Фирдәвес Гыйрфанов
Фирдәвес Гыйрфанов, Фирдәвес Гыйльметдин улы Гыйрфанов (1940 елның 7 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Әҗил — 2017 ел, РФ, ТР, Яр Чаллы) — рәссам–график, иҗатында болгар чорына һәм шамаилләргә зур урын бирә, пыялага шамаил ясау осталарының берсе, РФ һәм ТР (1996) рәссамнар берлекләре әгъзасы. ТР (1999) һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
1940 елның 7 июнендә Татарстан АССР Яшел Үзән районы Әҗил авылында туган. Бераздан гаиләсе Казанга күчкән. Казан сәнгать укуханәсен (1968), «театр рәссамы» белгечлеге буенча А. Островский исемендәге Ташкент театр-сәнгать институтының сәнгать факультетын (1973) тәмамлаган[1].
Татарстан АССР мәдәният министрлыгы юлламасы белән Чаллыга җибәрелә. 1973—1989 елларда Яр Чаллы шәһәренең 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбенең оештыручысы һәм беренче директоры[2]. «КамАЗ ударнигы» исеме ала.
Иҗаты
Унике яшьтән үк шамаилләр ясый башлый. Фирдәвес Гыйрфанов — XX гасыр азагындагы милли күтәрелеш чорында «болгарчылык» юнәлешен яклап иҗат иткән рәссам. Картиналарында X—XIII гасырларда Идел Болгары калаларында кайнаган тормышны сурәтли. Пыялага шамаил ясау остасы.
Беренче күргәзмәсе Яр Чаллыда 1992 елда уза[3]. Халыкара (БГӘ, Төркия, Франция), зона (Мәскәү, Волгоград, Түбән Новгород), республика (Казан, Болгар) күргәзмәләрендә катнаша. Иҗат эшләре ТР милли музеенда, «Казан» ММҮ музеенда, Яр Чаллы картиналар галереясында, Казанда дәүләт тарихы музеенда, «Туран» фондында, шәхси коллекцияләрдә саклана[4].
Яр Чаллыда узган шәһәркүләм бәйгеләрдә «Декоратив-гамәли сәнгать төре буенча җиңүче — 2006», «Ел рәссамы — 2012» исемнәре ала[5].
Әдәбият
Сылтамалар
- Яр Чаллы шәһәре 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбенең Вконтакте сәхифәсе [рус.]
- Открылась юбилейная выставка заслуженного работника культуры РТ Фирдауса Гирфанова. Управление информационной политики и по связям с общественностью мэрии г Н. Челны, 7 мая 2015 [рус.]
- Выставка памяти художника Фирдауса Гирфанова 2019 елның 10 апрель көнендә архивланган. [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Girfanov Firdaus Gilmutdinovich 2019 елның 10 апрель көнендә архивланган.. Artru.info
- ↑ Яр Чаллы шәһәре 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе(үле сылтама)
- ↑ Чаллы рәссамы болгарчылык иҗатын дәвам итә. Азатлык радиосы, 10.05.2015
- ↑ Фонд развития татарского языка и культуры «Татарнамә»
- ↑ Художник года - 2012. Конкурсная выставка в Н. Челнах