Вероника Тушнова

Вероника Тушнова (Вероника Михаил кызы Тушнова, рус. Вероника Михайловна Тушнова) – рус совет шагыйрәсе, тәрҗемәче. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1946).

Тәрҗемәи хәле

undefined
Файл:В.Тушнова 2.jpg
Кызы Наталья белән. 1953

1911 елның 14 (27) мартында Казанда ветеринария институты профессоры Михаил Павел улы Тушнов гаиләсендә туган. Казанның чит телләр тирәнтен өйрәнелүче А. Радищев исемендәге 14- санлы мәктәбендә (хәзер П. Чайковский исемендәге 1-санлы музыка мәктәбе) (1928 елда тәмамлаган), әтисенең теләге буенча Казан медицина институтында (1928-1931 елларда) табиблыкка укый. Әтисенең хезмәт урынына бәйле рәвештә күченгәч, башта Ленинградта медицина институтында, аннары Мәскәү эксперименталь медицина институтында аспирантурада укый. 1941 елда Мәскәү әдәбият институтына укырга керә.

Бөек Ватан сугышы елларында

1941-1943 елларда Казанда эвакуациядә була. Кызыл гаскәрнең яралы хәрбиләрен дәвалаучы ГИДУВның нейрохирургия клиникасында пулат табибы булып эшли.

1943 елда Мәскәүгә кайткач, шулай ук табиб-ординатор эшен дәвам итә, диссертация яза.

Иҗаты

Мәхәббәт темасына язылган шигырьләре белән таныла. 1938 елда беренче шигырьләре басыла. Шулай ук сәяхәтләре тәэсирендә язылган шигырьләре дә игътибарга лаек.

Габдулла Тукай, Робиндранат Тагор шигырьләрен русчага тәрҗемә итә.

Басылган китаплары

Беренче басылган китабы – «Беренче китап» (Первая книга) (1945, «Молодая гвардия» нәшрияты).

  • 1954 «Юллар-юллар» (Пути-дороги).
  • 1956 «Клухорга юл» (Дорога на Клухор).
  • 1958 «Йөрәк хәтере» (Память сердца).
  • 1961 «Икенче сулыш» (Второе дыхание).
  • 1963 «Лирика»
  • 1965 «100 сәгать бәхет» (Сто часов счастья) – соңгы мәхәббәте шагыйрь Алексадр Яшинга багышлап, хастаханәдә язылган шигырьләр.
  • 1969 «Лирика».

Җырлары

В. Тушнова сүзләренә язылган җырларны Россиянең эстрада җырчылары башкара:

  • Алла Пугачева — «Беләсеңме, бар да булачак» (А знаешь всё ещё будет)
  • София Ротару — «Йокысызлык» (Бессонница)
  • Тамара Гвердцители — «100 сәгать бәхет» (Сто часов счастья)
  • Ирина Аллегрова — «Онытма мине» (Вспоминай меня)
  • Кристина Орбакайте — «Беләсеңме, бар да булачак» (А знаешь всё ещё будет)
  • Дима Билан — «Яраткач, баш тартмыйлар» (Не отрекаются любя)

Хәтер

Чыганаклар

Светлана Брайловская. Беләсеңме, бар да булачак! «Российская газета», 05.03.2015. [рус.]

Искәрмәләр

  1. Bibliothèque nationale de France Veronika Mihajlovna Tušnova // Autorités BnF (фр.): اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.