Наталия Гутман

Наталия Гутман, Наталия Григорий кызы Гутман, рус. Гутман Наталия Григорьевна — виолончельдә уйнаучы, педагог, ССРБ халык артисты (1991), РФ дәүләт премиясе лауреаты (2000). Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры (1996 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1942 елның 14 ноябрендә Казанда һөнәри музыкантлар гаиләсендә туган. Мәскәү дәүләт консерваториясен (1964, Г.С. Козолупова сыйныфы), Ленинград дәүләт консерваториясенең аспирантурасын (1968, җитәкчесе М.Л. Ростропович) тәмамлаган. Иҗатының башлангыч чорында атаклы пианист С.Т. Рихтер һәм скрипкачы О.М. Каганның йогынтысы зур була.

1964 елдан Москонцерт солисты.

1976 елдан Мәскәү филармониясе солисты.

1967-1976 елларда һәм 1996 елдан Мәскәү консерваториясендә укыта, профессор.

1991-2004 елларда Штутгарт музыка һәм театр югары мәктәбе профессоры.

Иҗаты

И.С. Бахтан башлап, бик күп композиторларның әсәрләрен башкара. Башкару стиле масштаблы булуы, үзенә тарту көче зур булуы белән аерылып тора. Н. Гутман хәзерге заман композиторлары иҗатына аеруча игътибарлы. 1962 елдан башлап, чит илләрдә гастрольләрдә була. Дөньяның иң атаклы (В. Заваллиш, Р. Мути, К. Аббадо, Ю.К.Темирканов, К. Мазур җитәкчелегендәге) оркестрлары белән бергә чыгыш ясый. О. Каган, Ю. Башмет, В. Третьяков, А. Любимов, М. Аргерих белән бер ансамбль ясап уйный.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 8 (Гр-Ди). М.: НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-338-5

Сылтамалар

Искәрмәләр