Мөхәммәт Җиһангиров

Мөхәммәт Солтангәрәй улы Җиһангиров (рус. Мухамед Султангирович Зиангиров, 1923, Яңаюл29 сентябрь 1943, Солёное районы[d]) — ефрейтор, Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1944).

Биография

Балачагы һәм яшьүсмер еллары

Мөхәммәт Җиһангиров 1923 елда хәзерге Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Янгиюл районы территориясендә крестьян гаиләсендә туган. Милләте буенча — татар[1]. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшләгән.

Бөек Ватан сугышында катнашуы

1942 елның июнендә Җиһангиров Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә хезмәткә алына һәм шул ук елның июленнән фронтка җибәрелә[2]. Воронеж (1942 елның июле — декабре) һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларында сугыша. Воронеж-Ворошиловград саклану операциясендә, Коротояк шәһәрен азат итү һәм Дон елгасының уң ярында плацдарм яулап алу сугышларында, 1943 елның гыйнвар-февралендә Донбассны азат итүдә, аннары Харьков саклану операциясендә катнаша[3].

1943 елның сентябренә ефрейтор Мөхәммәт Җиһангиров Көньяк-Көнбатыш фронтның 6 армиясе составындагы 198 аерым армия заградотрядында автоматчы була. Днепр өчен сугыш вакытында батырлык күрсәтә[4].

1943 елның 26 сентябренә каршы төндә ул штурм төркеме составында Днепропетровск өлкәсенең Солонянск районы Войсковое авылы янында Днепрны кичеп чыга. Дошман снаряды понтонны җимергәч, Җиһангиров, үз гомерен куркыныч астына куеп, суда батучы иптәшен коткара. Көнбатыш ярда ул плацдармны яулап алуда һәм аны тотып торуда катнаша. Берничә тапкыр разведкага барып, дошман турында кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта. 27 һәм 28 сентябрь көннәрендә алман контрһөҗүмнәрен кире кага[2].

29 сентябрьдә совет бүлекчәләре һөҗүмгә күчә. Җиһангиров, сугышчыларны үз артыннан ияртеп, беренчеләрдән атакага күтәрелә. Бу сугышта аның башы яралана, ләкин сугыш кырын ташлап китүдән баш тарта һәм, ярасын бәйләп, чигенүче дошманны эзәрлекләүне дәвам итә. Шул сугышта снаряд ярчыгы тиеп һәлак була[2]. Войсковое авылындагы туганнар каберлегенә җирләнгән[4].

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 19 мартындагы Указы белән командованиесенең сугышчан биремнәрен үрнәк төстә үтәгәне һәм күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ефрейтор Мөхәммәт Җиһангировка үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә[2].

Бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Җиһангиров Мөхәммәт Солтангарый улы. Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  2. 1 2 3 4 5 Зиангиров Мухамед Султангирович (рус.). Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  3. Зиангиров Мухамед Султангирович. Бессмертный полк. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  4. 1 2 Зиангиров Мухамед Султангирович (рус.). Музей Победы. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  5. Зиангиров Мухамед Султангирович, ..1923. Документы участника войны. [неопр.]. Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  6. Зиангиров Мухамед Султангирович. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.

Әдәбият

  1. Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. Т. 1 /Абаев — Любичев. — М.: Воениздат, 1987. — С. 911.
  2. Джураев Т. Д. Верные сыны Родины. — Ташкент, 1964. — С. 120.
  3. Березняк Н. Г. Герои Советского Союза — узбекистанцы. — Ташкент, 1984. — С. 108—109.