Владимир Путин белән туры элемтә (2024)

Владимир Путин белән туры элемтә (2024) (рус. Прямая линия с Владимиром Путиным (2024)Россия президенты Владимир Путинның туры элемтә белән берләштерелгән еллык матбугат конференциясе. 2024 елның 19 декабренә планлаштырылган[1]. 2008-2011 елларда, Владимир Путин Россия премьер-министры булганда, вакыйга «Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы» дип атала.

Владимир Путин белән туры элемтәгә әзерлек барышында һәм элемтә вакытында Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән теләгән һәркем үз сорауларын төрле элемтә чаралары: телефон, SMS - һәм MMS-хәбәрләр, интернет-сайт, мобиль кушымталар һәм социаль челтәрләр аша хәбәрләрне эшкәртү махсус үзәгенә җибәрә ала[2]. Хәбәрләрне эшкәртү үзәге аша барлыгы берничә миллион сорау уза[3]. Дәүләт башлыгына сорауларны телефон, СМС-хәбәр һәм Интернет аша җыю 2024 елның 7 декабреннән 8 декабренә каршы төндә башлана[4].

Владимир Путин белдерүенчә, «туры линия» гражданнарга үз позицияләрен һәм бәясен ил җитәкчелегенә җиткерергә мөмкинлек бирә торган иң көчле социологик сораштыру булып тора[5].

2024 елның 18 декабренә булган мәгълүматларга караганда, туры элемтәгә төрле форматтагы мөрәҗәгатьләр саны 1,5 миллионнан артып киткән[6].

Хәзерлек

2024 елның 8 декабреннән (00:00 сәгать) 19 декабренә кадәр Россия Президентына махсус мобиль кушымта, СМС-хәбәрләр, телефон, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша, шулай ук moskva-putinu.ru (Москва-Путину.рф) сайтында текст һәм видео рәвешендә сораулар кабул ителә[7].

2024 елда «Халык фронты» штабында call-үзәк хезмәткәрләре, гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау өчен, беренче тапкыр ясалма фәһем кулланалар. GigaChat нейрочелтәре социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне, аудио- һәм SMS-хәбәрләрне сайлап алынган темалар буенча классификацияли[8].

2024 елның 11 декабрендә Владимир Путин Мәскәүдәге «Сбер»ның үзәк офисында була, анда ясалма фәһем өлкәсендәге эшләнмәләр күргәзмәсе белән таныша. GigaChat гражданнарның туры элемтә вакытында кайсы сорауларны ешрак күтәрүләрен хәбәр итә:

Нинди сорауларга әзерләнергә кирәк, кайсылары күбрәк икәнлеге аңлашыла: торак йортларның сыйфаты һәм аннан файдалана алу мөмкинлеге, транспорт инфраструктурасы, медицина, дәүләт структурасы һәм оешмалары, пособиеләр...[9]

undefined

2024 елның 18 декабренә булган мәгълүматларга караганда, туры элемтәгә килгән төрле форматтагы мөрәҗәгатьләр саны 1,5 миллионнан артып киткән[6]. Бирелгән гаризалар саны буенча Үзәк, Төньяк-Көнбатыш һәм Көньяк федераль округлар лидерлар рәтендә[10]. Төбәкләрне газлаштыру, ягулыкка һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләр арту, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү — аеруча актуаль темалар[11].

Туры эфир

«Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» программасы эфирга 2024 елның 19 декабрендә, Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә чыга. Тапшыру тәмамланганчы Россия президентына сораулар кабул итү дәвам итә[7].

2024 ел нәтиҗәләре

Эфирның төп темалары арасында Россиянең социаль сәясәте (мөрәҗәгатьләрнең 20% ), торак (9%), икътисад (9%), сәламәтлек саклау (8%), торак-коммуналь хуҗалык (8%), Махсус хәрби операция (6%) белән бәйле мәсьәләләр бар[12].

Икътисад

undefined

2024 елда икътисадның торышын дәүләт башлыгы «тотрыклы һәм ышанычлы» дип бәяли, эчке тулаем продуктның үсешен якынча 3,9 % дип күрсәтә, ә 2025 елда 2,5 % булачагын фаразлый. Шул ук вакытта ЕС (2024 елда эчке тулаем продуктның нуленче үсеше) һәм АКШтагы вәзгыять белән чагыштыра (якынча 6%). Россиядә эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсенә аерым туктала (2,3 %). РФ эшкәртү сәнәгатендә җитештерү күләменең шактый үсүен билгеләп уза, моны ил суверенитетының ныгу билгесе, дип бәяли[12].

2024 елда 9 % ка җиткән инфляцияне шәрехләп, президент аның объектив һәм субъектив характердагы сәбәпләре булуын белдерә[12]. Объектив сәбәпләр:

  • Россиядә куллану үсеше;
  • Логистикага йогынты ясый торган дөньякүләм бәяләр үсеше.

Субъектив сәбәпләр:

  • Үзәк банкның төп ставка белән бәйле булмаган инфляциягә йогынты ясау инструментларын вакытында кулланмавы;
  • РФ Хөкүмәтенең билгеле бер тармакларны үстерү буенча үз вакытында эшләмәве[12].

Президент Россиянең яңа регионнарында икътисадый торышны аерым характерлый, Луганск ХР да (90 % ка арту), Донецк ХР да (79 %), Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә (200 %) җыела торган салымнарның үсешен билгеләп уза.

Махсус хәрби операция

undefined

Махсус хәрби операция зонасындагы вәзгыять турындагы сорауга җавап биргәнче, Владимир Путин диңгез пехотасының 155 аерым гвардия бригадасы сугышчыларының аңа хәрби байракларын тапшыруы һәм аны студиядә җәелдерергә соравын әйтә; аларга уңышлар, җиңү һәм өйләренә исән-имин кайтуларын тели. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, хәрбиләр көн саен «квадрат чакрымнар» белән территорияне азат итеп, фронтның бөтен линиясе буйлап алга бара[12].

Курск өлкәсендә яшәүче хатын-кыз белән әңгәмә барышында, Украина көчләре Россия чигеннән кайчан чыгарылачак дигән сорауга президент «егетләр сугыша, хәзер дә сугыш бара» дип аңлатма бирә, һәм «без аларны тулысынча кысрыклап чыгарачакбыз» дип ышандыра[12]. Курск өлкәсендә юк ителгән техника саны 2023 елда бөтен фронт линиясе буенча юк ителгән танк, БМП һәм башка кораллар саныннан артып китә, дип белдерә Россия лидеры. Шул ук вакытта Владимир Путин барлык зыян күргән гражданлык һәм социаль объектлар торгызылачак, үз йортларын һәм фатирларын югалткан гражданнарга торак алуга сертификатлар биреләчәк, моңа 108 млрд сум юнәлдерелгән, дип белдерә. Шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Луганск һәм Донецк Халык Республикалары торгызылуы турында да сүз бара. Аерым алганда, өч ел дәвамында әлеге төбәкләрнең юл челтәре норматив хәлгә китереләчәк, Азов диңгезе тирәсендә дүрт полосалы боҗралы трасса төзеләчәк[13]. 20 меңнән артык социаль объект һәм торак йорт торгызылган инде[12].

Президент махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләргә контртерриористик операция катнашучылары исеменнән бигрәк, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар статусын бирү турындагы сорауларны шәрехләп, хата төзәтеләчәк, хәрбиләр «үзләренә тиешле барлык өстенлекләрне» алачак, дип ассызыклый[12].

undefined

Владимир Путин «Геройлар вакыты» программасын гамәлгә ашыруны бәяли, аның барышында Махсус хәрби операциядә катнашучылардан кадрлар резервы әзерләнә. Мондый курслар булдыру идеясе аңа студентлар — махсус хәрби операциядә катнашучылар — белән очрашудан соң килгән. Аның сүзләренчә, хәрбиләр арасыннан эре компанияләр, муниципаль берәмлекләр, министрлыклар һәм ведомстволар башында торучы кешеләрне сайларга кирәк:

Монда бер генә хата да булмады... Күпләргә инде тәкъдимнәр ясалган, бизнеска да эләгәләр, төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарына да[12].

Владимир Путин шулай ук Махсус хәрби операцияне башлау турындагы карарны иртәрәк кабул итәргә, моңа әзерләнергә кирәк булган, дип белдерә һәм аны соңгы өч ел ничек үзгәртүе турында уртаклаша:

Мин аз шаярта башладым һәм көлүдән туктадым диярлек[12].

Стратегик куркынычсызлык

Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чараларының НАТО бүлекчәләренең «Орешник» һөҗүмен кире кайтару мөмкинлеге турындагы белдерүләрен шәрехләп, Владимир Путин эксперимент үткәрергә тәкъдим итә:

Көнбатыш белән Украина Киевтагы берәр районны билгеләсеннәр, анда үзләренең ПВО системаларын тупласыннар, һәм без анда «Орешник» белән бәрик, ә алар аны тотып карасыннар, нәтиҗәсен карарбыз[12].

Әлеге коралның атамасын сайлау шартларына һәм сәбәпләренә килгәндә, президент: «Чынлап? Белмим»[13].

Халыкара торыш

Туры элемтә барышында Владимир Путин актуаль халыкара көн тәртибенә бәйле сорауларга да җавап бирә. Аерым алганда, ул Мәскәүгә күченгәннән соң Сириянең элеккеге президенты Башар Асад белән әлегә очрашмавын белдерә һәм Россия Сириядә куйган максатларына иреште, чөнки РФ Хәрби көчләре анда «террорчылык анклавы» барлыкка килүгә юл куймады, дип белдерә[12]. NBC репортерының «Россия Махсус хәрби операция максатларына ирешә алмады, генералларын югалта, көчсезләнде» дигән белдерүен шәрехләп, Россия, киресенчә, соңгы елларда икътисадын да, суверенитетын да, оборона сәләтен дә ныгытты, дип ассызыклый:

Сез Россиянең көчсез хәлдә булуын бик телисез, ләкин мин башка карашта торам[13].

«Синьхуа» Кытай мәгълүмат агентлыгы вәкиле РФ һәм КХР арасындагы хезмәттәшлек дәрәҗәсен бәяләүне сорый. Җавапта президент ике илнең товар әйләнеше 200 млрд долларга җитте, инвестпроектлар саны 600 не тәшкил итә, төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлекләр дә үсте, дип белдерә:

Безнең төбәк җитәкчеләренең Кытай вәкилләре белән катнашуы да мөһим. Анда аракы да бар, ләкин чама хисе белән[12].

Социаль сәясәт

Россия өчен демография мәсьәләсен президент иң мөһим сорауларның берсе дип атый, чөнки туучылар саны иң түбән дәрәҗәдә — 1,41% ка кадәр, бала табу яшендәге хатын-кызлар саны 30% ка кимегән. Владимир Путин сүзләренчә, туучылар санын ким дигәндә 2,3% ка кадәр арттырырга кирәк[13]. Россия лидеры дәүләт ярдәме чараларыннан түбәндәгеләрне күрсәтә:

ана капиталы программасы;

гаилә ипотекасы программасы;

балалы гаиләләр өчен бердәм пособие түләү[12].

Шулай ук президент тарафыннан «бик нечкә» дип аталган миграция сәясәте мәсьәләсе дә күтәрелә. Мигрантлар санын киметү өчен, аның фикеренчә, югары технологияле эшчәнлек өлкәләренә басым ясап, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк. Шулай ук Россиягә эшкә килүчеләр өчен таләпләрне катгыйландыру; чит ил гражданнары РФ нең мәдәни үзенчәлекләрен аңласын, телне белсен өчен, белем бирүне киңәйтү мөһим[12]. Бу юнәлештә аерым адымнар инде ясалган. Мәсәлән, мәктәпкә рус телен белгән балаларны гына кабул итү турында закон кабул ителгән.

Сәламәтлек саклау системасы

Президент Түбән Новгородта яшәүче хатын-кызның табибханәләрдә кадрлар кытлыгы турындагы шикаятенә җавап бирә. Дәүләт башлыгы фикеренчә, табиблар кискен рәвештә нәкъ менә сәламәтлек саклауның беренчел звеносында җитешми. Шуңа бәйле, җирле хакимият алдында яшь кадрларны җәлеп итү, шулай ук йөкләнешне дөрес бүлү бурычы тора. Фармацевтика сәнәгатен үстерү һәм препаратлар җитештерү турында да сүз бара[12].

Интернет

Блогер Влад А4 Владимир Путинның Россиядә YouTube ны акрынайту турындагы фикере белән кызыксына. Дәүләт башлыгы аңлатканча, платформага ия булган Google компаниясе РФ дә бүлендек предприятиеләрне финанслауны киметкән, техника китерүне чикләгән, бу сервис эшендә тоткарлыкларга китергән[12].

Сәясәтчеләр турында

Эфир барышында Владимир Путин Россия һәм чит ил сәясәтчеләре турында сөйли. Аерым алганда, кем белән чәй эчәр идегез дигән сорауга җавап биргәндә Гельмут Кольны атый:

Канцлер Коль белән очрашыр идем... ул Германия өчен күпне эшләгән зур сәяси эшлекле иде[12].

Алып баручының Владимир Жириновскийның Украина, Якын Көнчыгыш турындагы фаразларына әйткән фикерен шәрехли:

Ул эпатаж яратты, ләкин бик эрудицияле һәм әзерлекле кеше иде. Шуңа күрә аның фаразлары чынга ашты да: алар реаль тәҗрибәгә һәм белемнәргә нигезләнгән иде[12].

Үзенең улы Хантерны кичергән Байден турында:

Синдә сәясәтчеме яисә кешеме күбрәк — бу бик мөһим. Баденда кеше күбрәк булып чыкты[12].

Борис Ельцин турында:

Ельцинны көнбатышта ярат иделәр, ләкин ул Белградны бомбага тоту аркасында тавыш күтәрүгә, аны шундук эзәрлекли һәм эчкече дип атый башладылар[13].

Зеленскийның киләчәге турында:

Ул хәзер кемнәргә хезмәт күрсәтсә, шулар аны тәэмин итеп торуга алачак[13].

Искәрмәләр

  1. Прямая линия Путина состоится 19 декабря (06.12.2024). 6 декабрь 2024 тикшерелде.
  2. Долгова Юлия Игоревна, Пименова Марина Вячеславовна. {{{заглавие}}} // Вестник Московского университета. Серия 10. Журналистика. — 2020. — № 1.
  3. Прямая линия Путина пройдет 14 апреля: Политика: Россия: Lenta.ru
  4. Путин проведет большую пресс-конференцию и прямую линию 19 декабря (06.12.2024). 6 декабрь 2024 тикшерелде.
  5. Евгений Федуненко, Дмитрий Шелковников. Как Владимир Путин общался с народом Архивная копия от 20 июнь 2017 на Wayback Machine «Коммерсант. Онлайн», 13.04.2016
  6. 1 2 К прямой линии с Путиным поступило уже более 1,5 миллиона обращений (18.12.2024). 18 декабрь 2024 тикшерелде.
  7. 1 2 19 декабря в 12:00 по московскому времени в эфир выйдет программа «Итоги года с Владимиром Путиным» (07.12.2024). 8 декабрь 2024 тикшерелде.
  8. В call-центре прямой линии Путина рассказали об анализе обращений с помощью ИИ (2024-12-10). 10 декабрь 2024 тикшерелде.
  9. ИИ подсказал Путину, к каким вопросам на прямой линии уже можно готовиться (11.12.2024). 11 декабрь 2024 тикшерелде.
  10. Число обращений на прямую линию Путина превысило полмиллиона (12.12.2024). 12 декабрь 2024 тикшерелде.
  11. Вопрос цен на продукты вошел в число главных тем к прямой линии Путина (16.12.2024). 16 декабрь 2024 тикшерелде.
  12. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 Итоги года с Владимиром Путиным (19.12.2024). 19 декабрь 2024 тикшерелде.
  13. 1 2 3 4 5 6 Итоги года с Владимиром Путиным. Онлайн-репортаж (19.12.2024). 19 декабрь 2024 тикшерелде.