Төньяк Ирландия
| ||||||||||||||||||||||||||||
Төньяк Ирла́ндия (ингл. Northern Ireland, ирл. Tuaisceart Éireann, Калып:Lang-us) — Бөекбританиянең административ-сәяси өлеше. Ул Ирландия утравының төньяк-көнчыгышында урнаша. Башкаласы һәм иң зур шәһәре — Белфаст. Төньяк Ирландияне Ольстер белән бутарга ярамый.
Төньяк Ирландиянең үзәгендә Бөекбританиянең иң зур күле Лох-Ней урнашкан (392 км²). Административ берәмлекнең иң югары ноктасы — Слив Донард (ингл. Slieve Donard; биеклеге 848 м).
Ирландия утравы дүрт тарихи регионга бүленгән — Ольстер, Манстер, Лейнстер һәм Коннахт. Ольстерның алты графлыгы Төньяк Ирландия составына керә, өчесе — Ирландия Җөмһүриятендә.
Районнар
Административ яктан 6 тарихи графлыктан торган Төньяк Ирландия 2015 елга кадәр 26 районга бүлеп идарә ителә иде.
|