Хәлил Сәлимов
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 29 сентябрендә ТАССР Апас районы Дәвеш авылында туган. Апас урта мәктәбен алтын медальгә, «филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1971) кызыл дипломга тәмамлаган. Казан дәүләт университетының татар хорында катнаша[1]. Казан дәүләт университетында «Татар теле сузыкларын спектраль анализлау» темасына (фәнни җитәкчесе проф. Д.Г. Тумашева) кандидатлык (1975), «Татар теленең просодик системасы»[2] темасына докторлык (1999) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы
- 1975-1980 Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында укыта.
- 1981 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтының татар теле кафедрасында эшли: өлкән укытучы (1981), доцент (1985), профессор (2000).
- 1986-1990 АДПИ татар теле кафедрасы мөдире.
- 1991-1996 АДПИ тарих-филология факультеты деканы.
- 1996-1997 АДПУ филология факультеты деканы.
Фәнни юнәлешләре
- Татар теленең фонетикасы һәм просодикасы
- Контрастив тел гыйлеме
- Татар орфоэпиясе
Фәнни-педагогик эшчәнлеге
«Гомуми тел гыйлеме», «Татар тел гыйлеменә кереш», «Хәзерге татар әдәби теле», «Укытучының сөйләм мәдәнияте» курсларын укыта. Алабуга дәүләт педагогия институтының халык театры белән җитәкчелек итә. 30 дан артык җыр язган.
Хезмәтләре
- Татар теленең академик грамматикасы. I-II том (автордаш). Казан, 1993, 1995; М, 1998.
- Татар теленең орфоэпия сүзлеге. Яр Чаллы, 1995.
- Латин графикасы нигезендә татар теле орфографиясе. Казан, 2000.
- Тел гыйлеменә кереш (Ф.С. Сафиуллина, Д.Ә. Сәлимова белән берлектә). Казан, 2000.
- Лингвистика терминнары сүзлеге. Алабуга, 2001.
- Татар һәм рус телләренең чагыштырма фонетикасы (Д.Ә. Сәлимова белән берлектә). Алабуга, 2007.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- II, III, IV Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләре лауреаты.
Чыганаклар
Сылтамалар
- Х.Х. Сәлимов Төрки-татар дөнясы сайтында
- Сәлимов Хәлил Хәлим улы истәлегенә 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ КФУ сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-07-17
- ↑ Диссертациясе турында тулырак мәгълүмат
