Пифагор

Самослы Пифагор яки Фисагурс (бор. юн. Πυθαγόρας ὁ Σάμιος, лат. Pythagoras; б.э.к. 570490 еллар, гарәп. فيثاغورس) – борынгы грек фәлсәфәчесе һәм математигы. Пифагореизм дип аталучы фәлсәфә юнәлешенә нигез салучы.

Пифагорның яшәү тарихын аны һәр яктан камил хикмәт иясе һәм бөек акыл иясе буларак сурәтләүче риваятьләрдән аеруы авыр. Үз заманында Геродот аны «эллиннар арасында иң бөек акыл иясе» дип атый.

Пифагор исеме белән Айдагы бер кратер аталган.

Тәрҗемәи хәле

Пифагорның атасының исеме Мнесарх була, анасыныкы — Партенида. Алар Самослы булалар. Диоген Лаэртский буенча Мнесарх таш кисүче була, Порфирий буенча исә ул Тир шәһәреннән бай сәүдәгәр була. Беренче фикер ешрак дөрес буларак кабул ителә.

Яшь чагында Пифагор белем туплау нияте белән Мисырга юнәлә.

Шулай ук карагыз

  1. 1 2 Pythagoras // Encyclopædia Britannica (ингл.)