Диана Сәфәрова
Диана Әсгать кызы Сәфәрова (рус. Диана Асгатовна Сафарова; 16 июль 1984, Казан) — Россия сәнгать эшлеклесе, кино- һәм арт-продюсер, TV алып баручысы, журнал мөхәррире, «Тере шәһәр» фондын гамәлгә куючы, ТР Иҗтимагый пулаты әгъзасы[1]. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2025)[2].
Тәрҗемәи хәле
1984 елның 16 июлендә Казанда Әсгать Сәфәров гаиләсендә туган. Әнисе — Луиза. Диана туганда әтисе көндез тикшерүче булып, төннәрен балалар бакчасында каравылчы булып эшләгән[3]. Казанда финанс институтын, Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлаган.
КФЭИ тәмамлагач, «Светский» журналын нәшер итә, «Эфир» телеканалында «Хатын-кыз бәхете» (рус. Женское счастье) һәм ТЯГ каналында «Кияүдә — ир артында!» (рус. Замужем — за мужем!) программаларын алып бара.
Яр Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрында режиссер буларак дебют ясый: «Маугли» спектаклен куя[4]. «Город Арт-подготовка» театр лабораториясе кысаларында актриса буларак чыгыш ясый.
Спорт турында кино һәм телевидение халыкара фестиваленың (беренчелегенең) 33нче финалы (FICTS Challenge 2015) генераль менеджеры буларак, Казанда фестивальның финалын уздыра[5].
Театр проектларын, Александр Сокуров (ru) һәм һолланд кинорежиссеры Йос Стеллинг (ru) фильмнары ретроспективасын, «Театр.doc» театры (ru) гастрольләрен оештыру белән шөгыльләнүче «Тере шәһәр» (рус. Живой город) фондын гамәлгә куючы (Инна Яркова, Артем Силин белән берлектә).
Кирилл Серебренниковның (ru) «Ученик» фильмының продюсерлар төркеменә керә[6].
Фильмография
Сылтамалар
- «Рәсми Татарстан» порталы(үле сылтама)
- Твиттердагы шәхси аккаунты(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ «Рәсми Татарстан» порталында(үле сылтама)
- ↑ О присвоении почетного звания «Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (30 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2026.
- ↑ Диана Сафарова: Мне всегда нужно докопаться до истины. Собака.ру
- ↑ В Челнах состоялась премьера нового спектакля — «Маугли». ИА «Татар-информ», 25.12. 2014
- ↑ БИЗНЕС Online, 07.08.2015
- ↑ Диана Сафарова едет с Учеником в Каннский фестиваль. Бизнес-онлайн, 11.05.2016
- ↑ Кино-поиск.ру