпроект» директоры. 1985–1993 елларда — «Казгражданпроект» институтында юллар һәм корылмалар секторы җитәкчесе[2].

Берничә чакырылыш Казан шәһәре, Совет һәм Вахитов районнары советлары депутаты итеп сайлана. 1988 елдан — Бөтенсоюз сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасының Татарстан республика советы әгъзасы[2].

2003 елның 13 августында вафат була, Казанда җирләнгән.

Эшчәнлеге

Үзбәк Алпаров җитәкчелегендә 1950 еллар ахыры – 1960 еллар башында Болак ярлары төзекләндерелә, Казан Кремлендә реставрация эшләре башлана, Актаныш, Яңа Чишмә район үзәкләрендә, Яр Чаллының көньяк-көнбатыш өлешендә төзелеш проектлары эшләнә.

Аның турыдан-туры катнашлыгында Казанда түбәндәге эре объектлар төзелә:

  • Үзәк стадион;
  • Үзәк универсаль кибет (ЦУМ);
  • Казан циркы (1972);
  • Яшьләр үзәге (1978);
  • КПССның Татарстан өлкә комитеты бинасының төньяк блогы (1979–1981, архитектор Г. М. Пичуев белән берлектә).

«Татаргражданпроект» җитәкчесе буларак, Яр Чаллы шәһәренең көньяк-көнчыгыш өлешен проектлауда һәм төзүдә актив катнаша. Бу эш дәүләт күләмендәге мөһим проект булып тора һәм югары җитәкчелек тарафыннан контрольдә тотыла[2].

Үзбәк Алпаров Казанның тарихи үзәгендәге иң кечкенә урам — Кече урамдагы «Татпроект йорты» дип аталган бинада яши. Бу йорт шәһәрнең истәлекле урыннарыннан санала[3].

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Безумство храбрых. www.kazan-journal.ru (20 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2024.
  2. 1 2 3 4 5 6 Алпаров Узбек Гибадович. Музей истории КГАСУ (18 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2024.
  3. Маленькая улица на большой дороге. Казань тысячелетняя. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2024.

Сылтамалар