Ирек Диндаров

Ирек Гали улы Диндаров (рус. Ирек Галеевич Диндаров, 5 сентябрь 1953, Нурлат районы, Татарстан АССР30 апрель 1999, Яр Чаллы, Татарстан Республикасы) — совет һәм Россия язучысы, публицист. Чаллы шәһәр радиосы җитәкчесе (1989–1993). Татарстанның язучылар (1998 елдан) һәм журналистлар берлекләре әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1953 елның 5 сентябрендә Татарстан АССР Октябрь (1997 елдан Нурлат) районы Биккол авылында укытучы гаиләсендә туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, Фома авылында урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлеген (1974) тәмамлаган.

Беренче мәкаләләре, хәбәрләре бишенче класста укыганда Октябрь районы «Дуслык» газетасында басылган. Язмалары «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» (2014 елдан «Сабантуй» журналы), «Дуслык» газеталарында даими рәвештә басыла килә. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, 1974 елда комсомол юлламасы белән Чаллы шәһәренә килә. КамАЗның пресс-рам заводы матбугат үзәге җитәкчесе була. Аннары Октябрь районының «Дуслык», Тукай районының «Якты юл» газеталарында корреспондент булып эшли. Тукай районы халык контроле комитетында бүлек мөдире, агрегат заводында халык контроле комитеты рәисе, двигательләр заводында партия комитеты сәркатибе урынбасары вазыйфаларын башкара.

Чаллы шәһәр (татар) радиосына нигез салучыларның берсе. 1989 елның февраленнән 1993 елның апреленә кадәр — Татарстан телерадиокомпаниясенең Чаллы шәһәр радиосы җитәкчесе (баш мөхәррире).

1993–1994 елларда — шәһәр информация агентлыгында директор урынбасары. 1994–1999 елларда — шәһәр хакимиятенең мәгълүмат идарәсендә бүлек җитәкчесе.

1999 елның 30 апрелендә вафат.

Иҗаты

1974 елдан Чаллыда яшәп иҗат иткән. 1993 елдан республика газета һәм журналларында, шулай ук «Бөгелмә авазы» газетасында ике дистәдән артык әсәре, парча, хикәяләре басылып чыга. 1995 елда «Төркиягә сәяхәт» исемле беренче китабы дөнья күрә. 1996 елда «Әбләев хикмәтләре» китабы чыга. 1998 елда Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә. Чаллы шәһәре татар журналистлары берләшмәсе рәисе, «Заман» (Төркия) газетасының редколлегия әгъзасы булган.

Китаплары

  • «Төркиягә сәяхәт» (сәяхәтнамә, Яр Чаллы: КамАЗ нәшрияты, 1995)
  • «Әбләев хикмәтләре» (Яр Чаллы, 1997)
  • «Соңгы мөнәҗәт» (Яр Чаллы: «Хәерле иртә» нәшрияты, 2000)
  • «Йолдыз җиле» (Яр Чаллы: «Хәерле иртә» нәшрияты, 2000)

Хәтер

2023 елның сентябрендә, язучының 70 еллыгы уңаеннан, туган авылы Бикколда (хәзерге Нурлат районы Бикулово авылы) Ирек Диндаров истәлегенә багышланган әдәби кичә үткәрелo. Чарада язучының туганнары, авылдашлары, иҗатын яратучылар катнаша. Кичәдә Ирек Диндаровның әсәрләре укыла, аның яраткан җырлары башкарыла[1].

Гаиләсе

Улы Эмиль, кызы Лилия. Энесе — язучы Илдус Диндаров.

Искәрмәләр

  1. В деревне Бикулово Нурлатского района провели вечер памяти Ирека Диндарова. nurlat-tat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.

Сылтамалар