Орешник (ракета комплексы)
«Орешник» ракета комплексы | |
---|---|
![]() «Орешник» ракета комплексының «Южный машина төзү заводы»на һөҗүме (2024) | |
Сынаулар башлану | хәрби шартларда — 21 ноябрь 2024 |
Төп техник характеристикалар | |
тизлеге — 10 Мах |
«Орешник» — уртача ераклыкка ата торган ракета системасы, беренче тапкыр 2024 елның 21 ноябрендә Днепропетровсктагы «Көньяк машина төзү заводы»на (Южмаш) катнаш һөҗүм барышында кулланыла[1]. Атом-төшсез гипертавыш белән җиһазландырылган баллистик ракета Украина һәм НАТО илләре гамәлләренә җавап итеп җибәрелә. Украина 2024 елның 19 ноябрендә Брянск өлкәсе объектларын ATACMS ракеталары, ә 2024 елның 21 ноябрендә Брянск һәм Курск өлкәләрендәге объектларны Storm Shadow һәм HIMARS ракеталарын кулланып утка тота[2].
Куллану
«Орешник» ракета системасының хәрби шартларда уңышлы сыналуы турында 2024 елның 21 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итә. Һөҗүм Украинаның оборона-сәнәгать комплексының иң эре объектларының берсенә — «Көньяк машина төзү заводы»на ясала[3]. Дәүләт башлыгы аңлатма биргәнчә, «хәзерге вакытта мондый коралга каршы тору чаралары юк», чөнки «Орешник» Украина Хәрби көчләренең ракета предприятиесен 10 мах (секундына 2,5-3 чакрым) тизлек белән һөҗүм итә[3]. «Южмаш», НАТО хуплавы белән, 2024 елның 19 ноябрендә Брянск өлкәсенә ATACMS ракеталары белән, шулай ук 2024 елның 21 ноябрендә Брянск һәм Курск өлкәләренә Storm Shadow һәм HIMARS ракеталары белән һөҗүм иткән өчен, җавап итеп утка тотыла.
Владимир Путин хәбәр иткәнчә, Брянск өлкәсендәге Британиянең Storm Shadow һәм Американың ATACMS ракеталары зыян салырга өлгерми, алар юк ителәләр, корбаннар һәм җимерелүләр юк, ә менә Курск өлкәсендә һәлак булучылар һәм яралылар бар. Мондый системаларны куллану НАТОның актив катнашуыннан башка мөмкин булмаганлыктан, каршы тору да башка характер ала, дип кисәтә РФ Президенты:
![]() |
Шушы вакыттан башлап, без алдан ассызыклап әйткәнчә, Украинадагы Көнбатыш тарафыннан провокацияләнгән региональ низаг глобаль характердагы элементлар алды[3]. | ![]() |
Шулай ук Владимир Путин Россия Федерациясенә ясалган һөҗүмнәргә катнашы булган илләрнең хәрби объектларына Россиянең һөҗүм итү хокукы турында искә төшерә:
![]() |
Коралларын безнең объектларга каршы кулланырга җөрьәт иткән илләрнең хәрби объектларын утка тотарга үзебезне хокуклы дип саныйбыз. Ә агрессив гамәлләр эскалациясе очрагында катгый һәм шундый ук чагылышта җавап бирәчәкбез[4]. | ![]() |
Техник характеристикалары
«Южмаш»ка һөҗүм кадрларын анализлаган Россия Хәрби экспертлары «Орешник» түбәндәге характеристикаларга ия дип фаразлыйлар:
- уртача ераклыгы — 1000-5500 чакрым;
- тизлеге — 10 Мах;
- бүленә торган баш өлеше индивидуаль төзәүгә ия;
- стандарт сугышчан йөкләнеш — 6 блок[5].
Һөҗүм турында хәбәр итү
Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков аңлатма биргәнчә, «Орешник» ракетасын җибәрергә 30 минут кала Россия АКШны атом-төш куркынычын киметү үзәге линиясе буенча автоматик режимда һөҗүм турында хәбәрдар итә[6].
Ак йортның матбугат сәркатибе Карин Жан-Пьер брифингта, АКШ Украинаны һәм союздашларын Россия тарафыннан уртача ераклыктагы ракета җибәрелүе турында кисәтте, дип хәбәр итә[7].
Реакция
Пентагонда АКШ Россия белән конфликтка омтылмый, дип белдерәләр[8]. Шуңа да карамастан, ведомствоның матбугат сәркатибе Сабрина Сингх, «Орешник»ны куллану Вашингтонның Украинага карата сәясәтенә тоткарлаулы йогынты ясамаячак, дип җавап бирә. Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан НАТО илләрен Россиянең атом-төш доктринасын үзгәртүенә һәм «Орешник» комплексын сынавына җитди карарга чакыра:
![]() |
...Россия Президенты телевизор аша гражданнарга мөрәҗәгать итте һәм үзләрен Украинага шундый корал бирә торган илләрне сугышчан максат дип игълан итәргә хокуклы дип санауларын ачык әйтте. Бу коммуникация хәйләсе түгел. Россия кебек ил бу тема буенча нәрсәдер сөйли икән, моны нәкъ шулай кабул итәргә кирәк... | ![]() |
Өстәмә мәгълүмат
Вакыйгадан соң икенче көнне үк интернет-кибетләрдә Владимир Путин сурәте һәм «Орешник» ракетасы төшерелгән футболкалар пәйдә була[10].
Искәрмәләр
- ↑ Путин рассказал об ударе баллистической ракетой «Орешник» по заводу в Днепре (2024-11-21). 21 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Силы ПВО отразили украинский удар ATACMS по Брянской области (19.11.2024). 19 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 Заявление Президента Российской Федерации. 21 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин заявил о праве ответных ударов по военным объектам других стран (21.11.2024). 21 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ "Сбить невозможно". Что известно о ракете, которую представил Путин (21.11.2024). 21 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Белый дом: США заранее уведомили Украину о предстоящем запуске "Орешника" (21.11.2024). 21 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ В Белом доме ответили на пуск российской ракеты "Орешник" (21.11.2024). 21 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ США не стремятся к конфликту с Россией, заявили в Пентагоне (21.11.2024). 21 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Орбан призвал Запад воспринимать запуск "Орешника" всерьез (22.11.2024). 22 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Футболка с Путиным и ракетой «Орешник» появилась на маркетплейсах (22.11.2024). 22 ноябрь 2024 тикшерелде.