Венера Гыймадиева
Венера Гыймадиева (Венера Фәрит кызы Гыймадиева, рус. Венера Фаритовна Гимадиева, 28 май 1984, Казан) ― җырчы (сопрано). Мәскәүнең Зур театры солисты (2011―2017) [1]. Яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты (2012), «Алтын битлек» театр (2014), Л Bravo (2019) премияләре лауреаты.
Тормыш һәм иҗат юлы
1984 елның 28 маенда Казанда туган. И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен «хор дирижёры» белгечлеге буенча (2003), Санкт-Петербург консерваториясенең (С. Горенкова сыйныфы) вокал бүлеген (2009) тәмамлый. 2008 елдан «Санктъ-Петербургъ-Опера» театрында эшли. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының чакырулы артисты. 2010 елда Мәскәүнең «Musica Viva» камера оркестры белән чыгыш ясый. В. Спиваковның Милли филармония оркестры белән хезмәттәшлек итә. «Травиата» фестивалендә (Савонлинна, Финляндия) катнаша. «Альберт-холл»да еллык BBC Proms концертында чыгыш ясый.
2009-2011 Зур театрның (Мәскәү) яшьләр опера программасы артисты
2011 елдан Зур театрның төп труппасы солисты.
2022 елда җырчы Гонконг мәдәният үзәгенең Гранд-театры сәхнәсендә Виолетта партиясе белән дебют ясый. Шул ук елда Амстердамдагы «Концертгебау» концерт залында В. Беллининың «Норма» операсында Норма партиясен башкара, Свердловск филармониясендә С. В. Рахманинов юбилеена багышланган соло концертта (Павел Небольсин, фортепиано) чыгыш ясый. Дрездендагы Земперопера сәхнәсендә дә В. Беллининың «Норма» операсында Норма партиясен башкара.
2023 елдан Гимадиева — А. С. Пушкин исемендәге Түбән Новгород опера һәм балет театры солисты[2].
2023 елда Мәскәүнең «Зарядье» зур залында узган концертта катнаша, анда В. А. Моцартның «Реквием»ын башкара[3].
2024 елда Брюссельдәге «Ла Монне» театрында Дж. Пуччининың «Турандот» операсында Лиу партиясе белән чыгыш ясый, шулай ук Санкт-Петербургта узган «Классик романс дөньясы» фестивале кысаларында концертта һәм башка музыкаль чараларда катнаша.
2024 елда Брюссельдәге «Ла Монне» театрында Дж. Пуччининың «Турандот» операсында Лиу партиясе белән дебют ясый. Санкт-Петербургта узган «Классик романс дөньясы» фестивале кысаларында концертта һәм башка музыкаль чараларда катнаша.
2025 елда Түбән Новгород опера һәм балет театрында «Алтын әтәч» спектаклендә Шемахан патшабикәсе партиясен башкара.
Иҗаты
Партияләре
- «Лючия ди Ламмермур» - Лючия
- «Кыңгырау» (Колокольчик) Г. Доницетти - Серафина
- «Риголетто» Дж. Верди - Джильда
- «Лукрецияне мыскыл итү» (Поругание Лукреции) Б. Бриттен - Люция
- «Анжелика сеңел» (Сестра Анжелика) Дж. Пуччини - Женевьева
Зур театр (Мәскәү)
- «Китеж һәм Феврония турында хикәят» (Сказание о невидимом граде Китеже и деве Февронии) - Сирин кошы
- «Кар кызы» (Снегурочка) – Кар кызы
- «Алтын әтәч» (Золотой петушок) – Шемахан патшабикәсе
- «Патша кәләше» (Царская невеста) Н. Римский-Корсаков - Марфа
- «Борис Годунов» М. Мусоргский - Ксения
- «Травиата» Дж. Верди – Виолетта
Репертуар
- «Реквием» В.А. Моцарт - сопрано партиясе
- «Реквием» Э. Ллойд Уэббер - сопрано партиясе
- «Алман реквиемы» И. Брамс - сопрано партиясе
- «Асрау-хуҗабикә» (Служанка-госпожа) Дж. Перголези - Серпина
Дискография
- 2014 — «Травиата», Глайндборн фестивале спектакле, режиссёр Том Кейрнс; Opus Arte, DVD
- 2014 — СПИДка каршы көрәш немец фондының Опера гала-концерты / Operngala für die Deutsche AIDS-Stiftung, Naxos, CD;
- 2018 — «Алтын әтәч» («Золотой петушок»), Ла Моннэ театры спектакле, режиссеры — Лоран Пелли; Belair, DVD;
- 2018 — «Momento Immobile», соло альбомы, Доницетти, Беллини һәм Россини арияләре; Rubicon Classics, CD.
«Алтын битлек» премиясе
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2008 – Н. Римский-Корсаков исемендәге халыкара конкурс (Санкт-Петербург) лауреаты
- 2009 - Competizione dell’ Opera (Дрезден, Алмания) конкурсы дипломы
- 2010 – Халыкара Шаляпин конкурсы, 1 премия
- 2012 – яшь мәдәният эшлеклеләре өчен РФ президенты премиясе
- 2014 - «Алтын битлек» премиясе
- 2019 - «Bravo» премиясе ― «Иң яхшы классик хатын-кыз вокалы»[4]
Искәрмәләр
- ↑ Оперная труппа Большого театра. www.bolshoi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2017. Архивировано из оригинала 27 март 2017 года.
- ↑ В 2023 году Венера Гимадиева присоединилась к творческому коллективу театра (рус.). vk.com. Нижегородский театр оперы и балета. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ Венера Гимадиева (сопрано) (рус.). filarmonia.online. Пермская краевая филармония. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025. Архивировано 8 август 2025 года.
- ↑ В Большом театре наградили победителей музыкальной премии BraVo. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2019. Архивировано 21 март 2019 года.