Дмитрий Песков

Дмитрий Сергей улы Песков (1967 елның 17 октябре, Мәскәү) — Россия дәүләт эшлеклесе. Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары — Россия Федерациясе Президенты матбугат секретаре (2012 елның 22 маеннан)[1]. Россия Федерациясенең 1 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2005)[2].

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Владимир Путинның матбугат секретаре (2008—2012)[3].

Тәрҗемәи хәле

Дмитрий Песков 1967 елның 17 октябрендә Мәскәүдә Совет һәм Россия дипломаты Сергей Песков гаиләсендә туа[4]. Сергей Песков гарәп илләрендә — Мисырда, Ливиядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эшли.

1983 елда Песков инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 1243 нче Мәскәү махсус мәктәбен тәмамлый[5]. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Азия Һәм Африка илләре (ИСАА) институтына укырга керә[6].

ИСАИда укыган вакытта аны хәрби хезмәткә алалар (ул елларда студентларга кичектерү барлык вузларда гамәлдән чыгарыла), анда ул үпкә ялкынсынуы белән авырый, шуннан соң хезмәт итүдән азат ителә. Өченче курстан төрек компанияләрендә тәрҗемәче булып эшли. 1989 елда «тарихчы-көнчыгышны өйрәнүче, референт-тәрҗемәче» белгечлеге буенча ИСААны тәмамлый.

Карьера

1989 елдан ССРБ Тышкы эшләр министрлыгы системасында эшли.

1990-1994 елларда — кизү референт, атташе, ССРБ, ә аннары Россия Федерациясенең Төркиядәге илчелегенең өченче секретаре. 1994 елдан 1996 елга кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгының үзәк аппаратында эшли. 1996 елдан — Россия Илчелегенең Төркиядәге икенче, ә аннары беренче секретаре.

2000 елда, Владимир Путинны Президент вазифасын башкаручы итеп билгеләгәч һәм аннан соң президент итеп сайланганнан соң, Дмитрий Песков Президент администрациясе матбугат хезмәте идарәсенең ММЧ белән элемтә бүлеге башлыгы итеп билгеләнә, соңрак Россия Президенты матбугат хезмәте идарәсе башлыгының урынбасары, беренче урынбасары, президент матбугат секретаре урынбасары була. ММЧ мәгълүматларына караганда, Песков Путинның Төркия җитәкчеләре белән очрашуы вакытында тәрҗемәче функцияләрен дә башкара.

2004 елның 9 апрелендә Алексей Громовның (ул вакытта РФ Президенты матбугат секретаре) беренче урынбасары итеп билгеләнә. 2008 елның февралендә «Мир» МТРК директорлар советы рәисе итеп сайлана.

2006 елның июнендә Санкт-Петербургта узган «Зур Сигезлек» илләре лидерлары саммитының матбугат секретаре вазифаларын башкара.

2008 елның 23 апрелендә Владимир Путин үзенең указы белән Россия Хөкүмәте аппараты җитәкчесе урынбасары рангында Россия Хөкүмәте рәисенең матбугат секретаре вазифасын кертә. Шуның белән бергә ул Дмитрий Песковны биләгән вазифасыннан азат итә. 2008 елның 25 апрелендә Песков Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең матбугат секретаре итеп билгеләнә. Владимир Путин Хөкүмәт рәисе вазифасына керешкәннән соң, Песков аның матбугат секретаре була.

2009 елның маенда Дмитрий Песков Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы ил кинематографиясен үстерү советы составына кертелә.

2012 елның мартында Владимир Путин дәүләт башлыгы сайлауларында җиңү яулый. 2012 елның 22 маеннан Дмитрий Песков — Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары — Россия Федерациясе Президенты матбугат секретаре.

2012 елның сентябрендә Песков Владивостокта узган Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлек форумы (АТЭС) саммитында Путинның катнашуын мәгълүмати яктырту белән җитәкчелек итә[7].

2018 елның 13 июнендә яңадан Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары — Россия Федерациясе Президенты матбугат секретаре итеп билгеләнә.

Иҗтимагый оешмаларда

2014 елның мартыннан — Россия Шахмат федерациясенең попечительләр советы рәисе[8]. 2016 елның ноябрендә, Россия дәгъвачысы Сергей Карякинга ярдәм итү максаты белән фанат буларак Нью-Йоркта була[9].

Халыкара эшләр буенча Россия Советы Президиумы әгъзасе. Рус географик җәмгыятенең медиа советы рәисе (2010 елдан).

Шәхси тормыш

Өч тапкыр өйләнгән. Өч улы һәм ике кызы бар.

Песков төрек, гарәп һәм инглиз телләрен белә. Теннис, чаңгы, йөгерү белән мавыга.

Бүләкләр

  • Почёт ордены (2007 елның 6 августы) — 2014 елда XXII Кышкы Олимпия һәм XI Паралимпия уеннарын үткәрү хокукына Сочи шәһәренең заявкасын җиңүне тәэмин итү эшендә актив катнашканы өчен[10];
  • Дуслык ордены (2003 елның 22 ноябре) — Санкт-Петербургның 300 еллыгы уңаеннан халыкара очрашуларны әзерләү һәм үткәрү буенча актив эш өчен[11];
  • III дәрәҗә «Манас» ордены (2017 елның 16 июне, Кыргызстан) — Кыргызстан-Россия социаль-икътисади хезмәттәшлекне үстерүдә һәм дәүләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда актив катнашканы өчен[12];
  • «Италия Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены командиры (2017 елның 4 октябре, Италия)[13];
  • Поляр Йолдыз ордены (2021, Монголия)[14];
  • Ике Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2004, 2007) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәхмәте (2009).

Искәрмәләр

  1. Песков, Дмитрий Сергеевич. Справочник и дополнительная информация. Президент.рф. Архивировано 20 декабрь 2015 года.
  2. Указ президента РФ от 29 января 2005 г. № 101 «О присвоении квалификационного разряда Маркову О. А. и Пескову Д. С.» 2015 елның 22 декабрь көнендә архивланган.
  3. Песков, Дмитрий — Лентапедиядә мәкалә. 2012 ел.
  4. Дмитрий Песков — биография, фото, новости 2014 елның 9 октябрь көнендә архивланган. // «Ведомости».
  5. Бешлей Ольга, Остальский Андрей. Человек эпохи пресс-секретарей. The New Times (9 декабрь 2013). Архивировано 17 май 2019 года.
  6. Песков признался, что был разгильдяем - Газета.Ru | Новости. Газета.Ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2018. Архивировано 4 декабрь 2018 года.
  7. Песков: Расходы на саммит АТЭС-2012 во Владивостоке не сократят, а оптимизируют ~ Хабаровск. habrus.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2018. Архивировано 5 декабрь 2018 года.
  8. Дмитрий Песков избран председателем попечительского совета Российской шахматной федерации 2014 елның 13 март көнендә архивланган.// ИТАР-ТАСС, 12 марта 2014
  9. Дмитрий Песков: "Надеемся на победу Карякина". Спорт-Экспресс (10 ноябрь 2016). Архивировано 6 декабрь 2017 года.
  10. Указ президента Российской Федерации от 6 августа 2007 года № 1028 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2014 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган.
  11. Указ президента Российской Федерации от 22 ноября 2003 года № 1382 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  12. Указ Президента КР от 16 июня 2017 года УП № 115 "О награждении государственными наградами Кыргызской Республики". cbd.minjust.gov.kg. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2020. Архивировано 27 июнь 2020 года.
  13. Le onorificenze della Repubblica Italiana. www.quirinale.it. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2020. Архивировано 25 июнь 2020 года.
  14. Монголия вручила орден пресс-секретарю Путина. www.baikal-daily.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2021. Архивировано 10 сентябрь 2021 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә