Һанс Христиан Андерсен

Ганс Христиан Андерсен (дат. Hans Christian Andersen, 1805 елның 2 апреле1875 елның 4 августы) — мәшһүр Дания язучысы һәм шагыйре. Бөтен дөньяга мәшһүр әкиятләрнең авторы.[6]

«Импровизатор» (1835) романында түбән катламнан чыккан хыялый шагыйрь һәм җәмгыять каршылыгы тасвирлана. Андерсенның «Аккургаш солдат» (1838), «Былбыл» (1843), «Шыксыз үрдәк бәпкәсе» (1843), «Кар кыйралбикәсе» (1844), «Ана» (1848) кебек мәшһүр әкиятләре һәм «Сурәтсез сурәт китабы» (1840) шул дәвердә иҗат ителгән. «Мулат» (1840) пьесасын, «Шагыйрь базары» (1842) юл очеркларын язган. «Ике баронесса» (1849) романында катлаулар (сословный) җәмгыятен тәнкыйтьләп чыккан.

2008 елда "Мәгариф" нәшрияты Андерсенның татар теленә тәрҗемә ителгән 17 әкиятен туплап "Унике сәяхәтче" исемле китапны бастырган. Әкиятләрне Люция Гыйззәтуллина тәрҗемә иткән.

Фотосурәтләр

Кызыклы фактлар

Шулай ук карагыз

Сылтамалар