Шушма

Шушма елгасы, Нократның уң кушылдыгы. Мари Республикасы Кече Кенәр авылы янында башлана, тамагы Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре янында. Озынлыгы 112 км (Татарстан чикләрендә — 90 км), бассейнының мәйданы 1885 км². Төп кушылдыклары: Сәрдә, Көшкәт, Арбор, Кугубор. Кечерәкләре: Арбаш, Ташлык, Йөрек. Максималь су чыгымы 149 м³/с (1980). Су агымы көйләнгән. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 500—800 мг/л. Елга үзәнендә торф ятмалары. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.