Айдар Хәбетдинов
Тәрҗемәи хәле
1972 елның 30 апрелендә Казанда туган. Әтисе — Юрий Гайнетдин улы — КФУ география факультеты метеорология кафедрасы доценты, әнисе — Эльвира Геннадьевна Кудрецкая, журналист, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Әбисе — Һади Такташның икенче хатыны Гөлчирә (Гөлчәһрә) Такташева-Мансурова ягыннан нәселендә мәгърифәтче Имаметдин Сәйфуллин, Юныс Вәлидов һәм Гасыйм Мансуров бар. Казанның 18 нче санлы инглиз теле тирәнтен өйрәнелүче мәктәпне (1989), Казан дәүләт университетының тарих факультетын (1994), шул ук факультетның хәзерге заман Ватан тарихы кафедрасында аспирантура (1994-1996, РФ президенты стипендиаты) тәмамлаган. «ХХ гасырның беренче чирегендә татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәте» темасына кандидатлык диссертациясе (1996, фәнни җитәкчесе проф. И. Р. Таһиров), «Россия җәмгыяти берлегендә татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәте (XVIII гасыр азагы-XX гасыр башы)» темасына докторлык диссертациясе (2002) яклаган.
Хезмәт юлы
- 1996 Россия ЭЭМ Казан юридик институтында өлкән укытучы.
- 2003 Россия хокук саклау академиясе Казан филиалы укытучысы, профессоры (2010).
- 2004 Нижгардагы «Мәдинә» нәшрият йорты белән хезмәттәшлек итә башлый. «Мәдинә» газетасы мөхәрририяте әгъзасы һәм «Хәзерге дөньяда ислам» (Ислам в современном мире) әлманахы җаваплы мөхәррире.
Гыйльми тикшеренүләре
Россия мөселманнары тарихы, ислам дине буенча 330 дан артык фәнни хезмәте басылган[2].
Татарларда мөселман дине институтлары (оешмалары) үсеше мәсьәләләрен тикшерә. «Европа Көнчыгышында ислам» энциклопедия сүзлеге өчен 50 дән артык мәкалә яза. Tatarica атласында ХХ гасыр башы бүлеген яза. «Идел» журналында «Милләт юлбашчылары» (Лидеры нации) проекты алып бара.
Китаплары
| Китаплары |
|---|
|
Кызыклы факт
Татар тарихчысының 29 яшьтә докторлык диссертациясен яклавы Россия тарих фәнендә рекорд була[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1994 — РФ президенты стипедиясе;
- 2005 — Татарстан Республикасы президенты гранты;
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2024) — милләтара татулыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Katalog der Deutschen Nationalbibliothek (нем.)
- ↑ Сәяси күзәтү мәгълүмат-анализ журналы, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-10-23
- ↑ Татар электрон китапханәсе сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-10-23
- ↑ О награждении медалью «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики» [неопр.]. rais.tatarstan.ru (19 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2026.