Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов (Ирек Илдус улы Шәрипов) — Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Удмуртиянең атказанган журналисты. Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.
Тәрҗемәи хәле
1969 елның 15 ноябрендә ТАССР Әгерҗе районы Кырынды авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1993), Урал дәүләт хезмәте академиясен (Ижау филиалы) (2003) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- «Удмуртия» ДТРК, Ижау телевидение студиясе мөхәррире.
- «Яңарыш» газетасы, баш мөхәррир.
- Бөтендөнья татар конгрессы (БТК), рәис урынбасары.
- Татарстан халыкларының Дуслык йорты, директор.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 1991 елдан Удмуртия ТИҮ президиумы әгъзасы.
- 1994 елдан Удмуртия «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе.
- 2002 елдан БТК башкарма комитеты әгзасы.
- 2005 елдан Удмуртия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе.
- 2007 елдан Россия татарлары федераль милли-мәдәни мохтарияте рәистәше.
- 2012 елдан Татарстан халыклары Ассамблеясы шурасы әгъзасы.
- Удмуртия милли сәясәт министрлыгы коллегиясе әгъзасы.
- «Бердәм Россия» сәяси фиркасеннән Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Удмуртия Республикасының атказанган журналисты.
- Татарстанның атказанаган мәдәният хезмәткәре.
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале.
Сылтамалар
- ТР халыклары ассамблеясе рәсми порталы
- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.