Михаил Морозов

Морозов Михаил Михайлович (1897, 18 февраль, Мәскәү — 9 май, 1952, шунда ук) — совет әдәбият гыйлеме һәм театр белгече, педагог, тәржемәче, бөтен гомерен Шекспир ижатын өйрәнүгә багышлаган, Шекспирны өйрәнү гыйлеменә нигез салучыларның берсе.

Тәрҗемәи хәле

undefined

Морозов Михаил Михайлович фабрикант Морозовлар гаиләсендә туган. Атасы — Морозов Михаил Абрамович (1871-1903) — эшкуар, меценат, сынлы сәнгать коллекционеры («Джентльмен» исеме астында билгеле булган); әнисе — Мамонтова Маргарита Кирилловна (1873-1958). Кече апасы — пианистка Морозова Мария Михайловна (1904-1964). Бөек Британиядә инглиз телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Рәсәйгә кайтып, Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1920-нче еллардан алып театр режиссеры була, театр тарихы буенча лекцияләр укый, тәрҗемә белән шөгыльләнә. Соңрак инглиз теле укытучысы булып эшли, инглиз телендә инглиз әдәбияты тарихы буенча лекцияләр укый. Шекспирның "Гамлет"ын инглиз телендә басмага әзерли, аңа җентекле аңлатма бирүдән тыш, аның өчен махсус сүзлек төзи. 30 нчы елларда театрда эшләвен дәвам итә, Шекспирның спектакльләрен куюны консультант сыйфатында гамәлгә ашыра. 1937 елда Шекспир кабинетын булдыра һәм ВТО карамагындагы көнбатыш аурупа театрын җитәкли. Бөтенсоюз Шекспир конференцияләре белән җитәкчелек итә. Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында шекспир семинарларын алып бара. 1949 елда, космополитизм белән көрәшү вакытында, Шекспир кабинеты ябылганнан соң, Мәскәүдә инглиз телендә чыгарылган News журналының баш мөхәррире итеп тәгаенләнә.

1952 елда вафат була. Введенский зыяратында җирләнгән(10 уч.).

Гаиләсе

  • 1нче хатыны — Туркестанова Варвара Александровна (1896-1941)[2][3].
    • Улы — Михаил Михайлович-(1922-1967)[4].
  • 2-нче хатыны — Татьяна Романовна Рогаль-Левицкая.
  • 3-нче хатыны — Буромская-Морозова Евгения Михайловна (1909-1996), тол хатын һәм М. М. Морозов мирасын нәшер итеп чыгаручы[5].

Морозовның эшләре

  • «Шекспир пьесаларына аңлатма» (1941);
  • «Шекспир совет сәхнәсендә» (1947);
  • «Шекспир» (ЖЗЛ, 1947)
  • «Төрле еллардагы шигырлар» (1983)

Искәрмә

  1. 1 2 3 Морозов Михаил Михайлович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Голицын К. Н. Записки князя Кирилла Николаевича Голицына / [сост. и аннот. имен. указ. А. К. Голицына]. — М. : Радуга, 2008. С. 287—289, 293, 586.
  3. Дворяне: книга памяти (То). Заклейменные властью. Архивировано 19 ноябрь 2019 года.
  4. ф. 2526 Морозов Михаил Михайлович (1897—1952) — литературовед. РГАЛИ. Архивировано 17 гыйнвар 2020 года.
  5. М. М. Морозов. Театр Шекспира (составитель Буромская-Морозова Евгения Михайловна). М. : ВТО, 1984., archived from the original on 2021-11-24, retrieved 2021-11-24 

Әдәбият

  • Горбунов А. Н. Морозов о Шекспире // Горбунов А. Н. Шекспировские контексты — М.: МедиаМир, 2006. — Б. 299—307. — 364 б. — 500 экз. — ISBN 5-91177-001-6.
  • Самарин Р. М. М. М. Морозов (1897-1952) // М. М. Морозов. Избранные статьи и переводы — М.: ГИХЛ, 1954.
  • Шведов Ю. Михаил Михайлович Морозов // М. Морозов. Шекспир, Бернс, Шоу… / Автор вступительной статьи и составитель сборника и редактор Ю. Шведов — М.: Искусство, 1967.

Сылтамалар

  • Морозов, Михаил Михайлович // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М. : Советская энциклопедия, 1962-1978.
  • Захаров Н. В. Морозов Михаил Михайлович. Электронная энциклопедия «Мир Шекспира» (2012—). Башлангыч чыганактан архивланган 18 гыйнвар 2020. 18 гыйнвар 2020 сыналган.