Казан дәүләт консерваториясе
Нәҗип Гаяз улы Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академия) — Казанның югары музыкаль уку йорты. 1945 елда нигез салынган. 2001 елда уку йортына Нәҗип Җиһанов исеме бирелгән.
Ректорлар
- 1945―1988 ― Нәҗип Гаяз улы Җиһанов
- 1988―2021 ― Рубин Кәбир улы Абдуллин
- 2021 елның 1 июненнән ректор в. б. ― Вадим Роберт улы Дулат-Алиев[1]
Тарих
Казан дәүләт консерваториясе Идел буе һәм Урал республикалары халыклары арасыннан югары дәрәҗәле музыкантлар (педагоглар, башкаручылар, композиторлар, музыка белгечләре) әзерләр өчен барлыкка китерелә. Аның беренче ректоры татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Нәҗип Җиһанов (1911 — 1988) була[2].
1990 елда консерватория нәшер итү хокукына ия була һәм фәнни, укыту һәм нота басмалары чыгара башлый. 1997 елда консерваториядә опера студиясе ачыла[2].
Югары уку йортында 8 факультет һәм егерме кафедра бар. Шулай ук өч еллык аспирантура да бар.
Танылган шәкертләр
Дәүләт бүләкләре
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2025) — консерватория коллективының музыка сәнгатен үстерүдәге аеруча зур казанышлары, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән зур өлеше өчен[3][4].
Искәрмәләр
- ↑ В Казанской консерватории представили нового ректора. 2021 елның 13 июнь көнендә архивланган. Сайт КГК, 4.06.2021 [рус.]
- ↑ 1 2 Казанская государственная консерватория / 1000-летие Казани
- ↑ О награждении орденом «За заслуги перед Республикой Татарстан» [неопр.]. rais.tatarstan.ru (1 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2026.
- ↑ Минниханов вручил орден коллективу Казанской государственной консерватории [неопр.]. rais.tatarstan.ru (3 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2026.