Риши Сунак

Ри́ши Су́нак [4] (ингл. Rishi Sunak, 1980 елның 12 мае, Бөекбритания, Гэмпшир, Саутһәмптон) ― Бөекбритания дәүләт эшлеклесе, сәясәтче. 2022 елның 25 октябреннән Бөекбританиянең 79 премьер-министры[5], 2022 елның 24 октябреннән Консерватив фирка (Бөекбритания) башлыгы. Бөекбритания казначылыгы канцлеры (2020-2022).

Британия тарихында беренче һиндстан чыгышлы премьер-министр[6].

Тәрҗемәи хәле

1980 елның 12 маенда Саутһәмптонда туа. Әти-әнисе ― дәүләт сәламәтлек саклау системасында эшләүче гомуми практика табибы Яшвир Сунак һәм фармацевт Уши Сунак ― пәнҗаблы индуслар, Көнчыгыш Африкадан Британиягә күченәләр. Риши Сунакның әби-бабасы колониализм чорында Һиндстаннан Көнчыгыш Африкага күченгән була.[7]

Урта белемне абруйлы шәхси мәктәптә – Винчестер көллиятендә ала[8]. 2001 елда Оксфорд университетының Линкольн көллиятен тәмамлый, анда фәлсәфә, сәясәт һәм икътисадны өйрәнә[9]. 2001-2004 елларда Голдман Сакс груп банкында эшли, аннары Стэнфорд университетында эшлекле идарә итү буенча магистр дәрәҗәсен ала.

Ул Бөекбританиядә кече бизнеска ярдәм итү өчен махсуслашкан 1 миллиард долларлык глобаль инвестиция компаниясен булдыра.[10][11]

Сәяси карьерасы

2015 елда Ричмонд округындагы (Йоркс) парламент сайлауларында 51,4% нәтиҗә белән җиңә, шуның белән консерваторларның 2010 елгы сайлаулардагы хәлен 11% ка начарайта. Шуңа да карамастан, ышанычлы рәвештә җиңү яулый: көндәшләренең иң көчлесе, Бәйсезлек партиясеннән кандидат Мэттью Кук сайлаучыларның нибары 15,2% ын гына ала ала. 2017 елда Сунак 63,9%, икенче кандидат лейборист Дэн Перри — 23,4 % тавыш җыя[12].

2018 елның 9 гыйнварында премьер-министр Тереза Мэй кече министрларның массакүләм кадрлар үзгәрешен оештыра, нәтиҗәдә Риши Сунак беренче тапкыр хөкүмәт эшенә, торак-коммуналь хуҗалык, җәмгыять һәм җирле үзидарә министрының парламент ярдәмчесе вазифасына җәлеп ителә[13].

2019 елның 24 июлендә Борис Джонсон хөкүмәте төзелгәндә казначылыкның баш секретаре итеп билгеләнә[14], кирәк булган очракта, кабинет утырышларында катнашу хокукын ала.

2019 елның 12 декабрендә үз округында 63,6% нәтиҗә белән җиңү яулый, көндәшләренең иң көчлесе лейборист Томас Кирквуд 16,4 % тавыш җыя ала[15].

2022 елның 20 октябрендә Лиз Трасс премьер-министр вазифасыннан отставкага китә[16]. Октябрь азагына Консерватив фирканең яңа лидерын һәм шуңа бәйле рәвештә премьер-министр сайлаулары билгеләнә[17].

2022 елның 24 октябрендә Консерватив фиркасенең яңа лидеры итеп сайлана. Борис Джонсон һәм Пенни Мордонт сайлауда катнашудан баш тартканнан соң, Р. Сунак бердәнбер кандидат була[18].

2022 елның 25 октябрендә Сунак Букингем сараенда король Карл III белән очраша, король аны премьер-министр итеп билгели һәм аңа хөкүмәт төзергә куша[19]. Сунак соңгы 210 елда Британиянең иң яшь премьер-министры булып тора[20].

Шәхси тормышы

Дини карашлары буенча – Һинд дине тарафдары [21]

Риши Сунак Infosys компаниясенә нигез салучы Нараяна Муртиның кызы Акшатага өйләнә[22].

2022 елның маенда Сунак Sunday Times газетасы төзегән «Бөекбританиянең иң бай кешеләре исемлеге»нә эләгә (аның хатыны белән уртак капиталы 730 млн фунт стерлинг итеп бәяләнә, бу аларга рейтингта 222 урын бирә). [23]

Искәрмәләр

  1. Rishi Sunak: The 'whatever it takes' chancellor (ингл.) — 2020.
  2. Murthy son-in-law gets Hague’s seat (ингл.) — Kolkata: ABP Group, 2014.
  3. 1 2 de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.
  4. How to pronounce Rishi Sunak in English — YouGlish.
  5. Риши Сунак официально вступил в должность премьер-министра Великобритании. Российская газета (25 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2022.
  6. India welcomes Rishi Sunak as UK’s first Hindu prime minister (2022-10-25). 25 октябрь 2022 тикшерелде.
  7. Who is Rishi Sunak? The former chancellor and Richmond MP running for prime minister (ингл.). ITV (8 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2022.
  8. Rowena Mason. Rishi Sunak and wife donate over £100,000 to Winchester college (ингл.). The Guardian (5 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2022.
  9. Neil Sears. Oxford pals thought he wasn't ruthless enough for politics... then he knifed Boris! Friends tell of Rishi Sunak's sober but sociable days at university in the early 2000s (ингл.). MailOnline (15 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2022.
  10. Simon Goodley. Rishi Sunak: the bit-part hedge fund partner now managing the economy (ингл.). The Guardian (8 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2022.
  11. NR Narayana Murthy’s son-in-law Rishi Sunak to man Boris Johnson’s treasury (ингл.). The Economic Times (26 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2019.
  12. Richmond (Yorks) (ингл.). Election 2017. BBC News. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2019.
  13. Peter Walker. Theresa May's junior ministerial reshuffle: who's in and who's out (ингл.). The Guardian (9 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2016.
  14. Prime Minister Boris Johnson: Who's in his cabinet? (ингл.). BBC News (25 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2019.
  15. Richmond (Yorks) (ингл.). Election 2019. BBC News. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2019.
  16. Лиз Трасс уходит в отставку с должности премьер-министра Великобритании // BBC News.
  17. Андрей Келекеев. Лиз Трасс объявила об отставке с поста премьер-министра Великобритании (рус.). Коммерсантъ (20 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 октябрь 2022.
  18. Rowena Mason. Rishi Sunak to become UK’s PM after Mordaunt joins Johnson in withdrawing (ингл.). The Guardian (24 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2022.
  19. Alexander Smith. Rishi Sunak becomes British prime minister after meeting with King Charles III (ингл.). NBC (25 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2022.
  20. Новым главой правительства Великобритании стал Риши Сунак. Вести (24 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2022.
  21. Harriet Sherwood. Rishi Sunak to become first British PM of colour and also first Hindu at No 10 (ингл.). The Guardian (24 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2022.
  22. Three Indian-origin ministers in Boris Johnson’s cabinet; here’s who they are (ингл.). Financial Express (25 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2019.
  23. Rupert Neate. Rishi Sunak and Akshata Murty join UK rich list with combined £730m fortune (ингл.). The Guardian (20 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2022.

Сылтамалар

  • Rt Hon Rishi Sunak MP (ингл.). UK Parliament. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2019.
  • Все параметры шаблона {{cite web}} должны иметь имя. Кeм ул Риши Cунaк? [неопр.]. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2022.

Тема буенча өстәмә