Альберт Мәүликов

Альберт Мәүликов, Альберт Вәзил улы Мәүликов — РФ федераль таможня хезмәтенең Идел буе таможня идарәсе Татарстан таможнясы башлыгы (2008). Таможня хезмәте генерал-майоры. ТР наркотикларга каршы комиссиясе әгъзасы[1]. ТАССР атказанган төзүчесе Вәзил Мәүликовның улы.

Тәрҗемәи хәле

1968 елның 22 маенда Казанда туган. Яр Чаллыда Кама политехника институтын (1992), Нижгарда Идел-Нократ дәүләт хезмәте академиясен (2006) тәмамлаган. Хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Таможня хезмәте отличнигы күкрәк билгесе.
  • 2- һәм 3- дәрәҗә Таможня органнарында хезмәт иткән өчен медальләре.
  • Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә медале.

Кызыклы факт

Казан халыкара һава аланы таможня посты өлкән инспекторы вазифасын алу өчен 1 урынга 23 намзәт көрәшә[3].