Асия Харисова
Асия Харисова (19 август 1965, Күҗәкә, Татарстан АССР) — актриса.
Тәрҗемәи хәле
1965 елның 19 августында Актаныш районы Күҗәкә авылында туа. 1985 елда Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителә. 2014 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 2023 елда Дамира Кузаева исемендәге премия лауреаты була[1].
Театрда сәхнәләштергән рольләре
- Орина — «Кунак кызы гел килмәс» (Р.Мингалим);
- Маһирә — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш);
- Нәгыймә — «Алла каргаган йорт» (Д.Салихов);
- Шәмсия — «Чукрак» (Д.Салихов);
- Хөббениса — «Кызыбызга кияү кирәк» (С.Вилданова);
- Тәнзилә — «Мәхәббәт карагы» (Ф.Бүләков);
- Бибиәсма — «Их, Алла боерса…» (Г.Каюмов);
- Озын колак — «Тылсымлы йозак» (Х.Җәләй);
- Җиләк — «Аяз көнне яшен» (Ф.Садриев);
- Фәридә — «Син сандугач — мин каен» (Ф.Садриев);
- Кәримә — «Безнең авыл кызлары» (Ф.Садриев);
- Хөршидә — «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә» (Ф.Садриев);
- Гайнелбанат — «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов);
- Дилбәр — «Гүргә керер сер иде» (Р.Кинҗәбаев);
- Саймә — «Тальян моңы» (Ш.Бикчурин);
- Лотфия — «Туй күлмәге» (М.Гыйләҗев);
- Сабира — «Кыз урлау» (М.Кәрим);
- Гөлбану — «Назлы кияү» (К.Тинчурин);
- Рузия — «Сагынуларга ни чара?» (И.Зәйниев);
- Сафура — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт);
- Айдай — «Качаклар» (Н.Исәнбәт);
- Мәрьям — «Сигезле бию» (Р.Сабыр).
Искәрмәләр
- ↑ Харисова Асия Гаптелхаковна (рус.). Әлмәт татар дәүләт драма театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
Сылтамалар
- Харисова Асия Габделхак кызы. Әлмәт татар драма театры сайты.