Ольга Редько

Ольга Редько, Ольга Андрей кызы Редько (рус. Ольга Андреевна Редько, 1981 елның 12 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүриятенең сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе (2014 елның 24 мартыннан).

Тәрҗемәи хәле

1981 елның 12 июнендә Казан шәһәрендә туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган (2003). РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясендә өстәмә белем алган (2008).

Хезмәт юлы

20032004 елларда — ТР буенча Җир кадастр палатасы ФДУ әйдәүче икътисадчысы.

20042005 елларда — ТР Флорбол  [рус.] федерациясенең финанс директоры.

20052007 елларда — «ТР инвестицион-венчур фонды» дәүләт коммерцияле булмаган оешмасында: экспертиза бүлегенең баш белгече, проектларны гамәлгә ашыру һәм идарә итү бүлеге башлыгы, директор урынбасары.

2007 елның сентябреннән — ТР дәүләт сатып алулары идарәсе җитәкчесе.

2014 елның 24 мартыннанТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе[1].

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Редько Ольга Андреевна. 2019 елның 25 сентябрь көнендә архивланган. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру) [рус.]