Сәгыйтова Гүзәл Рәмзил кызы
Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова (рус. Сагитова, Гузель Рамзилевна, 13 март 1982, Түбән Зәет, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары (2021—2025), Казан вице-мэры (2025 елның 22 сентябреннән)[1]. Филология фәннәре кандидаты. «Калеб» яшьләр иҗат берләшмәсенә нигез салучы.
Тормыш юлы
1982 елның 13 мартында Башкортстанның Шаран районы Түбән Зәет авылында туа[2].
Белеме
2004 елда «филология» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 2007 елда Башкорт дәүләт университетында аспирантура бетерә, филология фәннәре кандидаты[2][3].
Хезмәт юлы
2004 ел — Башкорт дәүләт университетында лаборант булып эшли башлый[4].
2008 елдан 2018 елга кадәр — Казанда «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең алып баручысы һәм мөхәррире[2].
2014 елдан 2018 елга кадәр — Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты, татар теле кабинеты мөдире.
2018 елдан 2021 елга кадәр — Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры[5][6].
2020 елдан 2021 елга кадәр — Казан шәһәр Думасы депутаты[7].
2021 елның 15 нче февраленнән — Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары[8].
2025 елда бер мандатлы округ буенча Казан шәһәр Думасы V чакырылыш депутаты итеп сайлана.
2025 елның 22 сентябреннән ― Казан вице-мэры[9].
Мәдәни һәм социаль проектлар
Г. Сәгыйтова мәдәният, социаль тормыш һәм спорт өлкәсендәге проектларны оештыра һәм аларда катнаша. Аның инициативалары инклюзив мөһитне үстерүгә, мөмкинлекләре чикле кешеләрне яклауга һәм пенсионерларны актив тормышка җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Мәдәният өлкәсендә
- «Калеб» иҗади берләшмәсенә нигез салучы. «Калеб» — яшь татар шагыйрьләрен, артистларны һәм музыкантларны берләштерүче проект. Аның кысаларында перформанслар, белем бирү дәресләре, иҗади лабораторияләр уздырыла[10];
- «Казан тавышлары — Голоса Казани» театраль перформансы — мэрия бинасының балконнарында Россиянең төрле театрларыннан килгән артистлар башкаруында Иосиф Бродский, Анна Ахматова һәм башка авторларның шигырьләре яңгырый торган проект[11];
- «Апуш» театраль мәктәбе 2023 елда Сәгыйтова инициативасы белән оештырылган, максаты — мәктәпкәчә һәм мәктәп яшьтәге сәләтле балаларны үстерү, татар теле һәм мәдәниятен яклау һәм үстерү[12].
Социаль өлкәдә
- «Добрая Казань» проекты шәһәр мөһитендә һәм мәдәнияттә инклюзияне үстерә. Проект кысаларында биш инклюзив үзәк һәм беренче хәйрия коворкингы ачыла"[13];
- «Жизнелюбы» һәм «Игры Долголетия. Жизнелюбы» проектлары өлкән буын кешеләрен спортка һәм актив социаль тормышка җәлеп итүгә юнәлдерелгән;
- «Тормыш сөючеләр» фестивале кысаларында ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү максатыннан ярминкәләр уздырыла[14].
Спорт өлкәсендә
- Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт объектларын булдыру[15].
Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре
Гаилә хәле
Кияүдә, кызы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Сагитова Гузель Рамзилевна (рус.). Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025. Архивировано 24 сентябрь 2025 года.
- ↑ 1 2 3 4 Сагитова Гузель Рамзилевна (рус.). rt-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025. Архивировано 2 октябрь 2025 года.
- ↑ Гузель Сагитова — Татцентр.ру. 29 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Сагитова Гузель Рамзилевна (рус.). kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025. Архивировано 24 сентябрь 2025 года.
- ↑ Ольга Иванычева. Гузель Сагитова: Хочется, чтобы билеты в театр Кариева были дефицитом (2019-12-19). 29 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Гузель Сагитова: «Первым делом я избавилась от искусственных цветов в фойе» (рус.). Бизнес Онлайн (30 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025. Архивировано 6 август 2025 года.
- ↑ Замруководителя исполкома Казани стала Гузель Сагитова (рус.). rt-online.ru (15 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025.
- ↑ Рузиля Мухаметова. Гузель Сагитова: «Для меня быть чиновником – возможность менять мир к лучшему» (2023-04-02). 29 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Гузель Сагитова объявила о своем уходе с поста замглавы исполкома Казани (рус.). Бизнес Онлайн (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ Алина Блинова. «Молодая культура городских татар»: объединению «Калеб» – 10 лет (рус.). БИЗНЕС Online (23 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025. Архивировано 16 гыйнвар 2025 года.
- ↑ Татьяна Завалишина, Нурия Фатхуллина. Гузель Сагитова: «В татарском мире есть свои таланты, не стоит оглядываться по сторонам» (рус.). БИЗНЕС Online (23 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 16 гыйнвар 2025 года.
- ↑ Айсылу Хафизова. Гузель Сибгатуллина: «Арслан очень хочет спеть «Как молоды мы были». Пока не даем» (2025-05-11). 14 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Добрая Казань — благотворительность и добрые дела в городе. dobro.kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.
- ↑ В казанской спортивной школе «Мотор» для детей с ОВЗ адаптировали секцию по скалолазанию (2023-10-02). 1 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ В казанской спортивной школе «Мотор» для детей с ОВЗ адаптировали секцию по скалолазанию (2023-10-02). 1 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Сагитова Гузель Рамзилевна (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025.
Сылтамалар
- Сәгыйтова Гүзәл Рәмзил кызы
- Гузель Сагитова: «Для меня быть чиновником — возможность менять мир к лучшему» // Татар Информ, 2.04.2023
- В ней — сочетание ума и изысканной женской красоты // Шаранские просторы, 8.03.2021
- Гузель Сагитова: «В татарском мире есть свои таланты, не стоит оглядываться по сторонам» // Бизнес Онлайн, 23.07.2024
- Гузель Сагитова: «Национальное многообразие создает в Казани уникальную культуру благополучия» // Бизнес Онлайн, 11.09.2025