Мәдинә Тимерҗанова


Мәдинә Фатыйх кызы Тимерҗанова (рус. Мадиня Фатыховна Тимерзянова; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры. 1956 елның 14 апрелендә ТАССРның Октябрь районы (хәзерге Нурлат районы) Әхмәт авылында туган.

1979 елда Казан дәүләт педагогика университетын «Тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы» белгечлеге алып тәмамлаган.

2002—2005 елларда — «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе рәисенең мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары.

2006—2016 елларда — «Казан» телерадиокомпаниясе («Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы) генераль директоры.

2016—2020 елларда — «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе" акционерлык җәмгыяте генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары.

2020 елның августыннан — Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр