Нәфисә Хәйруллина

Нәфисә Хәйруллина (Нәфисә Шамил кызы Хәйруллина) – драма актеры, Камал театры артисты.

Тәрҗемәи хәле

undefined

1988 елның 3 февралендә Казанда туган. Әнисе - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фирдәвес Хәйруллина. Әнисе кызын тәрҗемәче яисә табиб итеп күрәсе килсә дә, Нәфисә 14 яшендә артист булырга карар кыла. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә, параллель рәвештә Камал театрында дәресләр ала. Әнисе вафат булгач, әнисенең сеңлесе Мәйсәрә апа гаиләсендә яши.

« Әнием актриса булуыма теше-тырнагы белән каршы иде[1] »

Иҗаты

Тәүге ролен беренче курста укыганда уйный. Нәфисәнең сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук тәнкыйтьчеләр аның сәләт күәсенең ташып торуын шәйләделәр. Александр Домогаров, Чулпан Хаматова иҗатын үзенә өлге итеп ала[2]

Уйнаган рольләре

Сериаллар

Кызыклы факт

  • «Курчак туе» спектаклендә татар сәхнәсендә беренчеләрдән булып анадан-тума чишенгән актриса, дип санала.
« Спектакльдә тулаем чишенергә түгел, билгә кадәр генә һәм сәхнәгә арка белән басарга кирәк дигән фикергә килдек [3] »
  • «Иң чибәр 40 татар кызы» Интернет-бәйгесендә 19- урынны ала (2012)[4].

Чыганаклар

  1. Гөлинә Хисаметдинова. Нәфисә Хәйруллинада итальян каны уйный. «Ватаным Татарстан», № 4, 12.01.2011
  2. Эльвира Мозаффар. Нәфисә. «Шәһри Казан», 2010 ел, 21 гыйнвар, № 7 (4739).
  3. Гүзәл Саттарова. Нәфисә Хәйруллинаны чишенергә кем мәҗбүр итте? «Аҗаган», 2009 ел, декабрь, № 12.

Сылтамалар

Искәрмәләр