Марс Тукаев
Марс Тукаев - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары. 1972 елның 26 маенда ТАССРның Әгерҗе районы Рыс авылында туган. Ике яшь тулгач гаиләсе Салагыш авылына күченеп китә.
Белеме
- 1989 – 2009 елларда В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында;
- 1992 – 1993 елларда Стамбул университетында,
- 1993 – 1999 елларда Анкара университетында белем ала.
- 1999-2003 елларда Хаджеттепе университетында аспирантура бүлеген тәмамлый.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2005 елда - «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2012 елда - «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме
- 2012 елда - «2010 елда Бөтенроссия халкының санын алуны уздыруда керткән өлеше өчен» медале
- 2017 елда - Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале.
Сылтамалар
- Марс Рифкать улы Тукаев. Бөтендөнья татар конгрессы сайты
- Якташыбыз - Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев: "Хыялым - туган илемә хезмәт итү". Әгерҗе хәбәрләре, 2 август 2017