Кашкадәрья өлкәсе

Кашкадәрья өлкәсе (Кашкадәрья вилаяте, үзб. Qashqadaryo viloyati) — Үзбәкстандагы 12 дән бер өлкә. Мәркәзе — Каршы шәһәре.

География

Кашкадәрья өлкәсе Үзбәкстанның көньяк өлешендә Кашкадәрья елгасы бассейнында Памир-Алай тауларының көнбатыш битләвендә урнашкан.

Өлкәнең җирләре мәйданы 28 400 км² тәшкил итә.

Тарих

Кашкадәрья өлкәсе 1943 елның 20 гыйнварында оештырылган. Аның эченә Каршы һәм Шәһресәбз шәһәрләре һәм Бохара өлкәсеннән чыгарылган Бишкәнт, Гузар, Диһканабад, Камәши, Каршы, Касан, Китаб, Чиракчы, Шәһресәбз һәм Яккабаг районнары кергәннәр.

1960 елның 25 гыйнварында өлкә бетерелгән, әмма 1964 елның 7 мартында кире оештырылган.

Халык

Халык исәбе — 2 722 900 кеше (2011).

Зур торак пунктлар: Каршы, Шәһресәбз, Китаб, Касан, Мөбарәк, Яккабаг, Гузар, Чиракчы, Диһканабад, Кәсби, Нишан, Миришкар и Камәши.

Күренекле кешеләр

Идарә-җир төзелеше

undefined

Өлкә 13 районына (төмәненә) бүленә:

Мәркәзе — Каршы шәһәре.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр