Ермак

Ермак Тимофеевич (рус. Ермак Тимофеевич; 1532, Бөек Мәскәү кенәзлеге6 август 1585, Себер) — казаклар атаманы, Рус дәүләте өчен Себерне тарихи яулап алучы.

Чыгышы

Ермакның килеп чыгышы төгәл билгеле түгел, бу турыда берничә версия бар. «Елъязмада әйтелгәнчә, тумышы белән билгесез, җаны белән танылган»[1], ул рус былиналар фольклорында эпик батыр Илья Муромец белән чагыштырыла.

Ермак шәхесен өйрәнүчеләрнең күбесе шулай ук аның уртача биеклеген, базык гәүдәсен, кара бөдрә чәчләрен, кара сакалын, тирә-юньне тиз генә эләктереп алган күзләрен, сак булуын, алдан күрүчәнлеген, кыюлыгын, батырлыгын, буйсынмаслыгын, гаделлеккә омтылуын, затлылыгын, рухи матурлыкны һәм җан чисталыгын һичшиксез хөрмәт итүен искәртәләр.

undefined

Һичшиксез, Ермак искиткеч акыллы һәм холыклы кеше иде, моны аның фикердәшләре дә, аның дошманнары да таныды һәм, һичшиксез, чын легендар шәхес иде[2].

Риваятьләрнең берсенә караганда, ул тумышы белән Чусавай елгасы ярларыннан. Җирле елгаларны белгәнгә күрә ул Чулман, Чусавай буйлап һәм, хәтта Тагил елгасы буенча Азиягә күчә, аны хезмәт итәргә алып киткәнче йөргән (Черепанов елъязмасы). Башка версия буенча, ул Дондагы Качалы станицасы авылы тумасы (Броневский)[3]. Академик А. П. Окладниковның тикшеренүләре буенча, Ермак — Русиянең төньягында туган. Җирле «Иске еллар елъязмачысы» «Ермак Атаман, тумышы белән Двина һәм Боркудан» дип раслый[4].

Ермакның фамилиясе төгәл билгеле түгел. Ул заманнарда Русьтә бик аз санлы кешеләрнең генә фамилияләре булган: җәмгыятьнең югары катлам кешеләре яки рус җирләренә даими яшәү өчен килгән чит ил кешеләре. Күпчелек руслар аталары яки кушаматлары, яки эшчәнлек төре буенча аталганнар. Тик шунысы гына билгеле, аны йә Ермак Тимофеев, йә Ермолай Тимофеевич Токмак дип атаганнар. Атаманның чын кушаматы Погодин елъязмасын төзүче тарафыннан кулланылган Илчелек боерыгы документларыннан билгеле. Ермак исемен беренче тапкыр искә алу белән бәйле рәвештә, аның авторы ремарка ясый «Аның казакларда кушаматы Токмак булган». Аерым алганда, Е. П. Карновичның «Россиядә нәсел кушаматлары һәм титуллары һәм чит ил кешеләренең урыслар белән кушылуы» дигән тарихи хезмәтендә раслана:

Себер елъязмаларында Себерне беренче рус яулап алучысы Ермак Тимофеевич Повольскийга Иван IV Васильевичтан Себер кенәзе титулы бирелүе турында хәбәр саклана. Әмма мондый хәбәр бик шикле…

Әмма А. В. Антоновның «Рус йомышлы катламы тарихы һәйкәлләре» тарихи хезмәтендә Успенский Ростов соборы синодикасыннан өзекләрдә искә алу турында язма бар:

Батырлык күрсәткән КЕНӘЗ атаман Ермак һәм Сорокага Мәңгелек хәтер.

XVII гасыр ахыры Себер тарихчысы, шул ук исемдәге елъязма авторы Семён Ремезов сүзләре буенча, аның атасы Тубыл укчылары йөзбашы У. М. Ремезов атаклы атаманның походында исән калган катнашучыларны шәхсән күргән, соңгысы «батыр һәм акыллы, һәм кешелекле, һәм пөхтә, һәм һәртөрле зирәклектән канәгать, һәм тигез йөзле, һәм кара сакаллы, һәм бөдрә чәчле, һәм уртача буйлы, һәм яссы һәм киң җилкәле»[5]. Шул ук текстта Ермак фамилиясе Повольский яки Поволский, ә чын исеме Герман[6] дип раслана. Башка тарихчылар һәм елъязмачылар аның исемен Еремейдан (Ерёмадан) чыгара.

undefined

Тубыл җирле тарихчысы, «Себернең тарихи күзәтелеше» авторы П. А. Словцов (1838) һәм Иркутск тарихчысы А. Г. Сутормин, борынгырак «Есипов елъязмасы»[7] мәгълүматларына нигезләнеп, Ермак исеме тулысынча Василий Тимофеевич Аленин[8][9] кебек яңгыраган дип раслыйлар. Ермак фамилиясенең шул ук версиясе П. П. Бажовның «Ермак аккошлары» әкиятендә уйнала.

Ермак башта Идел казакларының ул замандагы типик дружиналарының берсенең атаманы булгандыр, мөгаен. Бер риваять буенча, ул үзенең кушаматын яшь чагында артельдә ботка пешерүчесе булганга күрә алган[10]. Ермакның көрәштәше Гаврила Ильин патшага адресланган үтенечендә үзенең Ермак белән Кыргый кырда 20 ел «кыр кыруы» (ирекле тормыш алып баруы) турында язган; икенче ветеран Гаврила Иванов «20 ел кырда Ермак станицасында» һәм башка атаманнар станицаларында булганын яза[11]. Этнограф Иосаф Железнов, Урал риваятьләренә таянып, атаман Ермак Тимофеевичның казакларда «файдалы сихерче» булып саналуын һәм "үзен тыңлаучы аз гына шишигалары (шайтаннары) булганын, кайда сугышчылары җитми, шунда ул аларны куйган"ын мисал итеп китерә[12].

Ермак Ливон сугышында казаклар белән командовать итеп сугыша. Воевода Дмитрий Хворостинин җитәкчелегендә 1581 елда Литвага уңышлы походта катнаша, Днепр аша Могилёвка кадәр барып җитә һәм Шклов янындагы сугышта катнаша. 1581 елның июнь ахырында Литва коменданты Могилёв Стравинскийның король Стефан Баторийга җибәргән хаты сакланган, анда «Ермак Тимофеевич — казак атаманы» дип искә алына[11]. Шул ук елның көзендә Ермак Псков камалышын бетерүдә катнаша, ә аннан соң — 1582 елның февралендә Лялицы янындагы сугышта, анда Хворостинин җитәкчелегендәге рус гаскәре шведларның алга китүен туктата. Руслан Скрынников язганча, Ермак Хворостинин җитәкчелегендә ун ел элек Молоди сугышында Дон атаманы Михаил Черкашенин отряды составында сугышкан[13].

1582 елда атаманнар Ермак Тимофеевич, Иван Кольцо, Яков Михайлов, Никита Пан, Матвей Мещряк, Черкас Александров һәм Богдан Брязга җитәкчелендә җыелган казаклар отряды (540 кешедән артык) Себер ханы Күчүмнең даими һөҗүмнәреннән саклану өчен Урал сәүдәгәрләре Строгановлар тарафыннан чакырыла һәм Чулман буйлап күтәрелә, 1582 елның июнендә Чусавай елгасына, Строганов кардәшләрнең шәһәренә килә. Казаклар монда ике ай яши һәм Строгановларга шәһәрләрен Себер ханы Күчүмнең талау һөҗүмнәреннән сакларга булышалар.

Ермак Тимофеевичның Себергә походы

1581 елның 1 сентябрендә Ермак җитәкәчелегендәге яхшы коралланган казаклар дружинасы Строгановларның Орёл-Шәһәрчек[2] резиденциясеннән Чулман, Чусавай һәм Серебрянка буйлап су юлы белән Таш Пояс (Урал) өчен походка чыга[14]. Тарихчы Р. Г. Скрынников тәкъдим иткән икенче версия буенча, Ермак, Иван Кольцо һәм Никита Панның Себергә походы 1582 елга карый, чөнки Речь Посполитая белән солых 1582 елның гыйнварында төзелгән, ә 1581 елның ахырында Ермак әле дә литвалылар белән сугыша[15].

undefined
undefined

Есипов һәм Ремизов елъязмалары буенча бу походның инициативасы Ермакның үзенеке булган, Строгановларның катнашуы казакларны кирәк-яраклар һәм корал белән тәэмин итү белән генә чикләнгән. Строганов елъязмасы буенча (Карамзин, Соловьев һәм башкалар да кабул итә), Строгановлар үзләре казакларны Иделдән Чусавайга чакыралар һәм Ермак отрядына (540 кеше) үз биләмәләреннән 300 кешене кушып походка җибәрәләр[16].

undefined

Атаман артында яхшы коралланган һәм, күрәсең, бихисап азык-төлек һәм кирәк-ярак запаслары күп булган бик дисциплиналы ярты меңлек дружина булган. Бөтен хуҗалык һәм дружина үзе дә йомачкы-көймәләргә төялә, шулай уйланыла да, чөнки эчке Себергә билгесез Урал таутезмәсенең үзәк өлеше аша бер генә юл — су юлы гына билгеле иде. Дружина бу тау-су юлын узгач, ул «Ермак суы» дип атала. Йөзү башында да, тау аша авыр кичүдән соң да бу мең чакрымнан артык юл Көнбатыш Себер үзәгенә, Себер ханының төп ставкасына иң кыска һәм ышанычлы юл була[2].

Казакларның булачак дошманы Күчүм хан карамагында Ермак дружинасыннан берничә тапкыр артык, ләкин күпкә начаррак коралланган көчләр бар иде. Илчелек боерыгы (РГАДА) архив документлары буенча, Күчүем ханның якынча 10 мең гаскәре, ягъни бер төмәне булган, ә аңа буйсынган «ясаклы кешеләрнең» саны 30 мең ир-аттан артмаган[17].

Шейбанидлар нәселеннән Күчүм хан Бохарада идарә иткән Абдулла ханның туганы була. 1555 елда Тайбугалар нәселеннән Себер ханы Ядигәр, рус дәүләтенең Казан һәм Әстерханны басып алуы турында ишеткәч, үз теләге белән Русия гражданлыгын кабул итәргә һәм рус патшасы Иван IV зур булмаган ясак түләргә ризалаша. Ләкин 1563 елда Күчүм түндәреш ясый һәм Ядигәр белән аның бертуганы Бикбулатны үтерә. Искердә хакимиятне яулап алганнан соң, Күчүм беренче елларда Мәскәү белән җитез дипломатик уен алып бара, буйсынырга вәгъдә итә, әмма шул ук вакытта ясак түләүне төрлечә суза. Ремезов елъязмасы буенча Күчүм Көнбатыш Себердә чиктән тыш рәхимсезлек белән үз хакимиятен урнаштыра. Бу 1582 елда казаклар һөҗүмен кире кагу өчен көчләп җыелган вогуллар (манси), иштәкләр (ханты) һәм башка җирле халыклар отрядларының ышанычсызлыгына китерә.

Берләшкән казак көчләре струга-көймәләргә утырып Чусавай һәм аның кушылтыгы Серебряная елгалары буйлап, Чулман һәм Обь бассейннарын аеручы Себер юлына кадәр күтәрелә һәм көймәләрне Жеравля (Жаровля) елгасына сөйрәп чыгаралар. Монда казаклар кышларга калырга тиеш була (Ремезов елъязмасы).

undefined

Бары тик 1582 елның язында гына казаклар Жеравля, Баранча һәм Тагил елгалары буйлап Турага чыгалар. Алар себер татарларын Турада һәм Тавда тамагында ике тапкыр тар-мар итәләр. Күчүм казакларга каршы зур гаскәр белән Мәмәтколны җибәрә, ләкин 1 августта бу гаскәр дә Тубыл ярында, Бабасан үзәне янында Ермак тарафыннан тар-мар ителә. Ниһаять, Иртештә, Чувашев янында, казаклар Чувашев борынындагы сугышта татарларны тәмам тар-мар итә. Күчем үз ханлыгының төп шәһәре Искерне саклаган засеканы калдырып, көньякка Ишим даласына кача.

1582 елның 26 октябрендә (5 ноябрендә) Ермак татарлар ташлап киткән Искер (Кашлык) шәһәренә керә[25]. Дүрт көннән соң, хантылар түбән Иртешнең уң кушылдыгы Демьянка елгасыннан казакларга бүләкка тире һәм азык-төлек, башлыча балык китерәләр. Ермак аларны «назлап һәм сәламләп» каршы ала һәм «намус белән» җибәрә. Хантылар артыннан бүләкәр белән моңарчы урыслардан качкан җирле татарлар да иярә. Ермак аларны да шулай ук Күчүмнән сакларга вәгъдә итә. Аннан соң тире һәм азык-төлек белән сул яр районнардан — Конда һәм Тавда елгаларыннан хантылар килә башлыйлар. Ермак үзенә килгәннәрнең барысына да еллык мәҗбүри салым — ясак сала. «Иң яхшы кешеләрдән» (кабилә башлыкларыннан) Ермак «шерть» ала, ягъни аларның «халкы» ясакны вакытында түләячәк дип ант иткән. Аннан соң алар Рус патшасының подданныйлары буларак каралганнар[18].

1582 елның декабрендә Күчүмнең гаскәр башлыгы Мәмәткол Абалак күлендә засададан бер казакъ отрядын юк итә, ләкин 23 февральдә казаклар Мәмәтколны Вагай елгасында әсирлеккә алып, Күчүмгә яңа һөҗүм ясый.

1583 елның җәен Ермак Иртеш һәм Обь елгалары буенча татар шәһәрләрен һәм улысларын яулап алу өчен куллана, һәр җирдә каты каршылыкка юлыга һәм иштәкләрнең Назым шәһәрен ала. Себер (Кашлык) шәһәрен яулап алганнан соң, Ермак Строгановлар янына чапкыннар һәм патша илче — атаман Иван Кольцоны җибәрә.

Иван Грозный аны бик ягымлы кабул итә, казакларга бай бүләкләр бирә һәм аларга ярдәмгә 300 сугышчысы белән кенәз Семён Болховский һәм Иван Глуховны җибәрә. Ермакка Себергә җибәрелгән патша бүләкләре арасында берьюлы ике көбә була, шул исәптән кайчандыр кенәз Петр Иванович Шуйскийныкы булган көбә дә. Бу бүләк бик урынлы килә; Ермак, үзенең авыр походын дәвам иттергәндә, көрәштәшләре раслаганча, ике көбәне дә (берсе икенчесе өстендә) көндез дә, төнлә дә киеп йөргән. 1583 елның көзендә Ермак янына патша воеводалары киләләр, ләкин аларның отряды сугышларда бик кимегән казак дружинасына зур ярдәм күрсәтә алмый. Бер-бер артлы атаманнар һәлак була: башта Богдан Брязга камалышка эләгә; аннары Назымны алганда Никита Пан үтерелә; ә 1584 елның язында татарлар Иван Кольцо белән Яков Михайловны үтерәләр. Атаман Матвей Мещеряк үз станында татарлар тарафыннан чолгап алына һәм зур югалтулар белән генә аларның юлбашчысы, Күчүмнең вәзире Карачуны чигенергә мәҗбүр итә.

Ермак байраклары

Корал палатасында Ермакның өч зәңгәр байрагы бар, алар астында ул 1581—1582 елларда Күчемнең Себер ханлыгын яулап ала. Байраклар тукымасының озынлыгы өч аршыннан артык.

Ермакның үлеме

1585 елның 6(16) августында Ермак Тимофеевич үзе дә һәлак була. Ул 50 кешедән торган кечкенә отряд белән Иртеш буйлап бара. Вагай елгасының тамагында төнлә кунганда Күчүм йоклаган казакларга һөҗүм итә һәм бөтен отрядны диярлек кырып бетерә. Берничә казак кына котыла алган. Шул төндә булган вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең истәлекләре буенча, атаманга үзенең хәрби киемнәре, аерым алганда, патша бүләк иткән ике көбәсе, авыр була һәм, стругаларга йөзәргә тырышып, Иртештә батып үлә. Ермак яраланган булырга та мөмкин, чөнки, хәрби җитәкче буларак, иң элек җәядән аңа атканнар. Татар риваятьләре буенча, татар каһарманы Кутугай Ермакны тамагына сөңге белән нык яралый. Казаклар шулкадәр аз кала ки, атаман Мещеряк җыелган түгәрәктән соң кире Русиягә чыгарга тиеш иде. Ике ел идарә иткәннән соң, казаклар бер елдан соң яңа көчләр белән кайту өчен вакытлыча Себерне Күчем ханга бирәләр[19]

Ермакның үлеме турындагы риваять

Риваять буенча, Ермакның гәүдәсен тиздән Хуҗайлан авылы янындагы Иртештән татар балыкчысы Яныш, Бигишев оныгы тотып ала. Атаманның гәүдәсен карарга күп кенә затлы морзалар, шулай ук Күчүм үзе дә, җыела. Татарлар берничә көн гәүдәгә җәядән атканнар һәм мәҗлес үткәргәннәр, ләкин, шаһитлар сүзләренчә, аның гәүдәсе һавада бер ай ята һәм хәтта таркала да башламый. Соңрак, аның мөлкәтен бүлешеп, аерым алганда, рус патшасы бүләк иткән ике көбәсен алып, аны хәзерге Баеш авылында җирлиләр. Аны хөрмәтле урында, ләкин зират артында җирләделәр, чөнки ул мөселман булмаган. Хәзерге вакытта күмүнең дөреслеге турындагы мәсьәлә карала.

undefined

Ермак Тимофеевичның кабере Башкортстан Республикасының Миякә районында урнашкан дигән версия дә бар[20].

Ермакка патша Иван Грозный тарафыннан бүләк ителгән, 1564 елда үтерелгән воевода Петр Иванович Шуйскийныкы булган бляшкалар белән көбә башта калмык тайҗысы Аблайга эләгә, ә 1646 елда рус казаклары тарафыннан «карак самоядьләр» — баш күтәргән селькуплардан кире кайтарыла. 1915 елда Себер башкаласы Кашлыкны казу эшләре вакытында Шуйскийның көбәсендәге кебек ике башлы бөркет белән шундый ук бляшка табылган, анда Ермак үзе төшереп калдыруы ихтимал[17].

Эшчәнлекне бәяләү

Кайбер тарихчылар Ермакның шәхесен, «аның батырлыгын, җитәкче талантын, тимер ихтыяр көчен» бик югары куялар. Ермак «Россия тарихында иң күренекле фигураларның берсе» (Скрынников).

Елъязмачы Семен Ремезов әтисе Ульян Ремезовның Ермак, аның батырлыгы, үлеме һәм көбәсе турында сөйләгәнен җентекләп язып алган.

Патша Алексей Михайлович укчылар йөзчесе Ульянга җаваплы йөкләмә бирә: Россиядән Кытайга куркынычсыз юл табу. 1651 елның 18 июлендә ул үзенең укчылар отряды белән Тубылдан көньяк далаларга чыга. Аңа, 1650 елда Тубылга килгән Аблай илчеләренең үтенеченә җавап итеп (илчеләр бу көбәләрнең хуҗалары — йомышлы морза Кайдаул һәм Конда кенәзе Алатның варисларын атыйлар), Аблайга патша бүләкләре һәм Ермак көбәсен тапшыру ышанып тапшырылган (бер көбә табыла, икенчесе эзсез югала). Борынгы славян теленнән борынгы рус теленә тәрҗемәдә бу язма менә ничек яңгырый[14]:

Ульян Ургага килеп җиткәч, аңа Абылай гадәте буенча хөрмәт белән каршы алалар һәм сыйлыйлар. Әмер буенча [бирелгән] бүләкләр китерелгәч, Аблай Ульяннан сорый:

«Исемлектә Ермакның панцире бармы — ул [башка] бүләкләр арасында булырга лаеклы түгел».

Монда Ульян [бүләкләр] исемлеген укый. Шул вакытта Аблай [әйтеп] бүләкләрне тапшыруның бөтен тәртибен боза:

«Миңа панцирь бирегез».

Һәм [аңа] бирделәр. Ул аны ихтирам белән кабул итә, үбә һәм, зур юаныч алганга күрә, патша галиҗәнапларын мактап һәм аны яратып, баш очыннан күтәрә. Панцирь исә 2 аршын озынлыктагы 5 боҗрага оста итеп коелган, иңбашларында — чирек аршын, күкрәгендә һәм аркасында патша мөһерләре, алтын бөркетләр, итәгендә һәм җиңнәрендә 3 вершок бакыр бизәү.

Аблай тагын сорый:
«Беләсеңме, Ульян, сезнең Ермак кайда ята?».
Ульян исә, тапкыр һәм зирәк кеше буларак, сорауга җавап бирә:
«Бүгенге көнгә кадәр кайда җирләнгәнен һәм ничек үлгәнен белмибез».

Һәм Аблай, үзенең риваятьләре буенча, аның [Ермак] турында сөйли башлый: Себергә килеп, Күчемнән качып батуы, һәм табылган, һәм атылган, һәм кан аккан, һәм панцирьләрен аерып алып ташыдылар, һәм панцирьләр белән күлмәкләрдән могҗизалар булганын, һәм татарлар аның турында урысларга әйтмәскә үлем белән ант иткәннәр.

Аблай, панцирны кабул итеп, биредә торган Ульянга Ермак турында сөйләп бирде. Ульян исә Аблайдан аның имзасы һәм мөһере куелган язма грамота сорады; ул [Аблай] Ермак турында барысын да җентекләп сөйләргә вәгъдә бирде. Башка бүләкләрне дә кабул итеп, тантананы тәмамлап, утыралар. [Аблай] үзенең нәселе белән бергә шатлана, чөнки олуг хәзрәт аны яратып тыңлады, 1651 елның 4 сентябрендә үзенең телендә Ермак турында тәфсилле хикәя җибәрә: ничек яшәгән һәм ничек һәлак булган, «безнең тарихлар буенча», ничек табылган һәм могҗизалар эшләгән. «Озак еллар мин [панцирь] алырга тырыштым. Мин кечкенә вакытта карыным авыртканда, миңа аның кабереннән алынган җирдән су эчәргә бирделәр, һәм бүгенге көнгә кадәр сәламәтмен. Бу кабердән алынган җир белән сугышка барсам, мин җиңәм; әгәр җир булмаса — буш диярлек, табышсыз, кайтам. Шуңа күрә ул, Казак Урдасына каршы [яуга] кузгалыр өчен, патшадан панцирь сорады. Сезнең Ермак Баеш зиратында нарат астында ята, һәм сезнең ата-ана көннәрендә аның [Ермак] өстендә ут баганасы, ә башка [көннәрдә] — татарларга шәм кебек тоела, ә русларга тоелмый». Шуңа ул үз мөһерендә куя.

— Семён Ульянович Ремезов

Хәтер

Архиепископ Нектария вакытында чиркәү гадәте урнаштырыла — Ермакка һәм аның дружинасына мәңгелек истәлек игълан итү[14]. Ермак турындагы истәлек рус халкында риваятьләрдә, җырларда (мәсәлән, «Ермак турында җыр» Омск хоры репертуарына керә) һәм топонимнарда яши. Ермак хөрмәтенә аталган торак пунктлар һәм учреждениеләрне (шәһәрләр һәм авыллар, спорт комплекслары һәм спорт командалары, урамнар һәм мәйданнар, елгалар һәм пристаньнар, пароходлар һәм бозваткычлар, кунакханәләр һ.б.) аеруча Көнбатыш Себердә еш очратырга мөмкин. Себер коммерция фирмаларының күбесе үз исемнәрендә «Ермак» исемен йөртә.

undefined
  • Омск шәһәрендә Никольск казак соборында 1918 елга кадәр Ермак байрагы сакланган, ул Ватандашлар сугышы вакытында югалган.
  • Омскида Дания эшмәкәре С. Х. Рандруп XX гасыр башында «Зингер» Америка тегү машинасы нигезендә «Ермак» дип аталган үзебезнең ил тегү машиналарын җитештерүне җайга салган.
  • XX гасыр башында Симәй (хәзерге Павлодар) өлкәсенең Павлодар округындагы Аксу авылы Ермак исемен ала. 1961 елда авыл өлкә буйсынуындагы Ермак шәһәре итеп үзгәртелә. 1993 елда Казакъстан Югары Советы Президиумы карары белән Ермак шәһәре Аксу дип үзгәртелә. 1993 елда Казакъстан Югары Советы Президиумы карары белән Ермак шәһәре Аксу дип үзгәртелә.
  • Свердловск тимер юлында Ермак тукталыш пункты.
  • Усть-Шиш авылы янында (Омск өлкәсе), Шиш елгасы тамагында истәлек билгесе куелган — Иртешнең иң көньяк пункты, 1584 елның соңгы экспедициясендә Ермак отряды шунда килеп җиткән.
  • Белов, Березники, Железногорск (Красноярск крае), Междуреченск, Новокузнецк, Новосибирск, Омск, Тум, Шадрин, Пермь, Новочеркасск (мәйдан һәм проспект), Липецк һәм Ростов-на-Донуда (тыкрыклар), Ханты-Мансийск, Киев (Украина), Бийск, Яулытора, Төмән һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә урамнар.
  • Ангарск һәм Новочеркасскидагы «Ермак» стадионнары һәм Тумдагы спорт комплексы.
  • Ермак калкулыгы — Югары Тура шәһәренең (Свердловск өлкәсе) истәлекле урыннарының берсе.
  • Ермак-Таш — Пермь краеның Көңгәр районында Сылва елгасы буендагы таш массивы.
  • 2001 елда Россия Банкы тарафыннан «Себерне үзләштерү һәм өйрәнү» истәлекле тәңкәләр сериясендә 25 сум номиналы белән «Ермак походы» тәңкәсе чыгарылган.
  • Омск шәһәрендә Себер Катнаш сугыш сәнгате федерациясе сугышчыларының спорт әзерлеге базасы Ермак исеме белән аталган.
  • 1899 елда адмирал С. О. Макаров проекты буенча Ньюкасл (Англия) верфендә Россия өчен 1960 елга кадәр хезмәт иткән беренче «Ермак» бозваткычы төзелә. 1974 елда «Вяртсила» фин фирмасы верфендә Советлар Союзы өчен яңа дизель — «Ермак» электр бозваткычы төзелә.

Новосибирскида Росгвардиянең махсус билгеләнештәге 19 нчы отряды Ермак исеме белән аталган.

  • Ермак исеме белән Новочеркасск электровозлар төзү заводында төзелгән алмаш токлы Э5к, 2ЭС5к һәм 3ЭС5к йөк магистраль электровозлары аталган.

Һәйкәлләр

Шәһәрләрдә һәм торак пунктларда Ермакка һәйкәлләр куелды:

  • Новочеркасск;
  • Тубыл (1848 елда Ермак бакчасында стела рәвешендә);
  • Тара (2019);
  • Змеиногорск (һәйкәл 1993 елга кадәр Ермак исемен йөрткән Казахстанның Аксу шәһәреннән күчерелгән.
  • Соргыт (һәйкәл 2010 елның 11 июнендә аылган; скульпторы — К. В. Кубышкин);
  • Чусавай (һәйкәл 2013 елның июнендә ачылган)[21];
  • Бөек Новгород («Россиянең 1000 еллыгы» һәйкәлендә);
  • Новосибирск (Толмачёво аэропортында);
  • Тум;
  • Омск (03.08.2016 Совет паркында бюст ачылган, Ермакның туган көне ялгыш 1542 дип күрсәтелгән);
  • Орёл-Шәһәрчек (Пермь крае, Чулман елгасы ярында).

Иркутскида Александр III һәйкәле пьедесталының дүрт ягының берсендә Ермак сурәтләнгән. Һәйкәлнең элеккеге исемнәренең берсе — «Себерне яулап алучыларга».

Төмәндә, 1992 елда, Себер Казак Гаскәренең 410 еллыгына, Россия Тикшерү комитетының «Төмән казаклары берлеге» иҗтимагый оешмасы казаклары тарафыннан тарихи скверда, Ермак Тимофеевич дружинасы белән торган дип фаразланган һәм беренче Төмән острогы урынында, «Ермак Тимофеевичка иптәшләре белән» Табыну Тәресе куелган.

1994 елда, Төмән өлкәсенә беренче килүендә, Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Алексий II скверда була һәм Төмәнгә нигез салучы казакларга истәлек билгесен карый. Бу уңайдан тәрегә тагын берничә гранит кисәге өстәлә[22].

1964 елда Чулман буендагы беренче рус ныгытмаларының берсе — Орёл-Шәһәрчекнең 400 еллыгы хөрмәтенә Ермак сурәте төшерелгән һәйкәл ачыла. Обелиск-һәйкәл авторы — Лев Семёнович Мартынов. Өске өлешендә очлы, егерме метрлы дүрт карагай кәүсәсе ныгытма диварының бер өлешен тәшкил итә.

Аның аскы өлешендә Ермакның күкрәк портретының металл барельефы. Обелискның икенче ягында коелган тимер калкан һәм анда язылган[2]:

« Моннан, 1581 елның җәендә, көймәләргә корал һәм азык-төлек төяп, кече дружина җыеп, Ермак Себерне яуларга китә »

.

Фильмнар

  • «Ермак» (режиссёры: Валерий Усков, Владимир Краснопольский, в главной роли: Виктор Степанов) — историческая драма, фильм-биография. — Мосфильм, 1996 год. — 257 мин.

Опера

  • «Ермак», опера в 2-х действиях, Красноярский государственный театр оперы и балета имени Дмитрия Хворостовского, автор Александр Чайковский, режиссёр Георгий Исаакян. Премьера состоялась 27 июня 2019 года.

Музыка

Песня Игоря Растеряева — «Ермак».

Искәрмәләр

  1. История государства Российского - Николай Михайлович Карамзин (рус.). azbyka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2025.
  2. 1 2 3 4 Баньковский, 2014
  3. Ермак Тимофеевич // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  4. Булатов В. Н. Русский Север // Поморский государственный университет им. М. В. Ломоносова. — Москва : Гаудеамус : Академический проект. 2006. С. 262—264
  5. Ремезовская летопись по Мировичеву списку // Сибирские летописи / Сост. А. И. Цепков. — Рязань, 2008. — С. 344.
  6. Ремезов С. У. Краткая сибирская летопись (Кунгурская) со 154 рисунками / Под ред. А. Зоста. — СПб.: Тип. Ф. Г. Елеонского и Ко, 1880. — С. 83 (1—2).
  7. Есиповская леопись по Бузуновскому списку // Сибирские летописи / Сост. А. И. Цепков. — С. 305—306.
  8. Словцов П. А. История Сибири. — М., 2014. — С. 51.
  9. Сутормин А. Г. Ермак Тимофеевич (Аленин Василий Тимофеевич). — Иркутск: Восточно-Сибирское книжное издательство, 1981.
  10. Ермак Тимофеевич. www.hrono.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  11. 1 2 Скрынников Р. Г.заглавие=Ермак. . — М.: Просвещение, 1986, 1992 с изменениями. — ISBN 5-09-003828-7.
  12.  Железнов И. И. Уральцы: очерки быта уральских казаков / ред. Н. А. Бородин. полное собрание сочинений Иоасафа Игнатьевича Железнова [в 3 т.]. — СПб.: Тип. т-ва «Общественная польза», 1910.
  13. Скрынников Р. Г. Ермак. Волжское войско стало рассыпаться, так и не сформировавшись. Атаманы Войска Донского. www.bibliotekar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  14. 1 2 3 История и экология, 2008
  15. Скрынников Р. Г. Борис Годунов. — М.: АСТ, 2003. — ISBN 5-17-010892-3
  16. Ермак Тимофеевич // Военная энциклопедия : в 18 т. / под ред. В. Ф. Новицкого … [и др.]. — СПб. : Т-во И. В. Сытина, 1911—1915.
  17. 1 2 Бузукашвили М. И. Ермак. — М., 1989. — С. 58, 126—127.
  18. Магидович И. П., Магидович В. И. Очерки по истории географических открытий. — 3-е. — М.: Просвещение, 1983. — Т. 2. Великие географические открытия (конец XV — середина XVII в.). — 400 с.
  19. Кружинов В. М., Сокова З. Н. Последнее сражение Ермака. // Военно-исторический журнал. — 2010. — № 6.
  20. Мистификация с «Могилой Ермака». 28 октябрь 2025 тикшерелде.
  21. В пермском городе Чусовой откроется первый на Урале памятник Ермаку (рус.). nakanune.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  22. Памятный знак казакам Ермака – ГородТ (рус.). gorod-t.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.

Әдәбият

Чыганаклар

  • Новые данные об Ермаке (историческая справка) // Сибирская торговая газета. № 186. 22 августа 1901 года. Тюмень.
  • Грамота царя Ивана Васильевича в Югорскую землю князю Певгею и всем князьям Сорыкидским о сборе дани и о доставке её в Москву //Тобольский хронограф. Сборник. Вып. 4. — Екатеринбург, 2004. С. 6. — ISBN 5-85383-275-1.
  • Грамота царя Ивана Васильевича на Чусовую Максиму и Никите Строгановым о посылке в Чердынь волжских казаков Ермака Тимофеевича с товарищи // Тобольский хронограф. Сборник. Вып. 4. — Екатеринбург, 2004. С. 7—8. — ISBN 5-85383-275-1.
  • Грамота царя Ивана Васильевича Семёну, Максиму и Никите Строгановым о приготовлении к весне 15 стругов для людей и запасов, направляемых в Сибирь // Тобольский хронограф. Сборник. Вып. 4. — Екатеринбург, 2004. С. 8—9. — ISBN 5-85383-275-1.
  • Дополнения к актам историческим. — Т. 1. — № 117;
  • Краткая сибирская летопись (Кунгурская) со 154 рисунками / Под ред. А. Зоста. — СПб.: Тип. Ф. Г. Елеонского и Ко, 1880.
  • Сибирские летописи. Краткая сибирская летопись (Кунгурская) / Сост. А. И. Цепков. — Рязань: Александрия, 2008. — 688 с. — (Источники истории). — ISBN 5-94460-031-4.
  • Ермак Тимофеевич // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Рычков А. В. Режевские сокровища. — Уральский университет, 2004. — 40 с. — 1500 экз. — ISBN 5-7996-0213-7.

Тикшеренүләр

  • Атаман Ермак Тимофеевич, покоритель Сибирского царства. — М., 1905. — 116 с.
  • Баньковский Л. История и экология: очерки об истоках исторической гидрогеографии (рус.) — Соликамск: 2008. — 356 с. — ISBN 978-5-89469-055-1 — OTRS — Книга доступна по лицензии CC BY-SA 4.0, 3.0
  • Баньковский Л. В. Землепроходец Ермак // Собрание сочинений. Статьи. Очерки. Документы. 1995—1997. — Березники: РГБ (эл.), 2014. — Т. 15. — С. 2777—2780. Статья доступна по лицензии CC BY-SA 3.0 — OTRS.
  • Блажес В. В. О наименовании покорителя Сибири в исторической литературе и фольклоре // Наш край. Материалы 5 Свердловской областной краеведческой конференции. — Свердловск, 1971. — С. 247—251. (историография проблемы)
  • Блажес В. В. Фольклор Урала: Народная история о Ермаке. — Екатеринбург : Изд-во Урал. ун-та, 2002. — 186 с.
  • Бузукашвили М. И. Ермак. — М.: Воениздат, 1989. — 144 с. — (Героическое прошлое нашей Родины).
  • Гриценко Н. Воздвигнут в 1839 году // Сибирская столица. — 2000, № 1. — С. 44—49. (памятник Ермаку в Тобольске)
  • Дергачёва-Скоп Е. Краткие повести о походе Ермака в Сибирь // Сибирь в прошлом, настоящем и будущем. Вып. III. История и культура народов Сибири: Тезисы докладов и сообщений Всесоюзной научной конференции (13—15 октября 1981 г.). — Новосибирск, 1981. — С. 16—18.
  • Жеребцов И. Л. Коми — сподвижники Ермака Тимофеевича и Семёна Дежнёва // НеВтон: Альманах. — 2001. — № 1. — С. 5—60.
  • Закшаускене Е. Знак с кольчуги Ермака // Памятники Отечества. Вся Россия: Альманах. № 56. Кн. 1. Первая столица Сибири. — М., 2002. — С. 87—88.
  • Катанов Н. Ф. Предание тобольских татар о Кучуме и Ермаке // Тобольский хронограф. Сборник. Вып. 4. — Екатеринбург, 2004. — С. 145—167. — ISBN 5-85383-275-1. (впервые опубликовано: то же // Ежегодник Тобольского губернского музея. 1895—1896. — Вып. V. — С. 1—12)
  • Катаргина М. Н. Сюжет о гибели Ермака: летописные материалы. Исторические песни. Предания. Российский роман 20-50-х годов XX века // Ежегодник Тюменского областного краеведческого музея: 1994. — Тюмень, 1997. — С. 232—239. — ISBN 5-87591-004-6.
  • Козлова Н. К. О «чуди», татарах, Ермаке и сибирских курганах // Капля [Омск]. — 1995. — С. 119—133.
  • Колесников А. Д. Ермак. — Омск, 1983. — 140 с.
  • Копылов В. Е. Земляки в названиях минералов // Копылов В. Е. Окрик памяти (История Тюменского края глазами инженера). Книга первая. — Тюмень, 2000. — С. 58—60. (в том числе о минерале ермакит)
  • Копылов Д. И. Ермак. — Свердловск: Средне-Уральское книжное издательство, 1974. — 120 с. — (Замечательные люди Урала).
  • Крекнина Л. И. Тема Ермака в творчестве П. П. Ершова // Ежегодник Тюменского областного краеведческого музея: 1994. — Тюмень, 1997. — С. 240—245. — ISBN 5-87591-004-6.
  • Кружинов В. М., Сокова З. Н. Последнее сражение Ермака // Военно-исторический журнал. — 2010. — № 7.
  • Кузнецов Е. В. Библиография Ермака: Опыт указания малоизвестных сочинений на русском и частью на иностранных языках о покорителе Сибири // Календарь Тобольской губернии на 1892 год. — Тобольск, 1891. — С. 140—169.
  • Кузнецов Е. В. К сведениям о знамёнах Ермака // Тобольские губернские ведомости. — 1892. — № 43.
  • Кузнецов Е. В. Находка ружья покорителя в Сибири // Кузнецов Е. В. Сибирский летописец. — Тюмень, 1999. — С. 302—306. — ISBN 5-93020-024-6.
  • Кузнецов Е. В. Начальная пиитика о Ермаке // Тобольские губернские ведомости. — 1890. — № 33, 35.
  • Кузнецов Е. В. Об очерке А. В. Оксёнова «Ермак в былинах русского народа»: Библиография известий // Тобольские губернские ведомости. — 1892. — № 35.
  • Кузнецов Е. В. Сказания и догадки о христианском имени Ермака // Кузнецов Е. В. Сибирский летописец. — Тюмень, 1999. — С.9—48. — ISBN 5-93020-024-6 (см. также: то же // Лукич. — 1998. — Ч. 2. — С. 92—127)
  • Миллер Г. Ф. История Сибири. — Т. 1. — М.: «Восточная литература», 1999. — 632 с.
  • Небольсин П. И. Покорение Сибири // Тобольский хронограф. Сборник. Вып. 3. — Екатеринбург, 1998. — С. 16—69. — ISBN 5-85383-127-5.
  • Никитин Д. Н., Никитин Н. И. Покорение Сибири. Войны и походы конца ХVI — начала XVIII века. — М.: Русские витязи, 2016. — 124 с.: ил. — (Ратное дело). — ISBN 978-5-9906037-7-6.
  • Панишев Е. А. Гибель Ермака в татарских и русских легендах // Ежегодник-2002 Тобольского музея-заповедника. — Тобольск, 2003. — С. 228—230.
  • Пархимович С. Загадка имени атамана // Лукич. — 1998. — № 2. — С. 128—130. (о христианском имени Ермака)
  • Сергеев В. И. К вопросу о походе в Сибирь дружины Ермака // Вопросы истории. — 1959. — № 1.
  • Скрынников Р. Г. Ермак. — М.: Молодая Гвардия, 2008. — 256 с.: ил. — (Жизнь замечательных людей). — ISBN 978-5-235-03095-4.
  • Скрынников Р. Г. Сибирская экспедиция Ермака. — 2-е изд. — Новосибирск: Наука, 1986. — 290 с.
  • Скрынников Р. Г. Ермак Тимофеевич // Встречи с историей: Науч.-попул. очерки / Сост. И. Л. Андреев. — Вып. 1. — М.: Молодая гвардия, 1987. — С. 59—65.
  • Словцов П. А. История Сибири. От Ермака до Екатерины II. — М.: Вече, 2014. — 512 с. — (Моя Сибирь). — ISBN 978-5-4444-1707-2.
  • Солодкин Я. Был ли двойник у Ермака Тимофеевича? // Югра. — 2002. — № 9. — С. 72—73.
  • Солодкин Я. Г. К изучению летописных источников о сибирской экспедиции Ермака // Тезисы докладов и сообщений научно-практической конференции «Словцовские чтения-95». — Тюмень, 1996. С. 113—116.
  • Солодкин Я. Г. К спорам о происхождении Ермака // Западная Сибирь: история и современность: Краеведческие записки. — Вып. II. — Екатеринбург, 1999. — С. 128—131.
  • Солодкин Я. Г. Поминались ли «ермаковы казаки» вне Тобольска? (Как Семён Ремезов ввёл в заблуждение многих историков) // Сибирский исторический журнал. 2006/2007. — С. 86—88. — ISBN 5-88081-586-2
  • Солодкин Я. Г. Рассказы «Ермаковых казаков» и начало сибирского летописания // Русские. Материалы VII-го Сибирского симпозиума «Культурное наследие народов Западной Сибири» (9—11 декабря 2004 г., г. Тобольск). — Тобольск, 2004. — С. 54—58.
  • Солодкин Я. Г. Редакции синодика «Ермаковым казакам» (к истории раннего сибирского летописания) // Словцовские чтения—2006: Материалы XVIII Всероссийской научной краеведческой конференции. — Тюмень, 2006. — С. 180—182. — ISBN 5-88081-558-7.
  • Солодкин Я. Г. Хронология «Ермакова взятия» Сибири в русском летописании первой половины XVII в. // Земля Тюменская: Ежегодник Тюменского областного краеведческого музея: 2005. Вып. 19. — Тюмень, 2006. — С. 9—15. — ISBN 5-88081-556-0.
  • Солодкин Я. Г. «…А се написах к своему изправлению» (Синодик «Ермаковым казакам» и Есиповская летопись) // Древняя Русь. Вопросы медиевистики. — 2005. — № 2 (20). — С. 48—53.
  • Софронов В. Ю. Кто же ты, Ермак Аленин? //Тобольский хронограф. Сборник. Вып. 3. — Екатеринбург, 1998. — С. 158—168. — ISBN 5-85383-127-5. (см. также: то же // Родина. — 1994. — № 8. — С. 34—38)
  • Софронов В. Ю. Поход Ермака и борьба за ханский престол в Сибири // Научно-практическая конференция «Словцовские чтения» (Тезисы докладов). Сб. 1. — Тюмень, 1993. — С. 56—59.
  • Софронова М. Н. О мнимом и реальном в портретах сибирского атамана Ермака // Традиции и современность: Сборник статей. — Тюмень, 1998. — С. 56—63. — ISBN 5-87591-006-2 (см. также: то же // Тобольский хронограф. Сборник. Вып. 3. — Екатеринбург, 1998. — С. 169—184. — ISBN 5-85383-127-5)
  • Сутормин А. Г. Ермак Тимофеевич (Аленин Василий Тимофеевич). — Иркутск: Восточно-Сибирское книжное изд-во, 1981. — 176 с.
  • Logo-bie.svg Тихомиров, Е. А. Ермак Тимофеевич, покоритель Сибири: рассказ из русской истории / [соч.] Е. Тихомирова. — М.: Типография общества распространения полезных книг, 1886.
  • Фиалков Д. Н. О месте гибели и захоронения Ермака // Сибирь периода феодализма: Вып. 2. Экономика, управление и культура Сибири XVI—XIX вв. — Новосибирск, 1965. — С. 278—282.
  • Ципоруха М. И. Покорение Сибири. От Ермака до Беринга. — М.: Вече, 2013. — 368 с. — (Моя Сибирь). — ISBN 978-5-4444-1008-0
  • Шашков А. Т. Начало присоединения Сибири // Проблемы истории России. Вып. 4: Евразийское пограничье. Екатеринбург, 2001. С. 8—51.
  • Шкерин В. А. Сылвенский поход Ермака: ошибка или поиск пути в Сибирь? //Этнокультурная история Урала, XVI—XX вв.: Материалы международной научной конференции, г. Екатеринбург, 29 ноября — 2 декабря 1999 г. — Екатеринбург, 1999. — С. 104—107.
  • Щеглов И. В. В защиту 26 октября 1581 г. // Сибирь. 1881. (к дискуссии о дате похода Ермака в Сибирь).

Тема буенча өстәмә