Альберт Батыргазиев
Альберт Ханбулат улы Батыргазиев (рус. Альберт Ханбулатович Батыргазиев, 23 июнь 1998, Бабайорт[d]) — Россия боксчысы — икенче җиңел һәм җиңел авырлык категорияләрендә чыгыш ясаучы профессионал. Россия милли җыелма командасы әгъзасы. Халыкара класслы спорт остасы. Һәвәскәрләр арасында дүрт тапкыр Россия Федерациясе чемпионы (2017, 2018, 2019, 2020). Профессионаллар арасында WBA Asia версиясе буенча икенче җиңел авырлыктагы Азия чемпионы. XXXII Җәйге Олимпия уеннары (23.07.- 8.08.2021, Токио, Япония) чемпионы.
Тәрҗемәи хәле
1998 елның 23 июнендә Дагстанның Бабаюрт районы Геметюбе авылында нугай гаиләсендә туган[1]. 6 яшендә гаиләсе белән Ханты-Манси автономияле округының Түбән Варта шәһәренә күчеп китә. Әнисе — тәрбияче, әтисе — янгын сүндерүче. Биш бертуганы (бер абыйсы һәм дүрт энесе) бар[2]. 2014 елда Түбән Вартаның 1нче мәктәбен, 2018 елда социаль-гуманитар көллиятен тәмамлаган. Түбән Варта дәүләт университетының (ru) физик тәрбия һәм спорт факультетында укый. 8 яшендә Көнчыгыш көрәше белән мавыга. Зур спортка юлны тугыз ел дәвамында шөгыльләнгән кикбоксингтан башлый.
Спорт күрсәткечләре
2013 елда кикбоксинг буенча Россия беренчелегендә фулл-контакт бүлегендә 42 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны яулый. Соңрак кикбоксинг буенча лайт-контакт бүлегендә 47 килограмм авырлык категориясендә Россия беренчелегендә бронза призер була. Польшада узган Европа беренчелегендә ота.
2014 елда кикбоксинг буенча Россия беренчелегендә К-1 бүлегендә 48 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны ала. Кикбоксинг буенча Россия чемпионатының җиде-контакт бүлегендә җиңүче була. Шул ук 2014 елда Дөнья беренчелегендә җиңә.
2015 һәм 2016 елгы Россия чемпионатларында чемпионлыгын раслый. Соңрак, Дөнья беренчелегендә (Дублин, Ирландия) 57 килограмм авырлык категориясендә ота. 2017 елда ир-атлар арасында кикбоксинг буенча «Локомотив» Россия физкультура-спорт җәмгыяте чемпионатында (Краснодар) 60 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны ала.
Олимпиадада катнашу өчен, Альберт спорт төрен үзгәртә. Өч ел дәвамында атказанган тренер Руслан Куштанов җитәкчелегендә классик бокс белән шөгыльләнә.
2017 елда бокс буенча Россия чемпионатында беренче көрәштә 2016 елгы Олимпиаданың бронза призеры Владимир Никитинны җиңеп, җиңел авырлыкта чемпион була. «Чемпионатның иң яхшы боксчысы» дип таныла.
2018 елда бокс буенча Халыкара турнирда (Санкт-Петербург) 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңүче була. Соңрак 19-22 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Европа беренчелегендә икенче урын ала. Россия чемпионатында үз үлчәү авырлыгында җиңә һәм ике тапкыр Россия чемпионы була. 2018 елның 9 декабрендә Россия җыелма командасының дөнья җыелмасына каршы матч очрашуында катнаша.
2019 елгы бокс буенча Дөнья чемпионатына (Екатеринбург) Россия җыелма командасы составына кертелә[3]. 15 сентябрьдә икенче әйләнештә 57 кг га кадәр авырлык категориясендә Боян Асеновны (Болгария) 5:0 исәбе белән җиңә[4].
2019 елгы Россия чемпионатында 57 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңеп, өч тапкыр ил чемпионы була. Финалда өч тапкыр Россия чемпионы һәм Евроуеннар-2015 җиңүчесе Бахтаровар Назировны җиңә. Квалификация турнирында (Лондон, COVID-19 пандемиясе аркасында тәмамланмаган) Олимпия лицензиясен ала.
Профессиональ дебюты 2020 елның 3 июлендә була. 10 раундлы көрәштә Армен Атаевны (Россия) вакытыннан алда җиңә (5-1-1). Беренче профессиональ көрәшендә үк WBA Asia версиясе буенча 2нче җиңел авырлык категориясендә Азия чемпионы титулын яулый. Икенче көрәштә EBP версиясе буенча Евразия чемпионы Эржан Тургумбековны (Кыргызстан) җиңә.
2020 елның 5 декабрендә бокс буенча Россия чемпионаты кысаларында финал ярышларында (Ырынбур) 60 кг га кадәр авырлык категориясендә Җәмал Бәдретдиновны (Санкт-Петербург) җиңеп, чемпион поясын ала.
2021 елның апрелендә «Санкт-Петербург Губернаторы Кубогы» халыкара турнирында 60 кг га кадәр авырлыкта, Абдумалик Халоковны (Үзбәкстан) җиңеп, җиңүче була[5].
2021 елның июнь аенда Парижда бокс буенча Европа Олимпия квалификациясе җиңүчесе була һәм тагын бер кат Олимпиадада катнашуын раслый. Турнирда спортчы 5 көрәш үткәргән. Финал ярышында 57 кг га кадәр авырлыкта Самуэль Кистохаррины (Франция) җиңә.
2021 елның 5 августында Альберт Батыргазиев 57 килограммга кадәр категориядә 3:2 исәбе белән АКШ спортчысы Дюк Рейганны җиңә һәм Олимпия чемпионы исеменә лаек була.
2024 елгы торыш буенча Батыргазиев BoxRec рейтингы буенча 6 нчы урынны били, Россиянең җиңел үлчәүле боксерлары арасында 3 нче, планетаның иң яхшы 25 җиңел үлчәүле боксеры исемлегенә керә[6].
2025 елның 2 июлендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә узган «БЕТСИТИ. IBA.PRO 7» турнирының 4 нче раундында техник накаут белән 34 яшьлек WBA International титулы иясе, британияле Джеймс Диккенска җиңелә. Россияле IDA.PRO һәм икенче ярым җиңел үлчәүдә WBA вакытлы чемпионы титулларыннан мәхрүм кала. Бу — Батыргазиев карьерасында беренче җиңелү[7].
Спорт казанышлары
- Бокс буенча Россия чемпионы (2017, 2018, 2019, 2020);
- Кикбоксинг буенча Россия беренчелеге фулл-контакт бүлегендә (15-20.04.2013, Красноярск): 1 урын;
- Кикбоксинг буенча Россия беренчелеге лайт-контакт бүлегендә (11-15.05.2013, Сарытау): 3 урын;
- Кикбоксинг буенча Европа беренчелеге (19-22.09.2013, Краков, Польша): 1 урын;
- Кикбоксинг буенча К-1 бүлегендә Россия беренчелеге (Калининград, 17-23.03.2014): 1 урын;
- Кикбоксинг буенча Дөнья беренчелеге (08-15.09.2014 ел, Римини, Италия): 1 урын;
- Кикбоксинг буенча Россия чемпионаты — җиде-контакт бүлегендә (13-21.12.2014, Мәскәү): 1 урын
- Кикбоксинг буенча Россия чемпионаты (22-30.03.2015, Новосибирск): 1 урын;
- Кикбоксинг буенча Россия чемпионаты (15-22.05.2016, Екатеринбург): 1 урын;
- Кикбоксинг буенча Дөнья беренчелеге (27.08-04.09.2016, Дублин, Ирландия): 1 урын;
- Кикбоксинг буенча ир-атлар арасында «Локомотив» РФСО чемпионаты (20-26.03.2017, Краснодар): 1 урын;
- Кикбоксинг буенча халыкара турнир (01-06.08.2017, Минск): 1 урын;
- Бокс буенча Россия чемпионаты (30.09.-08.10.2017, Грозный): 1 урын;
- Бокс буенча халыкара турнир (27-30.05.2018, Санкт-Петербург): 1 урын;
- Бокс буенча Европа беренчелеге (25.03-01.04.2018, Тыргу-Жиу, Румыния): 2 урын;
- WBA Asia версиясе буенча Азия чемпионы (3.07.2020);
- XXXII Җәйге Олимпия уеннары (23.07.- 8.08.2021, Токио, Япония): Бокс буенча (57 килограммга кадәр категориядә) Олимпия чемпионы.
Дәүләт бүләкләре
- «Дуслык» ордены кавалеры (2021)[8].
Шәхси тормышы
Милләте — нугай[9]. Дагыстан Республикасының Бабаюрт районы Геметүбә авылында туган. Алты яшь булганда әти-әнисе белән Нижневартовскка күченә. Әнисе тәрбияче, әтисе янгын сүндерүче булып эшли. Абыйсы һәм 4 энесе бар[10]. Әбисе, туганнары Дагыстан Республикасының Бабаюрт районы Геметүбә авылында яшиләр[11].
Искәрмәләр
- ↑ Альберт Батыргазиев стал чемпионом России.
- ↑ Не судите о книге по обложке.
- ↑ Армейцы – Андрей Замковой, Альберт Батыргазиев и Муслим Гаджимагомедов – выступят на чемпионате мира по боксу в Екатеринбурге. cska.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2019.
- ↑ Батыргазиев вышел в 1/8 финала ЧМ в Екатеринбурге
- ↑ "Кубок Губернатора Санкт-Петербурга". Итоги (рус.). Сайт Федерации бокса России (24 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2021.
- ↑ Boxing Ratings: Light — Russia (ингл.). BoxRec. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2022.
- ↑ Российский боксер Батыргазиев уступил британцу Диккенсу, потерпев первое поражение в карьере (рус.). www.news.sportbox.ru (2 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025.
- ↑ Батыргазиев, Альберт Ханбулатович (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2025.
- ↑ Альберт Батыргазиев стал чемпионом России.
- ↑ Не судите о книге по обложке. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2019. Архивировано 26 июль 2021 года.
- ↑ Талант не поможет, если не работать. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2019. Архивировано 26 июль 2021 года.