Ирек Миңнеәхмәтов
Ирек Миңнеәхмәтев (Ирек Җәүдәт улы Миңнеәхмәтев, 25 декабрь 1980 — 13 март 2020 (39 яшь)) — РФ эшмәкәре, «Татспиртпром» АҖ генераль директоры.
Тәрҗемәи хәле
Казанда туган.
Арча педагогика көллиятен, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003), Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. (2008).
2000-2010 елларда - «Чингисхан» ҖЧҖ генераль директоры.
2008-2010 елларда - Липатов бермандатлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасы депутаты[1].
2010 елның августыннан 2012 елның августына кадәр - «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары.
2012 елның 15 августыннан 20 октябренә кадәр - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры.
2012 елның 20 октябреннән 2015 елның 14 гыйнварына кадәр - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
2015 елның 15 гыйнварыннан 2020 елның 15 гыйнварына кадәр - «Татспиртпром» АҖ генераль директоры (2016 елның 14 июленә кадәр - "Татспиртпром" ААҖ»)[2][3][4][5].
2016 елның 24 октябреннән 2020 елның 13 мартына кадәр — Татарстан Республикасы Пейнтбол федерациясе рәисе[6].
2020 елның 13 мартында тренажер залында дәресләр вакытында 40 яшендә вафат була. Үлемнең якынча сәбәбе - йөрәктә өзелгән тромб[7]. 15 март - Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында җирләнгән[8].
Сәяси амбицияләр
2008-2010 елларда Ирек Миңнеәхмәтов Липатов бермандатлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасы депутаты булып тора[1]. Шуннан соң бары тик коммерция эшчәнлеге белән генә шөгыльләнә, сәяси активлык күрсәтми, һәм сәяси темаларга нинди дә булса әһәмиятле белдерүләр ясамый.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Владимир Казанцев, Ринат Билалов, Малик Арсланов, Адель Гайнудинова, Анна Кузнецова. Медиахолдингу Татарстана прислали Чингисхана. Бизнес Online (15 август 2012).
- ↑ Кто есть кто в Республике Татарстан: Миннахметов Ирек Джаудатович. tatcenter.ru.
- ↑ УСТАВ И ВНУТРЕННИЕ ДОКУМЕНТЫ АО "Татспиртпром". e-disclosure.ru (14 июль 2016).
- ↑ Миннахметов Ирек. Деловой квартал.
- ↑ Новым гендиректором «Татспиртпрома» стал Руслан Максудов. Бизнес Online (15 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2020.
- ↑ Гендиректор «Татспиртпрома» стал главой Федерации спортивного пейнтбола в Татарстане. Реальное время (24 октябрь 2016).
- ↑ Артем Кузнецов, Анастасия Гусева. «Ходил и радовался жизни, ни намека на болезнь…»: не стало Ирека Миннахметова. Бизнес Online (14 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2020.
- ↑ Иван Скрябин. Рустам Минниханов: «Он был одним из самых ярких руководителей в республике». Бизнес Online (15 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2020.