Называевск

Называевск (рус. Называевск) — Омск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1956 елдан), Называевск районының административ үзәге.

Халык саны — 11 614 кеше (2010).[1]

География

Шәһәр Ишем тигезлегендә, Омскидан 149 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Көнбатыш Себер тимер юлының Называевск тимер юл станциясе (Омск — Төмән сызыгы).

Исемнең килеп чыгышы

Шәһәр үз исемен якында урнашкан Называевская авылыннан алган, ә авыл исеме Называев фамилиясеннән килеп чыккан.

Тарих

Называевск Омск — Төмән тимер юлы төзелүе сәбәпле станция янындагы бистә буларак Себер посады исеме астында оешты. 1913 елда станциягә Называевская исеме кушыла.

1925 елдан Называевск районы үзәге булып тора.

1933 елдан — Называевка шәһәр тибындагы бистәсе, 1947 елдан — Новоназываевка шәһәр тибындагы бистәсе, 1956 елдан — Называевск шәһәре.

Халык

1939 [2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
~10 200 16 494 15 792 14 164 14 416 13 012 11 614

Милли состав (2002): руслар — 90,7%, алманнар — 3,4%, казакълар — 3,0%.[8]

Икътисад

Май заводы, ит комбинаты, кош комбинаты, күн заводы, трикотаж фабрикасы.

Тимер юл транспорты, автомобиль транспорты ширкәтләре.

Шәхесләр

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-17 
  2. ↑ http://www.mojgorod.ru/omsk_obl/nazyvajevsk/index.html
  3. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-02-17