Азамат Гафаров
Азамат Фидан улы Гафаров (рус. Азамат Фиданович Гафаров; 19 июнь 1974, Уфа) — Россия театр һәм кино артисты, җырчы. 1993 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театры, 1996 елдан — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актёры. Башкортстан Республикасының халык артисты (2014).
Тәрҗемәи хәле
1974 елның 19 июнендә Уфа шәһәрендә туа[2].
Уфадагы 35 нче мәктәпне, 1996 елда хәзерге Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын Фәрдүнә Касыймова сыйныфы буенча тәмамлый[2].
1993 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театры[2], 1996 елдан — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актёры[3][4].
2019 елның 21 июнендә, артистның 45 яшен билгеләгәндә, Башкортстан Республикасының мәдәният министры Әминә Шафикова сәхнә остасын котлап:
| «Азамат Гафаров — Гафаровлар династиясен лаеклы дәвам итүче, атасының яхшы хезмәттәше һәм игелекле улы. Азамат Гафаров уйнаган рольләр гомерлеккә күңелдә һәм хәтердә саклана, алар тирән тойгы һәм хис калдыра. Тамашачы шулай ук Азамат Фидан улының тавышына гашыйк, ул башкарган җырлар эчкерсез һәм көчле. Тантаналы очрашулар ешрак булсын, яңа рольләрегез артып торсын»[5], |
дигән теләкләрен җиткерде.
Иҗат кичәсендә Азамат Гафаров, «Башмагым», Салават Әбүзәровның «Хыялый» спектакленнән (режиссёры А. Янбәков), Илшат Йомаголовның "Нәркәс"еннән (режиссёры — И. Гыйләҗев), А. Ишбулдинаның «Баллы, тирәкле Балтирәк» (режиссёры А. Әмиров), «Өч егет» спектакльләреннән өзекләр күрсәтә[5].
2024 елның 25 һәм 26 октябрендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Венер Исхаковның «Җырланмаган җырым…» повесте буенча премьера тәкъдим итә. Куелышы Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров өчен бенефис була, ул үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Спектакль башланыр алдыннан мәдәният министры Әминә Шафикова юбилярга Башкортстан Республикасының «Хезмәт батырлыгы өчен» медален тапшыра[6].
Иҗади эшчәнлеге
Репертуары
- Сергей Сергеич Паратов, «Бирнәсез кыз», Александр Островский;
- Сәлим, «Хыялый», Салават Әбүзәров;
- Тимерхан, «Нәркәс», Илшат Йомаголов;
- Шер-Хан, «Маугли», Р. Киплинг — Айрат Әбүшахманов, И. Казакъбаев;
- Каһым-түрә, «Каһым-түрә», Баязит Бикбай;
- Хәбир, «Сөю гөнаһмы?», Туфан Миңнуллин;
- Азнагол, «Мәхәббәт һәм нәфрәт», Зәйнәб Биишева;
- Илшат, «Атыңны биреп тор!», Рәлиф Кинҗәбаев;
- Ричард Галин, «Айгөл иле», Мостай Кәрим;
- Миловзоров, «Гаепсездән гаеплеләр», Александр Островский;
- Ильяс, «Гүзәлем Әсәл», Чыңгыз Айтматов;
- Шәмгун, «Йосыф һәм Зөләйха»;
- Алик, «Баллы, тирәкле Балтирәк», А. Ишбулдина;
- Жамуха, «Чыңгыз ханның ак болыты»;
- Рим Карамович, «Бомба»;
- Хәбир, «Сөяркә»;
- Хаҗгали, «Тагын мәхәббәт турында»;
- шулай ук «Озын-озак балачак», «Тылсымлы күлнең сере», «Печән өстендәге эт», «Нәркәс», «Атилла», «Кызыл яулыклы тирәгем», «Салават», «Өчәү маҗаралары» дип аталган театраль эшләре бар[4].
Гаиләсе
- Әтисе — Фидан Гафаров.
- Әнисе — Фәридә Гафарова.
- Беренче хатыны — Алсу Галина. Нәргизә һәм Нурлана исемле ике кызы бар.
- Икенче хатыны — Алина Гафарова[8].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының халык артисты (2014);
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2004);
- Башкортстан Республикасының «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (2024).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ 1 2 3 «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы. Гафаров Азамат Фидан улы [Тикшерелгән 8 июль 2024]
- ↑ 1 2 «Кино — театр» сайты. Главная / Российские актеры театра / Г / Азамат Гафаров / биография [рус.] [Тикшерелгән 10 июль 2024]
- ↑ 1 2 М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры. Рәсми сайт. Главная > Труппа > Гафаров Азамат Фиданович [рус.] [Тикшерелгән 10 июль 2024]
- ↑ 1 2 «Башкортстанның мәдәни дөньясы» интернет-порталы. Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров үзенең 45 яшьлек юбилеен билгеләп үтте [рус.] [Тикшерелгән 10 июль 2024]
- ↑ Уфада Азамат Гафаров үзенең бенефисы көнендә медаль белән бүләкләнде. «Башинформ» МА, 26 октябрь 2024 ел [рус.] [Тикшерелгән 26 октябрь 2024]
- ↑ Афиша.ру сайты. «Рәхмәт» фильмы Россия, 2007 [рус.] [Тикшерелгән 10 июль 2024]
- ↑ Азамат Ғафаров: "Мин икенсегә өйләндем". shonkar.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2026.