Геннадий Стефановский
Геннадий Стефановский, Геннадий Алексей улы Стефановский (белар. Генадзь Аляксеевіч Стэфаноўскі, 1918 елның 8 октябре Вятка губернасы, Посегово — 1991 елның 7 апреле, Татарстан, Әлмәт) — рәссам, Әлмәт рәсем сәнгать мәктәбе директоры (1966-1987), Әлмәт картиналар галереясын оештыручы һәм беренче (1975—1987 елларда) җитәкчесе. Татарстан АССР (1976) һәм РСФСР (1987) атказанган мәдәният хезмәткәре[1]. Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Тәрҗемәи хәле
Файл:Г.А.Стефановский 1.jpg
Картинасы
Файл:Г.А.Стефановский 2.jpg
Картинасы альбом тышында. 2004
1918 елның 8 октябрендә Вятка губернасы (хәзерге Киров өлкәсе) Киров районы Посегово авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. «Киров рәссамы товариществосы» студиясендә белем ала.
Бөек Ватан сугышында
1941-1945 елларда Карелия фронтында алман-фашист илбасарларына каршы сугышта катнаша.
Хезмәт юлы
Иҗаты
Бала вакытыннан ук рәсем ясау, рәсем сәнгате белән мавыга. Графика һәм сынлы сәнгать өлкәсендә эшли. Әлмәттә берөзлексез иҗат белән шөгыльләнә. Татарстанның нефть якларын гәүдәләндергән уннарча картина язды. Әлмәт картиналар галереясенең бинасын төзүгә, әсәрләр тупламасын булдыруга зур көч куйды[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1976 Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1987 РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре
Хәтер
- Әлмәт картиналар галереясына исеме бирелгән.
Чыганаклар
- Разим Вәлиуллин (төзүче). Әлмәт җырлый (җыентык). Казан: «ГранДан», 2003. ISBN 5-89928-070-0
- Альметьевская картинная галерея. 100 произведений (альбом). М.: Музей-галерея "Новый Эрмитаж – один, 2004.
- Альметьевская картинная галерея (каталог). М.: Музей-галерея «Новый эрмитаж-один», 2005.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Әлмәт районы мәдәният бүлеге сайтында, archived from the original on 2016-01-21, retrieved 2015-12-15
- ↑ «Милли харита» сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-12-15