Гөлзада Руденко
Гөлзада Рәкыйп кызы Руденко (кыз фамилиясе Мөбәрәкшина, рус. Руденко Гульзада Ракиповна; 30 август 1956, Үрнәк (Арча районы), Татарстан АССР) — Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры, РФ (2008) һәм ТР (1998) атказанган мәдәният хезмәткәре, Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт премиясе лауреаты (2022).
Тәрҗемәи хәле
1956 елның 30 августында ТАССР Арча районы Үрнәк авылында туган. Әтисе Рәкыйп — Үрнәк һөнәри-техник училищесы укытучысы, әнисе Язилә —ашханә эшчесе. 8 классны Үрнәктә, урта мәктәпне Алабугада тәмамлый. Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган (1978).
Хезмәт юлы
- 1978—1981 елларда — Яр Чаллыда ВЛКСМның Комсомомол район комитеты инструкторы (1978), икенче сәркатип (1981).
- 1984 елдан — Яр Чаллы КПССның Комсомол район комитеты пропаганда бүлеге мөдире урынбасары.
- 1988 елдан — «Камгэсэнерготөзелеш» берләшмәсенең райком хокукындагы партком сәркатибенең урынбасары.
- 1987 елда — Вьетнамда (ГЭС коручы ире янәшәсендә) ССРБ белгечләре парткомы сәркатибе урынбасары.
- 1991 елда — «Эврика» мәгълүмати үзәге (элекке «Камгэсэнерготөзелеш» берләшмәсенең һөнәри берлеге китапханәсе) директоры.
- 1997 елда — Колумбиядә (ГЭС коручы ире янәшәсендә) РФ белгечләре арасында хатын-кызлар шурасы рәисе урынбасары.
- 1999 елның февраленнән — Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы (шәһәр башлыгы Р. Алтынбаев).
- «Леон-Тур» туристлык фирмасы башлыгы.
- 2002 елның ноябреннән — Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры (шәһәр башлыгы И. Гафуров).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998);
- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2008);
- РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге махсус премиясе лауреаты;
- Фридрих Хаас медале (Алмания);
- Ломоносов исемендәге орден (РФ);
- «Татарстанның иң данлы хатын-кызы» (2006);
- Татарстанның «Ел шәхесе» (2007);
- Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт премиясе ― Россиянең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә, саклауга һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен[1]. Россия көнендә Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин тарафыннан тапшырылган (2022)[2];
- «Дуслык» ордены (2026) — Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирас объектларын саклауга керткән аерым өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен.
Гаиләсе
Искәрмәләр
- ↑ Указ о присуждении Государственных премий в области литературы и искусства 2021 года. Президент Российской Федерации (10 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2022.
- ↑ Вручение медалей Героя Труда и Государственных премий. Президент Российской Федерации (12 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2022.
Сылтамалар
- Алабуга музей-тыюлыгы сайты 2016 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.