Бухта
Этимология
Алман телендә «бухта» (алман. Bucht) сүзе ике мәгънәдә кулланыла. Бәгъзән, култык (Гудзон култыгы — алман. Hudson-Bucht), бәгъзән исә диңгез (Баффин диңгезе — алман. Baffin-Bucht) мәгънәсен бирә.
Тасвирлама
Кагыйдә буларак, бухталар кораблар ышыкланып тору өчен хезмәт итә. Кайбер урыннарда бухталар ачык сулыктан коры җир кисәкләре (ярның чыгып торган урыны, кыя, борын, янәшәдәге утраулар, ясалма моллар һ. б. төрле утырмалар) белән аерылып алынган була. Шулар ярдәмендә бухтадагы корабларга көчле дулкыннардан һәм җилдән сакланырга мөмкин була.
Кайбер бухталар
- Балаклава бухтасы (Акъяр, Севастополь) — Аурупаның иң тирән бухтасы.
- Авача бухтасы — Тын океанның Камчатка ярында урнашкан дөньяның иң эре бухталарының берсе. Озынлыгы 24 км, керү юлында киңлеге — 3 км, гомуми мәйданы 215 км². Тирәнлеге 26 м га җитә[1].
Кара диңгез
- Геленҗик бухтасы
- Акъяр (Севастополь) бухтасы
- Цемес (Новороссийск) бухтасы
- Босфор бугазында Алтын мөгез (яки Haliç) бухтасы
Каспий диңгезе
- Бакы бухтасы
Япон диңгезе
- Алтын Мөгез бухтасы (Владивосток)
Тын океан
- Авача бухтасы (Петропавловск-Камчатский)
Беринг диңгезе
- Провидения бухтасы (Анадырь, Чукотка АО)
Галерея
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 4 (Бо-Ве). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-333-8
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Карта Камчатского берега. University of Alaska Fairbanks