Флера Хөрмәтова

Флёра Хөрмәтова (1942 елның 1 июне, Татарстан АССР, Әгерҗе районы, Мукшур) — баянчы, «Энергетик» мәдәният сараеның (Яр Чаллы) халык уен кораллары оркестры җитәкчесе, Татарстанның атазанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле

1942 елның 1 июнендә Татарстан АССРның Әгерҗе районы Мукшур авылында күп балалы гаиләдә, җиденче, төпчек бала буларак, туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск музыка педагогия укуханәсенең хор-дирижерлык бүлегенә укырга керә. Укып бетергәч, Мәжгә шәһәрендәге музыка мәктәбенә эшкә җибәрелә. 1974 елны Казан дәүләт мәдәният институтының халык уен кораллары оркестры бүлеген (педагог Әнвәр Әминов) тәмамлап, Яр Чаллы шәһәре «Энергетик» мәдәният сараена эшкә кайта. 20 ел Халык уен кораллары оркестрын җитәкли. 1979 елда ул җитәкләгән оркестрга «Халык орестры» исеме бирелә. Шәһәр хакимияте каршында оештырылган балалар «Җәүһәр» ансамбленың сәнгать җитәкчесе була (1993-1998 еллар).
Репертуарында халык көйләре, татар композиторларының әсәрләре. Көйләрне үзе эшкәртә, оркестрына яраклаштыра.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты
  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Әдәбият

  1. Татар баянчылары (төзүчеләре Нияз Акмал, Кирам Сатиев). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7

Искәрмәләр