Диләрә Әүхәдиева

Диләрә Әүхәдиева (Диләрә Рәүф кызы Әүхәдиева) – Россия театр һәм кино артисты.

Тәрҗемәи хәле

1986 елның 27 ноябренда Казанда туган. Мәктәптә укыган елларда кече сәнгать академиясендә шөгыльләнә, рәсем түгәрәгенә йөри, театр түгәрәгендә шөгыльләнә, бал биюләре, гимнастика, аэробика белән ныклап мавыга.

Урта мәктәпне укып бетергәч (2005), Казан театр училищесында (Ю. Карева сыйныфы) укый, Мәскәүдә МХАТ мәктәп-студиясен (К. Райкин остаханәсе) (2009) тәмамлый.

Иҗаты

undefined

Театрдагы рольләре

  • Яшенле яңгыр (Гроза), А. Островский – Варвара
  • Отелло, У.ШекспирЭмилия
  • Гамлет, У.ШекспирГертруда
  • Стравинский. Уеннар (реж. Алла Сигалова)солист

Фильмографиясе

  • 2011 — Елена, реж. А. ЗвягинцевИрина (фильмда Дания Агишева белән бергә уйный)
  • 2011 — Материк, реж. С.С. ГоворухинВаря
  • 2011 — Кешеләр җире (Земля людей), реж. С. Говорухин ()
  • 2010 — Дивар аркылы үбү (Поцелуй сквозь стену), реж. В. АкапянЛеля[1]

Бүләкләре

«Стравинский. Уеннар» (реж. Алла Сигалова) спектакле белән:

  • 2008 — "ТВОЙ ШАНС" фестивалендә Гран — При
  • 2008 — ВГИК фестивалендә лауреат

Сылтамалар

Искәрмәләр