Түкәле

Түкәле (рус. Тюкалинск) — Омск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1823 елдан), Түкәле районының административ үзәге.

Халык саны — 11 276 кеше (2010).[2]

География

Шәһәр Түкәле елгасы өстендә, Омскидан 124 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Якындагы тимер юл станциясе — Называевск (79 километр ераклыкта).

Тарих

1759 елда хәзерге Түкәле урынында почта станциясе нигезләнә. 1763 елдан — ямчылар бистәсе.

1823 елда Түкәлегә шәһәр статусы бирелә һәм Түкәле округы үзәге була. 1838-1878 елларда — өяз үзәге булмаган шәһәр, 1878 елдан — Тубыл губернасы Түкәле округы (1898 елдан — өяз) үзәге.

1865 елда Түкәледә 2 чиркәү, 242 йорт һәм 20 лавка (кибет) булган.

Транссебер магистрале төзелүдән соң Түкәле үзенең сәүдә мөһимлеген югалта.

1924 елдан — Түкәле районының үзәге.

Халык

1840[3] 1856[4] 1897[5] 1913[4] 1926[4] 1931[4] 1939[4] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[2]
1 124 ~1 500 5 884 ~8 200 ~4 200 ~4 400 ~6 600 10 197 10 385 11 480 12 191 12 007 11 276

Милли состав (2002): руслар — 95,8%, алманнар — 1,1%, украиннар — 0,7%, казакълар — 0,6%.[11]

Икътисад

Май-пышлак комбинаты, халык куллану товарлары фабрикасы.

тимер-бетон әйберләрне ясау, урман хуҗалыгы.

Искәрмәләр

  1. ↑ Габдрәшит Ибраһимовның 150 еллыгы уңаеннан. Татарның бөек мөһаҗире.
  2. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-08 
  3. ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  4. ↑ 1 2 3 4 5 http://www.mojgorod.ru/omsk_obl/tjukalinsk/index.html
  5. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=729
  6. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-01-08