Күчүм хан
Күчүм, Күчүм хан (себ.тат. Күцем, лат. тат. Küçem) — Себер ханы (патшасы), Шәйбанилар династиясеннән, Чыңгызханның варисы, Төмән һәм Олы Урда ханы Айбәкнең оныгы[1].
Нәселе
Күчүмнең әтисе — Төмән һәм Олы Урда ханы Айбәкнең улы — Мортаза[2].
«…Чыңгызханның углы — Җүчи хан; аның улы — Шәйбан хан, аның улы — Баһадур хан, аның улы — Җүчи буга, аның улы — Бәдакол, аның улы — Мәңге-Тимер, аның улы — Бик-көнди-углан, аның улы — Гали-углан, аның улы — Хаҗи Мөхәммәт хан, аның улы — Мәхмүдәк хан, аның улы — Айбәк хан, аның улы — Түлүк хан, аның улы — Шамай солтан, аның улы — Узар солтан, аның улы — Баһадур солтан. Югарыда телгә алынган Мәхмүдәк ханның улы — Мортаза хан, аның Күчүм хан исемле улы бар иде…»— [3] Әбелгази «Родословное древо тюрков»
Күчүм якынча 1510—1520 елларда туа[5]. Чыгышы буенча Чыңгызхан нәселеннән. Күчүм Бохара ханлыгында идарә итүче Шәйбанилар династиясе вәкилләренең туганы. Ул Шәйбанилар нәселеннән, Җүчиның 5 нче улы һәм Чыңгызханның оныгы. Тарихчылар язып алган кайбер риваятьләрдә Күчүм чыгышы белән Бохарадан дип әйтелә[1].
Идарә итә башлавы
Күчүм туганы Бохара ханы Габдулла хан II Шәйбани ярдәменә таянып, нугай, казакъ отрядларыннан торган гаскәрне кулланып, Себер ханы Ядегәргә каршы дәвамлы (1555 елда инде көрәш бара) һәм кискен көрәш алып бара. 1563 елда ул хәлиткеч җиңү яулый[2].
1563 елда, бабасының үлеме өчен үч итеп, Күчүм Ядегәрне һәм аның энесе Бәк-Булатны үтерә, Кашлык шәһәрен яулап ала, Иртеш, Тубыл җирләре, шулай ук барабиннар, чатлар һәм Иртеш остяклары ханы була. Бәк-Булатның улы Сәйдәк кенә исән кала, иминлеген тәэмин итү өчен Бохарага озатыла[6].
Савва Есипов бу вакыйгалар турында болай дип яза: «Казакъ Урдасыннан Мортазаның улы Күчүм, үзенең бик күп сугышчылары белән Себер шәһәренә якынлашып, аны яулап алып, Ядегәр белән Бәк-Булатны үтерә, ә үзе бөтен Себер җиренең патшасы була. Ул үзенә күп халыкларны буйсындыра. Алла, аның патшалыгын тар-мар итеп, православие христианнары кулына тапшырганчы, Күчүм патша күп еллар буе Себердә ирекле һәм тыныч идарә итә, ясак җыя». Нигезен татарлар һәм аларга буйсынган манси һәм хантлар тәшкил иткән Себер ханлыгы халкы аны узурпатор итеп күрә, өстәвенә, аның таянычы булып чит җир гаскәре хезмәт итә. Башка Себер елъязмаларында әйтелгәнчә, Сәйдәк, әтисе һәм абыйсы үлгәннән соң, Казакъ далаларыннан Күчүм килеп, шәһәрне яулап алып, Сәйдәкне Бохарага качарга мәҗбүр иткәнче, Себердә идарә итә[2].
Мөселман буларак, ул Себердә ислам динен тарату эшен башкара. Ислам дине кануны буенча үз ихтыяры белән сөннәт ясатырга теләмәгәннәр көчләп сөннәткә утыртыла, ә каршылык күрсәткәннәр җәзалап үтерелә. Яңа дин кертү халыкның күпсанлы фетнәләре белән үрелеп бара, шуңа бәйле рәвештә Күчүм әтисе Мортазадан ярдәм сорый, ул улына зур гаскәр җибәрә[7].
Күчүмнең үтенече буенча Бохара хакиме Габдулла хан II Шәйбани динне тарату өчен өч тапкыр Бохара җайдаклары белән шәехләр һәм сәетләр җибәрә. Ермак Себергә килгәнче (1582) Күчүм янына Ширбәт шәех килә. Кайбер мәгълүматлар буенча, Күчүм Казаннан да берничә ислам галимен китертә. Бу чараларга карамастан, ханлыкның күп халкы хан үлгәннән соң да мәҗүси булып кала[2].
Күчүм үз дәүләтен ныгытуда зур уңышларга ирешә. Татарлардан һәм кыпчаклардан тыш, ул Обь һәм Уралда яшәүче хант-манси кабиләләрен, барабиннарны һәм Уралның көнчыгыш сөзәклекләрендә яшәүче башкорт кабиләләренең бер өлешен үз хакимлегенә буйсындыра. Себер ханлыгының чикләре төньяктан Обь елгасына кадәр кадәр барып җитә, көнбатышта кайбер урыннарда Уралның Европа ягына күчә, көньякта Бараба даласы буйлап уза[7].
Россия белән араны өзү. Ермак белән көрәш
Себер ханлыгын тәмам басып алгач, Күчүм башта ясак түләвен дәвам итә һәм Мәскәүгә 1000 кеш белән үзенең илчесен җибәрә (1571 ел), ләкин элеккеге Себер хакимнәре белән сугышлары тәмамлангач, ул Пермь шәһәренә бара. Аның килүе нугай татарларының Мәскәүдән аерылырга омтылышын һәм чирмеш фетнәсен китереп чыгара. Күчүм гаскәрләренең Явыз Иван һәм Строгановлар биләмәләренә алдагы берничә походы Себер ханлыгында хакимлеген югалтуга китерә. 1581 елның 1 октябрендә Чуаш тавы янында ул Ермакның һөҗүменә каршы тора, ләкин 26 октябрьдә[8] аның станын казаклар тар-мар итә, җирле халыклардан торган төп гаскәр кача, һәм Ермак каршылыксыз Себернең башкаласы Кашлыкка аяк баса. Ермак җитәкчелегендәге азсанлы (меңнән азрак кеше) казак экспедициясенең тулы бер ханлык өстеннән чагыштырмача җиңел җиңүе еш кына төрле дин тоткан һәм төрле тормыш рәвеше алып барган халыклар берләшүенең тотрыксызлыгы белән аңлатыла. Моннан тыш, җирле кенәзләрнең күбесе үзләренә ят булган Бохара, үзбәк, нугай, казакъ отрядлары көченә таянган килмешәк ханга хезмәт итүгә караганда, казакларга, ә аннары Мәскәү патшасына буйсынуны күпкә отышлырак дип саныйлар. Ә иң төп сәбәпләре — Күчүмнең гаскәре тәҗрибәсез була, гвардиясе һәм көньяк далалардан җыелып, җирле Себер татарлары белән көчәйтелгән уланнары чагыштырмача начар кораллана, искергән тактика һәм корал куллана. Хәрби сәнгать өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия казакларга һәм чит ил ялчыларына каршы тору авыр була, күпчелегендә утлы корал, сыйфатлы саклану киемнәре була һәм алар сугышның иң алдынгы техникалары белән эш итә. Күчүм, Ишем далаларына качып, чит ил кешеләрен күтәрә башлый, Ермакны даими күзәтеп тора һәм, ниһаять, 1585 елның 6 (16) августында, аңа көтмәгәндә һөҗүм ясый һәм отрядын җиңә[7].
Каршылык күрсәтүне дәвам итү. Күршеләр белән мөнәсәбәтләр
1586 елда Себергә воеводалар Василий Сукин һәм Иван Мясной җибәрелә[9]. Киләсе елда Себергә укчылар отряды белән аның башлыгы Даниил Чулковкилә[10]. Ханлыкның көче үзара көрәшләр аркасында какшаган була. Күчүемнең көндәше Сәйдәк (Сәет хан) аның улларын Кашлыктан куып чыгара, ләкин 1588 елда үзе Данила Чулков тарафыннан әсирлеккә алына.
1590 елда Күчүм хан яңадан үзенең элекке биләмәләренә барырга карар кыла. 23 июньдә (3 июль) Тубыл шәһәре янына якынлаша, авылларда берничә татарны үтерә һәм, Тубыл воеводасы аның килүе турында хәбәр таратканчы, кулга төшкән табышын алып кача. Икенче юлы хан Иртеш буендагы Кавырдак һәм Салым волостьларына яу чаба, күп кешене үтерә, халыкның мал-мөлкәтен талый. Бу аның үзен хаким итеп танымаган һәм русларга буйсынган татарлардан үч алуы була[11]. 1591 елның 8 (18) июлендә воевода кенәз Владимир Васильевич Кольцов-Мосалский яуга чыга һәм 1 (11) августта Ишем елгасы буенда, Чиләкүл буенда ханга һөҗүм итә, кыска гына сугыштан соң хан белән булганнарның күбесе үтерелә, ә исән калганнары кача. Патша улы Әбелхәер һәм ханның ике хатыны, калган башка бик күп әсирләр белән бергә, тулы җиңелү сәбәпле, бай табыш белән Тубылга кайткан русларга иярергә тиеш була. Ләкин тарихчы Я. Г. Солодкин күрсәткәнчә, бу сугыш беренче тапкыр Ремизов елъязмасында вакыйгадан соң 100 ел узгач искә алына һәм элек чыккан чыганакларга, шул исәптән 1639 елгы Есипов елъязмасына каршы килә, шуннан бу сугышның уйдырма булганлыгы турында нәтиҗә ясала[12].
1594 елда кенәз Андрей Елецкий мең ярымнан артык гаскәр белән Иртеш буйлап Тара тамагына кадәр чыга, ул Күчүмнең уяулыгын тыныч хәрәкәтләр белән бастырып, көтмәгәндә гаскәрен тар-мар итәргә һәм мөмкин булганча әсирлеккә алырга тели. Күчүм, русларның Тара елгасы буенда шәһәр төзергә ниятләгәннәрен белгәч, аларның һөҗүм итәчәкләрен күз алдында тотып, патша улы Галине аялын татарлары янына, халыкны югары Иртеш буйлап, ул вакытта үзе тукталган җиргә алып китәргә җибәрә. Гали 150 татарны җыя һәм аларны Кара дип аталган утрауга (Чернолуцкий бистәсеннән 40 чакрым түбәнрәк) алып китә, анда кечерәк бер шәһәр төзиләр. Воевода Елецкий отряд җибәрә (башлык Борис Доможиров җитәкчелегендәге 276 кеше), ул беренче һөҗүм вакытында ук татарларның Кара шәһәрен ала, ләкин Күчүм ханның һәм шәһәрдәге күпчелек татарларның качуына комачаулый алмый. Ике аялын есаулы — Мамык белән Сәйеткол, Илгөләй солтан белән Көлкилде солтанның улы Тимсенек, шулай ук хатыннары һәм балалары белән 60 гади аялынлы әсирлеккә алына. 1597 елда Күчүм, Иртеш җирләрен кире кайтару шартын куеп, һәм Шәимне, илче буларак килгән тагын ике кунакны азат итү буенча солых төзергә тәкъдим итә, шулай ук илчеләрнең мал-мөлкәтеннән җәнлек тиреләре тутырылган йөкне кире кайтаруларын сорый. Моңа җавап итеп, Мәскәү хакимнәре Күчүмгә Мөхәммәткол белән Әбелхәердән патша хезмәтенә күчү һәм Мәскәүгә килү тәкъдиме белән берничә грамота җибәрә. Күчүм грамоталарны кабул итми.
Җиңелү һәм һәлак булу
Күчүмнең патша йогынтысы астына күчәсе килми. Соңгы елларда ул, уңышсызлыклары аркасында сынып, руслар белән солыхка ныграк тартыла бара, ләкин моңа илтүче бернинди гамәл дә кылмый, мөмкин булганча вакытны суза һәм бәрелеш өчен көч туплый. Күчүмнең басып алуыннан куркып, патша хакимияте хәлиткеч һөҗүмгә керешә[7].
1598 елның 9 (19) маенда воевода Андрей Матвеевич Воейков һәм воевода кенәз Иван Владимирович Кольцов-Мосальский 700 рус һәм 300 татар отряды белән яуга чыга. 1598 елның 4 (14) августында Воейков Тара елгасын кичә. Аның 300 казактан, 30 йомышлы татардан, 60 атлы татардан торган гаскәре[13] ханга һөҗүм ясый, 1598 елның 20 (30) августында Ирмән сугышында бик күп татарны үтерә. Күчүмнең абыйсы, улы һәм ике оныгы һәлак була, хан гвардиясенең күп өлеше үтерелә. Хан үзе Обь елгасы артына качып китә. Руслар 23 августта (2 сентябрь) Тарага кайталар. Затлы нәселдән булган әсирләрне Тарадан Тубылга, ә аннан Мәскәүгә озаталар. Себердә яуланган гаҗәеп җиңү уңаеннан Мәскәүдә рәхмәт догасы укыла.
1598 елның көзендә Воейков, яңа патша Борис Годунов күрсәтмәләре буенча, ханга патша хезмәтенә күчәргә тәкъдим ясый. Воейков, Күчүмне таба алмаячагын аңлап, Толмөхәммәт исемле сәеткә мөрәҗәгать итә. Ул ханны эзләп табарга һәм аны үз ихтыяры белән патшага буйсынырга күндерергә куша, шул чагында патшаның аңа мәрхәмәтле булачагын һәм ярдәм итәчәген әйтә.
Толмөхәммәт, Күчүмне тапкач, Воейков аңлаткан бөтен нәрсәне җиткерә. Күчүм болай дип җавап кайтара: «Ярлыкта таләп ителсә дә, падишаһка буйсынмадым, ә бит ул чакта мин тулысынча сәламәт идем. Хәзер миңа аның янына кылыч астына баруның нигә кирәге бар? Мин хәзер чукрак һәм сукыр. Барысыннан да мәхрүм калдым. Сәүдәгәр булган Әсманагымны алдылар. Барлык улларымнан мәүрүм итеп тә, бер Әсманакны гына калдырсалар да, мин әле яшәр идем. Ә хәзер үзем нугайларга барам, ә улымны Бохарага озатам».
1598 елның 5 октябрендә (15 октябрь) Толмөхәммәт Воейков янына кайта һәм Күчүмне соңгы бәрелеш урыныннан ике көнлек юлда, урманда, Обь ярында очратуын, хан янында аның өч улы һәм 130 татар булуын, шулай ук ишеткәннәрнең барысын да җентекләп сөйләп бирә. Хан сәеткә үзенең сугыш җирендә булганлыгын һәм якыннарын җирләвен, кешеләрен Чат волостена Кошбахта морзасыннан атлар, кием-салым сорарга юллавын, Морзаның үтенеченә уңай җавап кайтаруын, ат һәм тун җибәрүен, ә икенче көнне үзенең килүен сөйләп бирә. Ләкин Күчүм, Кошбахтаны хыянәт итүдә шикләнеп, кабул итми, атына атланып Обь елгысының югары агымына таба китеп бара.
Күчүм күпмедер вакыт Зәйсән күле буенда күчмә тормыш алып бара. Шуннан соң ул Ишем даласына кайтырга була, анда төрле җирләргә сибелгән гаиләсен һәм үз олысы кешеләрен табарга тели. Әгәр юлын дәвам иттерү өчен калмыклардан берничә ат урларга кушмаса, бәлки, моңа ирешер дә иде. Бу гамәл чит халык тарафыннан дусларча кабул ителгән качкынның рәхмәтлелегенә шулкадәр каршы килә ки, кимсетелгән як үзен аңардан үч алырга хокуклы дип саный. Калмыклар аны Каргалчы күле янындагы Нор-Ишем елгасында куып тоталар. Бу урында аның башка кешеләре үтерелә, ләкин Күчүм тагын качып котыла.
Елъязмаларның кайберләре Күчүмнең Казакъ Урдасына китүен хәбәр итә, икенчеләре исә (Ремезов елъязмасы) нугайларга ишарәли. Әбелгази ханның үлеме турындагы хикәядә каракалпакларны күз алдында тотып, манкатлар телгә алына. Патша улы Канай, калмыклар җиренә чакырып, килеп җиткәч мәкерле рәвештә әтисен үтергән кебек үк, үзен дә юк итүләреннән куркып Бохара шәһәре Шәвран белән идарә итүдән баш тарта[14].
Күчүм шул халыкларның берсе арасында үтерелә. Ихтимал, Күчүм 1601 елда һәлак булгандыр. Шул елны Күчүмнең улы Гали хан була. XVII йөзнең беренче унъеллыклары дәвамында Күчүмнең варислары — Әбләйкәрим һәм Кирәй каршылык күрсәтүне дәвам итәләр. Алар Себер ханлыгын торгызу максаты белән 1620—1630 елларда Себер татарлары күтәрелешендә актив катнашалар, әмма хәлне үзгәртә алмыйлар.
Гаиләсе
Күчүм ханның берничә хатыны булганлыгы билгеле[15]:
- Морат кызы, Казан ханлыгы тәхетенә дәгъва кыла;
- морза Дәүләт бай кызы. Аның резиденциясе әтисе яшәгән урында, атап әйткәндә, Панин калкулыгындагы Бицыктурада була;
- Сүзгә ханым — Шиһай хан кызы, Канай белән Азимәнең әнисе. Аның резиденциясе Иртешнең биек яры борынында, Тубылдан 6 чакрым түбәнрәк (Сусгун борынында) урында була;
- Солтаным;
- Сөйдәдҗан;
- Җандәүләт;
- Актолым (Актолын);
- Аксөйрен (Аксөрек);
- Шәүләл (Шәһләли);
- Кубул (Кубыл);
- Чәпшән (Чебешән).
Күчүм ханның 17 улы билгеле:
- Әҗе-Гәрәй (1587—1662);
- Гали, 1647 елның 27 октябрендә үлә;
- Канай;
- Чүәк (Чүвәк);
- Әҗем, Чүәкнең (Чүвәк) бертуганы (бер анадан);
- Алтынай;
- Ишем;
- Күбәй-Морат;
- Канчуар;
- Әсманак, 1568 елда туа;
- Әбелхәер, 1575 еллар тирәсендә Чәпшаннан туа;
- Шәим, 1578 елда туа;
- Бипадишаһ, 1590 елда туа;
- Мулла, 1594 елда туа;
- Көмеш, 1597 елда туа.
Күчүм ханның кызлары:
- Кымыз, 1584 елда туа;
- Гөлсафат, 1584 елда Актолыннан туа;
- Асыфсолтан, 1587 елда Шәһләлидән туа;
- Дөрерпадишаһ, 1588 елда Сәедиҗаннан туа;
- Матур, 1592 елда Сәедиҗаннан туа;
- Толынбикә, 1595 елда Солтанымнан туа;
- Караҗан, 1595 елда Сәедиҗаннан туа;
- Акханым, 1595 елда Аксөректән туа;
- кызы, аның ире Акморза Йосыпов.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Веретенников В. Непокорный хан Кучум: как победитель Ермака предпочел почетному плену смерть в изгнании. www.vokrugsveta.ru (24 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Латышев М. К началу похода Ермака: Закаменные пути. Грамота на Сибирь — Наш Урал и весь мир. www.nashural.ru (29 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Абуль-Гази. Родословное древо тюрков. Глава седьмая. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Ремезовская летопись. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Бейсенгазы Улыкбек. Что мы знаем о Кучум хане? www.hayratuz.wordpress.com (21 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Миллер Г. Ф. История Сибири. Глава первая. www.web.archive.org (15 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Котельников К. Хан Кучум: история врага Ермака. www.diletant.media (12 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 август 2025.
- ↑ Скрынников Р. Г. Ермак. — М.: Молодая гвардия, 2008. — 255 [1] с. — (Жизнь замечательных людей). — 5000 экз. — ISBN 978-5-235-03095-4.
- ↑ Мачульская Е. Первый русский город в Сибири. www.rusnasledie.info (2 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Волков Т. В Тобольске начался Год Данилы Чулкова. Откуда пошёл град Тобольск. www.tobolka.ru (16 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Миллер Г. Ф. История Сибири. Глава четвертая. www.vostlit.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Солодкин Я. Г. Было ли сражение на Ишиме в 1591 году? // Военно-исторический журнал : журнал. — 2014. — № 12. — С. 60—62.
- ↑ Атласи Х. История Сибири. www.protatar.narod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Миллер Г. Ф. История Сибири. Глава шестая. www.vostlit.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Беляков А. В. Царицы сибиские : журнал. — 2019. — № 7 (2). — С. 372—391.
Әдәбият
- Атласи Х. История Сибири. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. — 96 с.
- Маслюженко Д. Н., Рябинина Е. А. Реставрация Шибанидов в Сибири и правление Кучум хана во второй половине XVI века // Средневековые тюрко-татарские государства : Сборник статей. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2009. — Вып. 1. — С. 97—111. — ISBN 978-5-98245-048-7.
- Матвеев А. В., Татауров С. Ф. Сибирское ханство Кучума царя. Некоторые вопросы государственного устройства // Средневековые тюрко-татарские государства : Сборник статей. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2009. — Вып. 1. — С. 112—117. — ISBN 978-5-98245-048-7.
- Миллер Г. Ф. История Сибири. — Калып:М.-Л.: АН СССР, 1937. — Т. 1. — С. 194—201, 222-236, 239-266, 278-300.
- Соболев В. И. История сибирских ханств (по археологическим материалам), автореферат дис. … доктора исторических наук : 07.00.06. — Новосибирск, 1994.
- Скрынников Р. Г. Борис Годунов. — М.: Издательство «АСТ», 2003. — ISBN 5-17-010892-3.
- Скрынников Р. Г. Ермак. — М.: Просвещение, 1992. — 160 с. — 150,000 экз. — ISBN 5-09-003828-7.
- Соловцов. Кто был Кучум // Восточное обозрение. — 1882. — № 39—40.
- Файзрахманов Г. Л. История татар Западной Сибири: с древнейших времён до начала XX века. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. — С. 131—135, 168-182. — 431 с. — 1,000 экз. — ISBN 978-5-298-01536-3.
- Шашков А. Т. Начало присоединения Сибири // Проблемы истории России : сборник. — Екатеринбург: Кафедра истории России ист. фак-та УрГУ, 2001. — Вып. 4. — С. 21—35.
- Шпаков В. Как погиб Сибирский хан Кучум (история). www.centrasia.org (19 март 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- Карамзин Н. М. История государства Российского в 12 т. Тома IX—X. — М.: Издательство Юрайт, 2018. — 252 с.
Сылтамалар
- Ближайшие предки и потомки. www.ru.rodovid.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.