Казан тавышлары

Казан тавышлары (рус. Голоса Казани) — театральләштерелгән перформанс, музыкаль-театральләштерелгән тамаша, беренче тапкыр 2021 елда оештырыла, Шәһәр көненә багышланган чара[1]. Бәйрәм кичендә Казан шәһәре башкарма комитеты бинасы балконында Казан театрларының әйдәп баручы артистлары рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен укый. Артистларның чыгышларын җанлы музыка һәм видео-мэппинг шоу озата бара. Бинаның ал ягында төсле бизәлешләр, төрле рәсемле сюжетлар бер-берсен алмаштырып, импровизацион сәхнәдән бәян ителүче тарихка үрелеп бара[2].

undefined

Максаты

Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова проект турында:

« Без әлеге проектның күп кеше җыюын һәм мондый рәсми бинаны талантлы артистларның, зур иҗат командасының үз-үзен күрсәтү урыны итәргә мөмкинлек бирүен телибез. Әлеге уртак зур эшебезне шәһәр халкы уңай бәяләр дип өметләнәбез[3][4] »

, — ди.

Проект Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында (2021) Казан Мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла[1].

Кичәнең темасы

2024 елда кичке программа Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры чыгышы белән башлана. Перформансның төп темасы – «Җир шарында ярату бармы?» Тамашаның төп герое — дөнья мәхәббәттән үрелгән дигән төшенчәгә чын күңелдән ышанган шагыйрь-сәяхәтче. Ә менә аңа каршы герой — физик галим — барысы да фәнгә генә буйсына, ә җирдә мәхәббәт бөтенләй юк, дип раслый. Бу бәхәстә нәтиҗәне тамашачы ясарга тиеш[5].

Эчтәлеге

2024 елда перфомансның нигезе итеп, Антуан де Сент-Экзюперинең «Нәни Принц» әсәре алынган. Балконнарның берсендә кечкенә кыз — перформанс төп геройларның берсе пәйда була. Риваять буенча, ул Киек каз юлындагы Зәңгәр планетада урнашкан зур шәһәр кечкенә генә бер йортта яши. Аның иң зур хыялы Нәни Принц белән күрешү. Нәни кызны Ләйлә Таишева уйный.

Теманы артистлар эләктереп ала — балконнан Иосиф Бродский, Анна Ахматова, Марина Цветаева, Николай Рубцов, Һади Такташ һәм башка язучыларның шигырьләре яңгырый.

Ольга Кабо көмеш гасыр шагыйрәләре әсәрләрен укый. Аның сүзләренчә[6]:

« «Бәләкәй принц» әкияте — балачакта һәм тормышта булган иң яхшы төшенчәләрне берләштерүче мәхәббәт тарихы, шуңа күрә әсәр сюжеты перформанс сценаристлары уйлап тапкан тарих белән бик яхшы үрелә. Чарада катнашырга бик теләп ризалаштым, чөнки Казан — яраткан шәһәрләремнең берсе... Теләсә кайсы кеше гүзәллеккә тартыла. Без, актерлар, тамашачыларга көнкүрештән, тормыш чынбарлыгыннан, көндәлек ыгы-зыгыдан арынырга, бары башка киңлектә иҗат итәргә, яшәргә мөмкинлек бирәбез... Казан мэриясе балконында күренеш — искиткеч. Монда уйлый белә торган халык, Казан — театрлар шәһәре. Мин филармонияне, симфоник оркестрны яратам, шуңа күрә Казанга һәр килүем — үзенә бер вакыйга, шатлык һәм ярату. »

Спектакль финалында кыз нәни принц белән очраша, чөнки хакыйкать бик гади: һәркемгә яшәргә, хыялланырга, ышанырга һәм яратырга гына кирәк. Перформанс артистларның уртак чыгышы «Нәни принц» җыры белән белән тәмамлана.

Перформансны уздыру еллары

  • 2021 елның 30 августында беренче тапкыр уза[1].
  • 2022 елның 27 августында уздырыла. Махсус кунак Россиянең театр һәм кино актрисасы Екатерина Климова була[7].
  • 2023 елда 26 августта уздырыла. Махсус кунак булып Россиянең атказанган артисты Ольга Кабо чыгыш ясый[8].
  • 2024 елның 24 августында уздырыла, чара гаилә елына багышлана.
  • 2025 елның 28 августында юбилей елы була, ул бишенче тапкыр уздырыла. Перформанс Иоганн Штраусның «Летучая мышь» («Ярканат») опереттасы буенча куела. Махсус кунак булып Татарстан Республикасының атказанган артисты, La Scala опера театры солисты Рүзил Гатин катнаша. Режиссёры Айдар Җаббаров була[9].

Катнашучылар

Тамашада Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Искәндәр Нуриҗанов, Илнур Закиров, Камал театры артистлары Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Качалов театры артистлары Анна Макарова, Регина Габбазова, Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов, Резедә Сәләхова һәм Кариев театры артисты Булат Гатауллин башкаруында татар һәм рус иҗатчылары - Максим Горький, Михаил Лермонтов, Муса Җәлил, Борис Пастернак, Анна Ахматова, Евгений Евтушенко, Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев һәм башкаларның әсәрләрен балконнан яңгырата.

Оештыручылар

Гаилә елына багышланган перформансның сценарий авторы - Резеда Зәйниева, режиссерлары – Татарстанның халык артисты Радик Бариев һәм Татарстанның атказанган артисты Татьяна Старикова. Программаның җырлы өлешендә Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Эльза Заяри, Анастасия Макарова, Динә Закирова һәм талантлы башкаручылар Матвей Козин, Михаил Урецкий, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова һәм «Дорога Звезд» шоу-хоры чыгыш ясый.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 30 августта «Казан тавышлары» дип аталган әдәби-сәнгать кичәсе узачак. Татар конгрессы (24 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2025.
  2. Зилә Мөбәрәкшина. Казан театрларының әйдәп баручы артистлары «Казан тавышлары» чарасында катнашкан. Татар-информ (26 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2024.
  3. 30 августта «Казан тавышлары» дип аталган әдәби-сәнгать кичәсе узачак. Татар конгрессы (24 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2025.
  4. «Это слезы радости и восхищения»: в Казани состоялось уникальное музыкально-театрализованное представление. Казань (30 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2024.
  5. Мэрия бинасы балконнарында «Казан тавышлары» тамашасы була. Татар Информ (20 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2024.
  6. Камила Вильданова. Ольга Кабо: «Казань – театральный город. Здесь думающая публика». KZN.RU (27 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2024.
  7. На поэтическом перформансе «Голоса Казани» выступит актриса Екатерина Климова. Реальное время (15 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2025.
  8. В столице Татарстана прошли «Голоса Казани» с участием Ольги Кабо. Татар-информ (27 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2025.
  9. «Казан тавышлары» тамашасы бишенче тапкыр уза. Татар конгрессы (21 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2025.