Илшат Нуриев
Илшат Габделфәрт улы Нуриев (рус. Ильшат Габделфартович Нуриев; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — Россия муниципаль эшлеклесе, Арча муниципаль районы башлыгы (2015 елдан). Икътисад фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле
1967 елның 6 ноябрендә Татарстан АССРның Арча районы Апаз авылында туа[1]. 1983 елда Арча районының «Ватан» совхозында тракторчы булып хезмәт эшчәнлеген башлый. 1990 елда «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1996 елда «менеджмент» белгечлеге буенча Мәскәү коммерция академиясен тәмамый.
1990—1996 елларда — Балтач районы кулланучылар җәмгыятенең колбаса цехы башлыгы. 1996 елдан Балтач район кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары. 1999 елдан 2008 елга кадәр — Саба районында «Шәмәрдән ит комбинаты» ААҖ генераль директоры. 2008—2009 елларда — Казан дәүләт аграр университеты проректоры. 2009 елдан «Вамин-Татарстан» ААҖ филиалы «Балтач май-сөт комбинаты» директоры. 2004 елда «Яңа мәгълүмати технологияләр нигезендә АПК предприятиеләре эшчәнлеге белән оператив идарә итү» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[2].
2014 елда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә[3]. 2015 елның сентябрендә Арча муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[4].
Өйләнгән, ике баласы бар.
Бүләкләр
- 2006 — Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре;
- 2017 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- 2025 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале[5].
Искәрмәләр
- ↑ Нуриев Ильшат Габделфартович tatcenter.ru
- ↑ Оперативное управление деятельностью предприятий АПК на основе новых информационных технологий
- ↑ Назначен новый руководитель Арского района
- ↑ Избран глава Арского муниципального района, archived from the original on 2021-04-11, retrieved 2021-04-11
- ↑ О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (2 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2026.