Разим Вәлиуллин

Разим Вәлиуллин (Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин) - язучы, композитор. Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты (1995).

Тәрҗемәи хәле

1942 елның 3 гыйнварында Татарстан АССР ның хәзерге Зәй районы Кадек авылында туган.

Кадектә башлангыч, Фёдоровкада җидееллык, Әлмәт шәһәренең 1 нче урта мәктәбен, Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1967 ел) тәмамлый. Абыйсы Рамил Вәлиуллин (1939-1995) - Әлмәт татар дәүләт драма театрының директоры (1987-1995 еллар).

Хезмәт юлы

1961-1963 елларда Миңнебай урта мәктәбендә укыта.

1967-1993 елларда Лениногорск музыкаль-педагогия училищесында эшли, аның директоры була.

1970 елда "Чишмә" иҗат берләшмәсен оештыра, аңа 23 ел җитәкчелек итә.

1997 елдан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенең җаваплы сәркатибе.

Татарстан Композиторлар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли.

Берничә китап авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче том: Чаллы, 2000 ел, 37 бит.