Наил Касыймов
Наил Касыймов (Наил Васыйл улы Касыймов, Наил Касыйм; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) – совет һәм Россия шагыйре, җырлар авторы, 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014), ТР Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе лауреаты (2017), Татарстан Республикасының халык шагыйре (2023).
Тормыш юлы
1955 елның 18 августында Арча районы Ашытбаш аваылында биш балалы гаиләдә туган. 1970 елда Ашытбаш сигезьеллык мәктәбен, 1972 елда Тукай-Кырлай урта мәктәбен, 1977 елда Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган [1].
Хезмәт юлы
1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшләгән.
1992–1997 елларда Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор вазыйфасында.
1997–1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсе башлыгының беренче урынбасары булып эшли.
1999 елдан Казан шәһәр хакимиятенең юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара.
Пенсиягә киткәнче Татарстанның мәдәният министрлыгында бүлек мөдире вазыйфасында.
Иҗаты
Н. Касыймовның шулкадәр нечкә күңелле, шигъри җанлы булуы гаҗәп тә түгел ― татарның олы әдипләре туып-үскән Арча районы егете ул. Кечкенә чагында әнисенең туган авылы ― Кырлай белән тоташкан Иябаш авылына әбиләренә кунакка барганда, Тукай йөргән сукмаклардан йөргән, Тукай коенган инештә су коенып үскән[2].
|
Файл:Н.В.Касыймов 1.jpg
«Су буенда учак яна» китабы
Мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыга. Кырлай мәктәбендә югары классларда укыганда мәктәпкә килгән әдипләрдән хуплау алган Наилнең кайбер шигырьләре «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) басылып чыга.
Татар шигъриятендә Наил Касыймов җырчы шагыйрь буларак билгеле. Әнисе Фәүзия апага багышлап язылган «Ак яулыклы әнием» дигән җырдан соң танылу ала (көй авторы Луиза Батыр-Болгари). Шагыйрьнең йөзгә якын шигыренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары көй язган. Җырларын үзешчән һәм профессиональ җырчылар репертуарларына алган: «Ак яулыклы әнием», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын», «Авылым тавышлары», «Гүзәл җирем» (Л.Батыр-Болгари көе), «Туй күлмәге», «Кулъяулыгың», «Соңгы звонок» (Р. Әхиярова көе), «Тыңлар идем тавышыңны», «Хәтерлисең микән ул төнне» (Р. Кәлимуллин көе), «Су буенда учак яна», «Оныттыр» (З. Хәйретдинов көе) һ. б. Венера Ганиева «Туй күлмәге» җырын, Зөһрә Шәрифуллина «Су буенда учак яна» җырын башкара.
Төрле елларда иҗат ителгән җырларын, шигырьләрен «Яраткан җырлар» жыентыгына һәм башка җыр китапларына урнаштырган, «Су буенда учак яна» (1993; 2020), «Күңелем каршыңда тезләнде» (1996), «Күңелем кояшы» (2013), «Тыңлар идем тавышыңны» дигән китапларга туплап чыгарган [3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Саҗидә Сөләйманова һәм Фатих Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты[4][5];
- «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе — татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен (2014)[6][7];
- Татарстан Язучылар берлегенең шигърият өлкәсендәге Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе (2017)[8][9][10];
- Татарстанның халык шагыйре (2023) — Татарстан Республикасы Рәисенең 2023 елның 26 апрелендәге Указы белән татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен[11][12];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2026)[13];
- 2023 — «Су буенда учак яна» шигырьләр һәм җырлар җыентыгы өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә номинант[14].
Гаиләсе
Хатыны Гөлсинә Чирмешән районы Керкәле авылыннан. Уллары Айдар.
Искәрмәләр
- ↑ Наил Васыйл улы Касыймов. Чакмагыш үзәк китапханәсе
- ↑ 1 2 «Тыңлар идем тавышыңны...» «Татарстан яшьләре», 2022 ел, 17 март, 9нчы бит
- ↑ Наил Касыймов. 2022 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы)
- ↑ На празднике поэзии (рус.). Портал муниципальных образований Республики Татарстан. Арский муниципальный район (30 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
- ↑ На празднике поэзии (рус.). arsk.tatarstan.ru (30 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
- ↑ Якташыбыз Наил Касыймның туган көне. МБУ «Арский историко-этнографический музей „Казан арты“» (18 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
- ↑ Рейтинг (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
- ↑ «Мы делили апельсин…»: как Союз писателей Татарстана присуждает литературные премии? (рус.). ИА «Татар-информ» / SNTAT.RU (23 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
- ↑ Премия имени Хади Такташа (рус.). Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
- ↑ Якташыбыз Наил Касыймның туган көне. МБУ «Арский историко-этнографический музей „Казан арты“» (18 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
- ↑ Признание заслуг 27.04.2023 (рус.). Республика Татарстан (медиахолдинг) / rt-online.ru (27 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
- ↑ Тукай ышыгында. Туган тел көненнән соң уйланулар. Ватаным Татарстан (27 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
- ↑ В Казанском Кремле вручили госнаграды за вклад в развитие страны и республики (рус.). Kazanfirst (10 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
- ↑ В Союзе писателей поддержали кандидатуры коллег — претендентов на премию Тукая (рус.). Татар-информ (11 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
Сылтамалар
- Касыймов Наил. Татарстан Язучылар берлеге
- «Тыңлар идем тавышыңны...» «Татарстан яшьләре», 2022 ел, 17 март, 9нчы бит.
- Наил Касыйм: «Тәмле сүзнең була үз табасы» (шигырләре). «Мәдәни Җомга», 29.08.2015
- Наил Касыймов (Шигърият). «Шәһри Казан», 18.09.2013
- Наил Касыйм әсәрләре «Казан утлары»нда