«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале

Викибирелмәләрдә элемент юк
Файл:For Great Service to Tatar People 04.jpg
Тартмасында таныклыгы белән

«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (рус. Медаль «За большие заслуги перед татарским народом») — татар халкының иң югары танылу билгесе, Бөтендөнья татар конгрессы корылтае тарафыннан булдырылган җәмгыять алдында казанышларын тану билгесе, иҗтимагый медаль. Татарларның мәдәниятен, тарихын, телен, милли тормыш рәвешен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм ныгытуга әһәмиятле өлешен керткән җәмәгать һәм сәясәт вәкилләренә бирелә.

Тапшырылу

Бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы корылтайларында, эре төбәкара чараларында яки аерым төбәк яки районындагы җыеннарда халык каршында, сирәгрәк - шәхес белән махсус очрашуларында тапшыралар. БТКның Милли Шура рәисе, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе яки урынбасарлары тапшыра. Беръюлы берничә кешегә бирелүе гадәткә кергән. Соңгы елларда елга 100гә якын кешегә бирелә, 2023 нче елга лауреатлар саны 1200 дән артык дип фаразлау дөрес. Татар милләте кирәкләренә эре хезмәтләр күрсәткән атказанган шәхеснең берәр искиткеч зур һәм вакытлы уңышы яки 50-55-70-80 яшьлек юбилее уңаеннан тапшырыла.

Лауреатлары исемлеге

Калып:Динамик исемлек Калып:Planned

Ел Лауреат Бүләкләү сәбәбе И
1992 1 билгесез шәхес билгесез сәбәп билгесез чыганак
? ? Люция Хәбибуллина Татар халык мәгарифе һәм себер татар фольклоры, әдәбияты үсеше тарихын өйрәнүгә, барлауга һәм популярлаштыруга өлеше өчен, поп [1]
2007 ? Мөҗәһит Әхмәтҗанов татар телен, мәдәниятен һәм әдәбиятен үстерүгә куйган олуг хезмәте [2]
2014 267 Ильяс Җиһаншин Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе эшчәнлегенә керткән өлеше өчен [3]
2015 ? Зәлия Ахунова «Нәүрүз гүзәле» бәйгесен оештырып килгәне өчен [4]
? Луиза Шәмсетдинова Тарихи Искәр каласын тасвирлау һәм торгызу эшенә өлеше өчен [5]
? Дамир Ибраһимов Тарихи Искәр каласын тасвирлау һәм торгызу эшенә өлеше өчен [5]
2016 474 Нурания Абзалова татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруда куйган олуг хезмәте, Сәләй Вагыйзов музеен булдыру һәм яшәтүгә өлеше өчен [6]
2017 ? Камил Сәмигуллин татар телен популярлаштыруда куйган олуг хезмәте, Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрен татарча үткәрү иницивасы [7]
518 Марат Ашимов иҗтимагый эшчәнлек, Азюрка татар хатын-кызларының милли-мәдәни һәм дини хокукларын уңышлы яклавы, "Сахалин эшендә" Коръән аятьләренең тыелуын кире кагуга ирешүе өчен [8]
? Мөнир Ерзин төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек [9]
? Равил Гозәеров төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек [9]
? Галимҗан Таминдаров төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек [9]
? Галибә Сайбулатова төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек [9]
? Ильдар Юлдабаев төбәк тарихы, иҗтимагый эшчәнлек [9]
2018 ? Әлфия Миңнуллина 55 яшьлек юбилей уңаеннан, күп еллар дәвамында БТКда актив һәм нәтиҗәле хезмәте өчен [10]
? Шаһинур Мостафин 70 яшьлек юбилее уңаеннан, күп еллар дәвамында татар матбугаты һәм мәдәнияте үсешенә олы хезмәте өчен [11]
635 Фәрһад Фәткуллин Татарча Википедия үсешендә катнашуы белән татар телен дөнья дәрәҗәсендә танытуга өлеше [12]
2019 ? Мидхәт Газымов хәйриячелек, төбәк тарихы [13]
? Хатыйп Миңнегулов татар телен үстерүгә керткән өлеше өчен, 80 яшьлек юбилее уңаеннан [14]
? Наил Сәйдәшев хәйриячелек, төбәк тарихы [15]
2020 ? Ирек Сәетов хәйриячелек, иганәчелек [16]
? Марат Кәримов Башкортстандагы татар шигъриятен үстерүгә керткән өлеше өчен [17]
2021 957 Илдар Акчурин хәйриячелек [18]
? Габпас Зиннатуллин татар мәдәниятенә өлеше өчен, җирле җәмгыятенә хезмәте аркасында [19]
? Данис Бадртдинов татар мәдәниятенә өлеше өчен, җирле тарих һәм әдәби хезмәте өчен [20]
? Ранит Фазылов татар мәдәниятенә өлеше өчен, җирле җәмгыятенә хезмәте аркасында [21]
2022 ? Морис Әхәтов татар мәдәниятенә өлеше өчен, юбилей уңаеннан [22]
? Тәнзилә Ибраһимова “Чал тарихлы Уразаем“ китабы өчен материаллар туплап зур хезмәт башкарган өчен [23]
? Шамил Батыршин хәйриячелек [24]
? Марс Тукаев 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән күпъеллык эшчәнлеге өчен [25]
2023 ? Роза Камалетдинова «Азат хатын»/«Сөембикә» журналында күп еллык хезмәте өчен [26]
? Ләйсән Билалова татар мәдәниятенә өлеше өчен, Саба районының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы һәм Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе эшчәнлегенә керткән хезмәте өчен [27]

Искәрмәләр

  1. Гөлназ Җәлилова. Өлкәбезнең мәгърифәт йолдызы – атказанган укытучы. Региональная общественная организация «Национально-культурная автономия сибирских татар и татар Тюменской области» (1 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2023.
  2. Гөлназ Җәлилова. Мөҗәһит Әхмәтҗановның өр-яңа китабы дөнья күрде. Татар-информ.tatar-Мөслим (3 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  3. Ильяс хәзрәткә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды. Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе сайты (5 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  4. Зәлия Ахуновага медаль тапшырылды. Сөембикә (журнал) (27 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  5. 1 2 Искермәгән Искер. Безнең мирас (18 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2023.
  6. Самара өлкәсендә гомер итүче Нурания Абзалова Бөтендөнья татар конгрессы медаленә лаек булды. Казан утлары (9 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  7. Татарстан мөфтиенә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды. Ярдәм мәчете (2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  8. Медалью Всемирного конгресса татар награжден адвокат Марат Ашимов. Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте (22 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2023.
  9. 1 2 3 4 5 Энциклопедию «Татары Казахстана» презентовали в Алматы. Бөтендөнья татар конгрессы (18 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2023.
  10. Альфие Миннулиной вручили высшую награду ВКТ — медаль “За большие заслуги перед татарским народом”. Бөтендөнья татар конгрессы (9 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  11. Илфат Фәйзрахманов. Нур сибүче Шаһинур. Безнең гәҗит (12 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2023.
  12. Таныклык фотографиясе
  13. Туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә. Яңа Чишмә районы муниципаль хөкүмәте порталы (6 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  14. Галимнең гомер бәйрәме. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе порталы (29 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  15. НАИЛЮ ИДРИСОВИЧУ САЙДАШЕВУ – 90 ЛЕТ… Бөтендөнья татар конгрессы (18 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  16. “Тулпар”ның дусты Татарстан медале белән бүләкләнде! Тулпар журналы (27 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  17. Халык шагыйренә – Татар Конгрессы медале! Тулпар журналы (12 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  18. Ильдар Акчурин отмечен медалью Всемирного конгресса татар. Бердәм Россия.Пенза бүлекчәсе (3 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  19. Состоялось Национальное собрание татар Северного Управленческого округа Жыен-татар-2021». Ural.tatar (17 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  20. Состоялось Национальное собрание татар Северного Управленческого округа Жыен-татар-2021». Ural.tatar (17 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  21. Состоялось Национальное собрание татар Северного Управленческого округа Жыен-татар-2021». Ural.tatar (17 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  22. Талантливый композитор отметил 50-летний юбилей. Бөтендөнья татар конгрессы (18 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  23. Чал тарихлы Уразаем. Әгерҗе районы муниципаль сайты (16 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2023.
  24. Шамиль Батыршин награждён медалью «За большие заслуги перед татарским народом». Бөтендөнья татар конгрессы (16 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  25. Марс Тукаевка «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален бирделәр. Татар-информ.tatar (27 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  26. Гөлүзә Ибраһимова. «Сөембикә» журналына 110 ел: «3-4 буын хатын-кыз шушы журналны укып, тәрбияләнеп үскән». Интертат (25 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.
  27. Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырдылар. Саба районы муниципаль хөкүмәте сайты (28 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2023.

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз