Рафаэль Газимов

Рафаэль Газимов (Рафаэль Госман улы Газимов) – тренер, «КАИ-ЗИЛАНТ» гандбол клубы директоры . РФ гандболчылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

Хезмәт юлы

  • 1979 Воровский исемендәге спорт клубы (Казан) гандбол командасында уйный.
  • 1982 РСФСР гандбол буенча яшьләр командасына кабул ителә.
  • 1982-1985 «Заря» гандбол командасы (Әстерхан) уенчысы.
  • 1985-1987 «Энергия» гандбол командасы (Воронеж) составында.
  • 1987-1990 Воровский исемендәге клуб (Казан), Стәрлетамак шәһәре командалары өчен чыгыш ясый.
  • 1987 елдан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли.
  • 1990-1992 «Академия Пилото Посада» командасы (Виго, Испания) өчен чыгыш ясый.
  • 1992-2007 «КАИ-Зилант» командасы (Казан) уйнаучы-тренеры, баш тренер, директор.[1]

Уңышлары

  • III «Бөтенсоюз яшьләр уеннары» чемпионы (РСФСР җыелмасы эчендә) [2]
  • Казан клубын Россия беренчелегенең суперлигасына чыгарды (2002).[3]
  • «КАИ-Зилант» такымы Россия чемпионатында 5- урын алды.
  • 2001-2002 Европа кубогы уеннарында катнашу.
  • 11 спорт остасын тәрбияләде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1999 «КАИ-Зилант»ка «Иң яхшы команда» исеме бирелә.
  • 2005 «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале.
  • 2005 «Югары спорт күрсәткечләре өчен» медале.

Сылтамалар