Ренат Шәвәлиев
Ренат Нурислам улы Шәвәлиев (рус. Ренат Нурисламович Шавалиев, 31 май 1987, Омск өлкәсе) – артист, Санкт-Петербург Зур курчак театрында уйный.
Тәрҗемәи хәле
1987 елның 31 маенда Омск өлкәсендә туган. Омск шәһәренең 51-нче мәктәбен (2002), 10-нчы музыка мәктәбен (2000), Омск музыка укуханәсен (2002–2006), Санкт-Петербург театр сәнгате академиясенең (СПбГАТИ) театр факультетындагы Руслан Кудашов остаханәсен (2006–2011) тәмамлаган[1]. Академиягә укырга кергәнче, Омскида халык оркестры артисты, ансамбль артисты, баян укытучысы, концертмейстер, иҗади төркем җитәксесе булып эшли.
2006 елдан «Руслан Кудашов остаханәсе» труппасында, 2011 елдан Санкт-Петербург Зур курчак театрында иҗат итә.
Иҗаты
Ренат Шәвәлиев — музыкаль артист, матур тавышка ия. Музыкаль спектакльләрдә төрле пландагы җырлар башкара, баянда аккомпаниатор була. Укыган вакытта ук уннарча спектакльдә катнаша. Курчак һәм драма театры спектакльләрендә талантының төрле ягы ачыла. Кайбер спектакльләргә музыка да яза[2].
Театрдагы рольләре
- «Бәләкәй принц» («Маленький принц»);
- «Раштуада барысы да көтүче» («В Рождество все немного волхвы») — «Радуйтеся людие» җыры;
- «Шекспир-Лаборатория» — Отелло;
- «Без» («Мы») — R-13;
- «Колобок» — Колобок;
- «Тормыш мизгелләре» («Минуты жизни») — 5 җыр;
- «12 ай, яки әйләнә буенча сәяхәт» («12 месяцев, или путешествие по кругу») — Апрель;
- «Башлачев. Җырлаучы кеше» («Башлачев. Поющий человек»);
- «Иов китабы» («Книга Иова») — Иов балалары хоры;
- «Еракта-еракта» («Далеко-далеко») — Артист;
- «POLVERONE» («Кояш тузаны», «Солнечная пыль») — «укчы, тикшерүче» (2012, реж. Я. Тумина, БТК);
- «Ромео һәм Джульетта» — Парис;
- «Трюк» (2016) (реж. Я. Тумина, «За черной речкой» театры);
- «Гекатомба» (2018) — Юра Рябинкин (реж. Я. Тумина, «На литейном» театры).
Кино һәм телевидениедәге рольләре
- Братство десанта (2012, сериал) — яшь Уразмәтов (эпизод);
- Тальянка (2013, сериал) — очу училищесын тәмамлаган егет (эпизод);
- Шеф-2 (2013, сериал) — Рәшит Фикрәтов (эпизод)[3].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- 2015 — Санкт-Петербургның «Золотой Софит» театраль премиясе — иң яхшы роль өчен;
- 2018 — «Театры Санкт-Петербурга — детям» (Лучшая работа актёра);
- 2019 — Российская национальная театральная премия «Алтын битлек» премиясе.
Искәрмәләр
- ↑ Р. Шәвәлиев «Мой мир»да
- ↑ Литагент сайтыннан
- ↑ Официальный сайт. Шавалиев Ренат, 38, Актёр. Кинолифт. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.