Артур Поляков
Артур Владимир улы Поляков (28 март 1981, Кыр Буасы, Татарстан АССР) — Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры (2010 елдан), ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, әлеге оешманың Казан бүлеге җитәкчесе, «Кайбыч якташлыгы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2016).
Тормыш юлы
1981 елның 28 мартында Татарстан АССР Кайбыч районы Кыр Буасы авылында алты балалы гаиләдә туган. Әтисе Владимир — механизатор, әнисе Галина Нургази кызы — башлангыч сыйныфлар һәм музыка укытучысы (ТР халык артисты Елена Бичарина — аның укучысы). Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетына укырга керергә бара, ләкин баллары җитмәгәч, икенче көнне документларын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлар әзерли торган бүлегенә тапшыра. Бишенче курсны тәмамлагач (2003), Камал театрына баш администратор булып урнаша. Сигез ел эшләгәннән соң, 2010 елда Татарстан Республикасының «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамблен җитәкли[1].
2012 елда РФ халык хуҗалыгын оештыру өлкәсендә идарәче кадрлар әзерләү президент программасы буенча квалификация күтәрү курсларын уза[2], 2013 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.
Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате факультеты ялгыз җырлау кафедрасында «халык җыры режиссурасы» фәнен укыта[3].
«Бәрмәнчек» ансамбле
Башлангыч чорында Камал театры һәм аның директоры Шамил Закиров ярдәм күрсәтә. «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, ТР керәшеннәре иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоров ансамбльне үз канаты астына ала.
2018 елның 14 декабрендә Иске Татар бистәсендә капиталь төзәтү эшләреннән соң (конференц-залы, мәгълүмат-нәшрият комплексы, администрация һәм оешмалар өчен кабинетлары, музей, китапханә, хореография һәм тавыш яздыру заллары, шулай ук якшәмбе мәктәбе, тегү остаханәсе булган) Керәшеннәрнең иҗат йорты ачыла[4]. Иске бинаны яңартып кору өчен ТР бюджетыннан 72 млн сум бүлеп бирелә[5].
2023 елның 31 октябрендә «Бәрмәнчек» ансамбле IX сезонын Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә ача. Яңа программа кысаларында «Хмельная ворга» этно-рок-фолк төркеме белән берлектә керәшен халык җырлары яңача яңгырый[6]. Шул ук елның декабрендә «Гөргөри кияүләре» музыкаль тамашасына багышланган матбугат конференциясендә катнаша[7].
Бүгенге көндә ансамбль репертуарында 150 дән артык керәшен халык җырлары һәм традицион стильдә куелган 30 дан артык бию бар[8].
Суд эше
2023 елның 15 ноябрендә Казанның Идел буе районы суды Артур Поляковка карата хөкем карары чыгара. Ул Татарстан Мәдәният министрлыгына 1,2 млн сум күләмендә зыян китерүдә гаепләнә. Үз гаебен танып, зыянны тулысынча каплый. Аңа 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү (2 ел сынау вакыты белән) хөкем карары чыгарыла[9].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Татарстан Республикасының керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы;
- Татарстан Республикасының керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе;
- Татарстан Республикасының «Кайбыч якташлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Тормыш иптәше — Алсу, улы һәм кызы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек». Татарстан халыклары Ассамблеясы. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ 1 2 Артур Поляков биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
- ↑ Поляков Артур Владимирович (рус.). Казан дәүләт мәдәният институты. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. Архивировано 12 гыйнвар 2019 года.
- ↑ Артур Поляков: «Есть большое желание покорить Москву» (рус.). krshn.addnt.ru (3 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
- ↑ В Казани открылся Центр творчества кряшен (рус.). Официальное сообщество Республики Татарстан ВКонтакте (14 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ «Бәрмәнчек» ансамбле танылган керәшен җырларын этно-рок-фолк юнәлешендә башкарачак. Татар-информ (11 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ «Татар-информ»да «Бәрмәнчек» ансамбленең яңа тамашасы турында сөйләшәчәкләр. Татар-информ (23 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ ГБУК РТ (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
- ↑ В Казани директор госансамбля осужден за «карточную» аферу (рус.). «Реальное время» (15 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
Әдәбият
- Гөлнур Сафиуллина. Артур Поляков: «Тәвәкәллек миндә җитәрлек» // Сөембикә : журнал. — 2018. — Декабрь. — С. 24-26.
Сылтамалар
- Земфира Гыйльметдинова. Артур Поляков: «Без керәшеннәрне танытыр өчен кирәк» // Сәхнә (журнал), 2012. № 9.
| Элгәре: Геннадий Максимов |
«Бәрмәнчек» ансамбле директоры 2010 — х. в. |
Алмашка килүче: ? |